Содержание
-
Сыйфат
-
Үткәннәрне кабатлыйбыз:
Сыйфат нәрсә ул? Рус һәм чуваш телләрендә ул бармы? Сыйфат нәрсәне белдерә? Мисаллар китерегез.
-
Морфологик яктан:
Предметның билгесен белдереп,нинди?кайсы?кайдагы?кебек сорауларга җавап биргән сүз төркеме сыйфат(прилагательное )дип атала.Сыйфат исемне ачыклап килә,ул ачыклап килгән исем сыйфатланмыш була.Сыйфатлар җөмләдә күбрәк аергыч(определение) һәм хәбәр(сказуемое) булып киләләр. Мисал:Салкын кыш килде.
-
дәрәҗәләре
Дәрәҗәләре: 1.Гади дәрәҗә-төп билгене белдерә:ак кар(белый снег),тыныч бала(спокойный ребенок) 2Чагыштыру дәрәҗәсе-артыграк яки азрак булуын күрсәтә,-рак,-рәк кушылып ясала:матур+рак=матуррак(красивее),көчле+рәк=көчлерәк(сильнее)
-
3.Артыклык дәрәҗәсе-предметтагы билге күләменең башка предметлардан күбрәк булуын белдерә:кып-кызыл(очень красный),иң акыллы(самый умный) 4.Кимлек дәрәҗәсе-предметтагы билгенең гади дәрәҗәдәгедән кимрәк булуын белдерә:-су,-ча,-сыл,-сел,-мса,-мсә,-гылт,-гелт,-кылтым,-келтем,-елҗем кушымчалары белән ясала:яшькелт(зеленоватый)
-
Бирем:дәрәҗәсен билгеләргә.
Гади(простой) Сөйкемле(симпатичный) Язгы(весенний) Төрки(тюркский) Алсу(розовый) Зур(большой) Ап-ак(белоснежно) Алтынсу(золотистый)
-
Асыл һәм нисби сыйфатлар
Асыл сыйфатлар чагыштыру,артыклык,һәм кимлек дәрәҗәсендә булалар.Мәсәлән:кызыклы-кызыклырак(чагыштыру ),иң кызыклы(артыклык ). Нисби сыйфатларның дәрәҗә формалары юк. Асыл сыйфатка мисаллар:кызыл,тәмле. Нисби сыйфатка мисаллар:рухани,төрки.
-
Бирем:асыл яки нисбигә аерып язырга
Усал(злой) Зәңгәрсу(голубоватый) Фәнни(научный) Кыска(короткий) Җәйге(летний) Салкын(холодный) Хәрби(военный) Кара(черный)
-
Ясалышы ягыннан төрләре:
Тамыр сыйфатлар:яхшы,киң,тар,зур. Ясалма сыйфатлар:акыллы,бәхетле. Кушма сыйфатлар:икеяклы,халыкара. Парлы сыйфатлар:аклы-каралы,аллы-гөлле. Тезмә сыйфатлар:киң күңелле,ачык йөзле. Алынма сыйфатлар:рәсми,гади,грамматик.
-
Бирем:төрен аерып язырга:
Синтаксик Караңгылы-яктылы Ачык Башсыз Үзбелдекле Кечкенә Әхлакый Актив Ак йөзле
-
Татар,рус һәм чуваш телләрендәге сыйфатларны чагыштыру:
охшаш яклар: 1.Өч телдә дә предметның билгесен белдерәләр. 2.Өч телдә дә асыл һәм нисби сыйфатлар бар. 3.Синтаксик функцияләре бертөрле. 4.Өч телдә дә нисби сыйфатның дәрәҗә күрсәткече юк. 5.Өч телдә дә антоним парлары бар һәм исемләшә ала.
-
Аермалы яклары:
Татар һәм чуваш телләрендә тартым һәм асыл сыйфатның кыска формасы юк. Татар телендәге сыйфатларда кимлек дәрәҗәсе бар,рус һәм чуваш телләренә ул хас түгел. Татар һәм чуваш телендә алар төрләнми торган сүз төркеме,рус телендә родта.санда һәм килештә төрләнәләр.
-
Йомгак
Сыйфат турында гомуми кабатлау. Төрләрен,дәрәҗәсен мисаллар ярдәмендә кабатлау. Өй эше-”Гүзәл ягым-Апасым” дигән инша язып килергә.Иншада кимендә 10 сыйфат кулланырга.
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.