Содержание
-
Җөмләдә сызык куелу очраклары
-
Беренче очрак:
Җөмләдә исемнәр яки исем урынында йөри торган сүзләр үзләре генә хәбәр булып килгәндә,ия белән хәбәр арасына: Хезмәт кешене бар иткән, Хезмәт-кешегә тормыш Хезмәт-җирдәге гүзәллек, Кешегә-һава,сулыш.
-
Икенче очрак.
Ияне аергыч дип тану куркынычы булганда,иядән соң: Таш-күперне җимергән.
-
Өченче очрак.
Кискен каршы куюны белдергән теркәгечсез тиңдәш кисәкләр һәм җөмләләр арасында: Барам,барам-барып җитеп булмый.
-
Дүртенче очрак.
Тиңдәш кисәкләрдән соң килгән гомумиләштерүче сүз алдыннан: Ишек, тәрәзә, идән, түшәм-бары да бик бөтен.
-
Бишенче очрак.
Аныклагач та, аныкланмыш та исем белән белдерелеп, икесенең дә мәгънә күләме бердәй булса сызыклар куела: Үти алмадым мин әтиемнең васыятен – соңгы теләген.
-
Алтынчы очрак.
Аныклагычтиңдәш яки бик җәенке булып,аның чиген билгеләү укучыда кыенлык тудырырлык булса аныклагыч ике яктан да сызык белән аерыла: Урал тауларының көнбатыш һәм көньяк битләрендә - Урал өлкәсендә, Башкортостанда,Казакстанда-яңа нефть чыганаклары табылды.
-
Җиденче очрак.
Текстның укылышына зыян китерердәй кереш җөмләләрне аеру өчен: Повар исә - үз музыкасы белән дан казанырга һич тә җыенмаган иде булса кирәк- гармунын кесәсенә тыкты да,балаларга карап,ишарәләр ясады.
-
Сигезенче очрак.
Хәбәре әйтелмәгән, я ким җөмләнең пауза ясала торган урынында: Мин- аю артыннан,аю-минем арттан.
-
Тугызынчы очрак.
Ике чикне күрсәтә торган сүзләр арасына: Мәскәү-Берлин поезды.
-
Унынчы очрак.
Туры сөйләм диалог формасында язылганда,һәрбер реплика алдынннан: -Кайчан кайттыгыз? -Кичә.
-
Унберенче очрак.
Туры сөйләм уртасында һәм аннан соң килгән автор сүзләре янында сызык куела: -Сез кышны ничек каршылыйсыз?-ди. -Амбар тулы байлык белән,-дим мин аңар.
-
Уникенче очрак.
Җөмләләр арасында кискен каршы куюны белдергән “барыбер” сузе алдыннан сызык өтер белән бергә куела: Кышкы җилләр никадәр генә исмәсеннәр,-барыбыер яз язлыгын итәр.
-
Унөченче очрак.
Җөмләнең хәбәре баш килештәге исем,сан,алмашлык, һәм исем –фигыль белән белдерелгәндә: Мин-балта остасы малае.
-
Ундүртенче очрак.
Җөмләне ике төрле аңлау(синтаксик омоним)ихтималы булса,хәбәре фигыль белән белдерелгән җөмләдә:Теге агач йорт янында тора.1)Теге-агач йорт янында тора.2)Теге агач- йорт янында тора.
-
Унбишенче очрак.
Каршы кую интонациясе булганда: Аның яшь - җилкенчәк арасында тамчыда абруе калмаган.Бурычка ала- кайтармый.
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.