Презентация на тему "Башлангыч мәктәптә дәресләрне оештыруда эшчәнлекле якын килү" 1 класс

Презентация: Башлангыч мәктәптә дәресләрне оештыруда эшчәнлекле якын килү
Включить эффекты
1 из 22
Ваша оценка презентации
Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
0.0
0 оценок

Комментарии

Нет комментариев для данной презентации

Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.


Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

Посмотреть и скачать презентацию по теме "Башлангыч мәктәптә дәресләрне оештыруда эшчәнлекле якын килү", включающую в себя 22 слайда. Скачать файл презентации 1.57 Мб. Для учеников 1 класса. Большой выбор powerpoint презентаций

  • Формат
    pptx (powerpoint)
  • Количество слайдов
    22
  • Аудитория
    1 класс
  • Слова
    другое
  • Конспект
    Отсутствует

Содержание

  • Презентация: Башлангыч мәктәптә дәресләрне оештыруда эшчәнлекле якын килү
    Слайд 1

    Башлангыч мәктәптә дәресләрне оештырудаэшчәнлекле якын килү

    Заһретдинова Н.М., Петрунина Н.Р., Шәфыйкова Г.Ш. Түбән Кама шәһәре Бакый Урманче исемендәге 2 гимназиянең югары категорияле башлангыч сыйныф укытучылары

  • Слайд 2

    ЭШЧӘНЛЕК БАРЛЫК БИРЕМНӘРНЕ ДӘ ТЕЛӘП ЭШЛИМ

  • Слайд 3

    Нәрсә ул эшчәнлекле метод

    Балага белемне әзер килеш биреп түгел, аңа уку, танып-белү эшчәнлегендә белемнәрне үзләштерергә ярдәм итеп укыту методы эшчәнлекле метод дип атала. Чын укытучы укучысына мең еллар хезмәт көче куелган әзер бинаны күрсәтми, ә төзелеш материалын эшкәртүгә юнәлеш бирә, аның белән бергә бинаны төзи һәм төзергә өйрәтә. Адольф Дистервег

  • Слайд 4

    Эшчәнлекле укыту технологиясе Людмила Георгиевна Петерсон Укытучының төп бурычы – баланы эшчәнлеккә тартучы шартлар тудыру.

  • Слайд 5

    Яңа белем ачу дәресе Эшчәнлекле метод технологиясенең база нигезе

  • Слайд 6

    Яңа белем ачу дәресе этаплары Уку эшчәнлегенә мотивация тудыру. уку эшчәнлегенә караган таләпләр актуальләштерелә (“кирәк”). уку эшчәнлегенә кереп китү теләге уяту өчен шартлар тудырыла (“телим”). тематик рамкалар куела (“булдырам”).

  • Слайд 7

    Яңа белем ачу дәресе этаплары II. Белемнәрне актуальләштерү һәм эшләп карау вакытында авыр урыннарны билгеләү. укучылар яңа биремнәр үтәр өчен белемнәрнең җитеп бетмәвен ачыклый, проблеманы хәл итүнең үз вариантларын тәкъдим итә.

  • Слайд 8

    Яңа белем ачу дәресе этаплары III. Авыр очракның урынын һәм сәбәбен билгеләү. укучы моңа кадәр башкарган гамәлләрен вербаль чаралар һәм шартлы тамгалар ярдәмендә торгыза (“авырлык кайчан һәм кайда туды – әйтеп күрсәт”); үзенең гамәлләрен элек кулланган гамәлләре белән чагыштыра, нәкъ менә шушы типтагы биремнәрне үтәр өчен нинди белем һәм күнекмәләр җитмәвен әйтеп бирә.

  • Слайд 9

    Яңа белем ачу дәресе этаплары IV. Авырлыктан чыгуның проектын төзү. үзара аралашу процессында укучылар уку эшчәнлегенең проектын төзиләр: максат куялар, эшнең темасын хәл итәләр, эшчәнлек ысулын сайлыйлар, максатка ирешүнең планын төзиләр, нинди чаралар һәм ресурслар кулланачакларын, вакытны билгелиләр.

  • Слайд 10

    Яңа белем ачу дәресе этаплары V. Проектны тормышка ашыру. Укучылар фаразлар чыгаралар, беренчел проблемалы ситуациядән чыгу юлының моделен төзиләр. Укучылар тәкъдим иткән төрле вариантлар бергәләп тикшерелә, уңышлысы сайлап алына. Бу вариант вербаль чаралар һәм тамгалар ярдәмендә ныгытыла. Проблемалы ситуация бергәләп сайлап алынган ысул ярдәмендә чишелә. Соңыннан яңа белемнең гомуми билгеләре тәгаенләнә, проблеманы хәл итү ысулы истә калдырыла.

  • Слайд 11

    Яңа белем ачу дәресе этаплары VI. Әйтеп эшләп, беренчел ныгыту. Коммуникатив эшчәнлек формасында (парларда, төркемнәрдә, бергәләп) яңа эшчәнлек ысулына караган типик биремнәрне башкаралар, чишү ысулларын бер-берсенә сөйлиләр.

