Содержание
-
Минем балачакхыялларым
-
ХыялларчынгаашаМин бүгенге көндә, дәресләремдә чыгыш та ясыйм, сәяхәт тә итәм!
-
Хезмәтем минем – мәңгекартаймасшатлыгымчыганагы. Әйе, бучынлап та шулай, чөнки мин укытучы. Укытучы... Кем соң мин? Балаларгааң-белембирүчеме, әлләтәрбиячеме? Укытучы, беренчечиратта, ул – бала күңеленәяхшылык, рәхимлелек, сафлыкорлыкларынсалучы, дипуйлыйм мин
-
Мин-ФатиховаМиләүшәХәлиловнаШубантөпгомумибелеммәктәбендәэшлим. Белемем – югары, Татар дәүләтгуманитар педагогия университеты, 2010. Белгечлегем –география биология укытучысы Вазифам–география укытучысы. Гомумистажым– 8 ел. Методик темам: “Укытупроцессында, заманталәпиткәнтехнологияләрнекулланып, укучыларныңиҗадификерйөртүкүнекмәләренүстерү
-
Мин үзем авылда туып үсеп,шунда белем алдым.Минем өчен укытучы үрелеп буең җитмәслек биеклектә иде орышсалар, димәк шулай дөрес диеп, мактасалар, күкнең җиденче катына менгәндәй канатланып... Авылга укытучы булып кайту теләге нәкъ шул вакытта тугандыр да.
-
Эшли торгач шуны аңладым:укытучы барлык һөнәр ияләренең осталыкларына ия булырга тиеш икән. Кайчакларда уйлап куям: әгәр мин укытучы булмый калсам, шушы талантларым ачылмас та иде бит!
-
Яхшы укытучылыкка юл балалар белән эшчәнлек аша үтә. Барлык дөнья мәшәкатләрен ишекнең икенче ягында калдырып, кабинетка кояш кебек елмаеп керүдән дәрес башлана.Укучыларның игътибарын кызыклы мәгълүмат белән җәлеп итәсең дә, яңа темага керешәсең.Менә шунда иң авыры да инде: тимераякта басып тору гына түгел фигуралы шуа белү осталык һәм тырышлык сораган кебек, укытучыга төрле алымнарны куллана белү зарури. Үз дәресләремдә актив методлар, алымнар кулланырга тырышам.
-
Иң куандырганы укучыларым география белән бик кызыксыналар,дәрестән тыш эшчәнлеккә дә бик теләп йөриләр. Ел саен географиядән экзамен чыгарылыш сыйныф укучыларның 100% сайлый. Төрле конференцияләрдә чыгыш ясап, призлы урыннар да яулыйлар! Ә бу минем эшчәнлегем, юкка түгеллеген, аның нәтиҗәлелеген күрсәтә
-
Иң бәхетле кеше кем дип сорасалар, Әйтер идем сүзләремне телгә төреп. Ул – укытучы, елмайганда каршысында Үзеннән дә оста шәкертләрен күреп. Алар белән мин бәхетле!
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.