  • Слайд 12

    Яңа белем ачу дәресе этаплары VII.Эталон буенча үз-үзеңне тикшерү элементы белән мөстәкыйль эшләү. Индивидуаль эш оештырыла: яңа типтагы биремнәр мөстәкыйль эшләнә, белемнәр эталон ярдәмендә үзлектән тикшерелә, укучылар хаталарын ачыклыйлар, төзәтәләр. Авырлык туган урыннар билгеләнә, хаталарны кисәтү юллары тәгаенләнә. Укытучының максаты – һәр укучы эшчәнлегендә уңыш ситауциясе тудыру.

  • Слайд 13

    Яңа белем ачу дәресе этаплары VIII.Яңа белемнәрне үзләштерелгән белем системасына кушу һәм кабатлау. Яңа белемнәрне куллану чикләре ачыклана, ярым иҗади биремнәр башкарыла. Нәтиҗәдә өйрәнелгән нормалар буенча аң эшчәнлеге автоматлаштырыла һәм алда өйрәнеләчәк яңа материалга җирлек тудырыла.

  • Слайд 14

    Яңа белем ачу дәресе этаплары IХ.Дәрестә уку эшчәнлегенә рефлексия. Дәрестә өйрәнелгән яңа эчтәлек ныгытыла, билгеләп куела, укучы үз эшчәнлеген бәяли, рефлексия оештырыла. Максат нәтиҗә белән чагыштырыла, туры килү дәрәҗәсе ачыклана, алдагы дәрескә максат куела.

  • Слайд 15

    Яңа белем ачу дәресе этаплары IХ.Дәрестә уку эшчәнлегенә рефлексия. Әлеге этапта куелачак сораулар: Нәрсәгә өйрәндек? Нинди яңалык белдек? Нинди ысуллар белән өйрәндек? Белемнәрне кайларда кулландык? Тагын кайларда кулланырга мөмкин? Яңа ситуация алдагысыннан ничек аерыла? Авырлык кайда очрады? Сыйныфның (синең) эш нәтиҗәсе нинди? Кемне мактый алабыз? Тагын нәрсә буенча әле эшләргә кирәк?)

  • Слайд 16

    “Үсеш баскычы”

  • Слайд 17

    Технологиянең нәтиҗәлелеге нидән гыйбарәт? Укучы әзер белемне кабул итүче түгел, аны эзләп алучы буларак карала. Ул уку эшчәнлегенең формасын да, эчтәлеген дә аның нормалар системасын да аңлап кабул итә, үз эшчәнлеген камилләштерүдә катнаша. Технология укучыда универсаль уку гамәлләрен һәм гомуммәдәни күнекмәләрне уңышлы формалаштырырга ярдәм итә.

  • Слайд 18

    Технологиянең нәтиҗәлелеге нидән гыйбарәт? Эзлеклелек һәм дәвамчанлык принцибы балаларның яшь һәм психологик үзенчәлекләрен истә тоткан технология, эчтәлек һәм методикалар дәрәҗәсендә тәкъдим ителә. Укучыларда дөнья (табигать, җәмгыять, үзе турында, социомәдәни дөнья, эшчәнлек дөньясы, фәннең башка фәннәр арасындагы урыны) турында гомуми күзаллау формалаша.

  • Слайд 19

    Технологиянең нәтиҗәлелеге нидән гыйбарәт? Белем бирү процессында стресс тудыручы барлык факторлар да юкка чыгарыла, мәктәптә һәм дәресләрдә үзара диалогка корылган дустанә мохит тудырыла. Сайлап алу ситуациясендә укучыларда, проблемалы ситуациядән чыгуның төрле вариантларын карап чыгып, адекват карар кабул итә белү күнекмәсе формалаша.

  • Слайд 20

    Технологиянең нәтиҗәлелеге нидән гыйбарәт? Белем бирү процессында иҗади башлангычка, укучылар тарафыннан иҗади эшчәнлек тәҗрибәсе туплануга максималь юнәлеш бирелә.

  • Слайд 21

    Технология нинди мөмкинлекләр бирә? Уку процессын кызыклы һәм иҗади итә; Теләсә кайсы предметны өйрәнгәндә кулланыла ала; Уку эшчәнлеген оештыруда балага сайлап алу мөмкинлеге бирә; Төрле дәрәҗәдәге белем бирүгә уңайлы шартлар тудыра; Төшенчәләр үзләштерүнең барлык кирәкле этапларын үтәргә мөмкинлек бирә; Баланың укуга кызыксынуын үстерә, иҗатка күнектерә, мөстәкыйль шәхес формалаштыруга ярдәм итә.

  • Слайд 22

    Эшчәнлегегез матур нәтиҗәләргә китерсен өчен, эзләнергә, кыю атларга кирәк! Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Посмотреть все слайды

Сообщить об ошибке