Презентация на тему "Икенче кечкенәләр төркеме өчен танып белү проекты "Тылсымлы буяулар илендә""

Презентация: Икенче кечкенәләр төркеме өчен танып белү проекты "Тылсымлы буяулар илендә"
Включить эффекты
1 из 10
Ваша оценка презентации
Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
0.0
0 оценок

Комментарии

Нет комментариев для данной презентации

Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.


Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

Презентация на тему "Икенче кечкенәләр төркеме өчен танып белү проекты "Тылсымлы буяулар илендә"" по ИЗО (изобразительное искусство). Состоит из 10 слайдов. Размер файла 0.55 Мб. Каталог презентаций в формате powerpoint. Можно бесплатно скачать материал к себе на компьютер или смотреть его онлайн с анимацией.

Содержание

  • Презентация: Икенче кечкенәләр төркеме өчен танып белү проекты "Тылсымлы буяулар илендә"
    Слайд 1

    . Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы "Кызылъярбалаларбакчасы" мәктәпкәчә белембирү муниципаль бюджет учреждениесе Танып – белү проекты «Тылсымлыбуяуларилендә» ((икенчекечкенәләр төркеме) «Кызылъярбалаларбакчасы» тәрбичесе Нурутдинова Г.Р. 2017 год

  • Слайд 2

       Педагогик проектның паспорты Тулы исеме: «Тылсымлыбуяуларилендә». Проекттакатнашучылар: икенчекечкенәләр төркеме балалары, аларның ата-аналары, тәрбияче. Максаты: Буяуларбелән эшләүнең төрле методларынпрактикагакертү; балаларның иҗади-сәнгать мөмкинлекләрен үстерү. Бурычлары: 1. Балалардаиҗади эшчәнлек белән кызыксынууяту. 2. Балаларныбуяуларярдәмендә төрле экспериментларясаубелән таныштыру. 3. Балаларнытрадиционбулмаганрәсем ясауысулларыбелән таныштыру. 4. Ата-аналаргабалаларның сәләтләрен үстерү өчен ниндиалымнаркулланыпбулуынкүрсәтеп бирү. Проектнытормышкаашырувакыты: 3 ай (16 гыйнвардан 14 апрельга кадәр) Проектның төре.Таныпбелү- иҗадый. Нәтиҗәсе.Балаларнырәсем сәнгате белән кызыксындыру.                                    

  • Слайд 3

    Проектның эчтәлеге. 1) Керешөлеш. 1.1. Актуальлеге. Һәр бала үзенчә сәләтле. Ләкин баланың сәләте кечкенә орлыккебек. Әлеге орлыктанкөчле һәм матурчәчәк үсеп чыксынөчен күп көч куяргакирәк.Безнең тынгысызвакыттакүп кенә ата-аналарның үз балаларының сәләтләрен күрү һәм үстерү өстендә эшләр өчен түземлелекләре дә, вакытлары да җитеп бетмәскә мөмкин. Шуңа зурҗаваплылык без – тәрбиячеләр өстенә төшә. Әлеге проект ярдәмендә минем балаларныбуяулариленең тылсымыбелән таныштырасым, рәсем сәнгатенә мәхәббәт тәрбиялисем, аларның сәләтләрен ачасымһәм үстерәсем килде.  1.2 Проблема. Балаларның традиционбулмаганрәсем ясауысулларыбелән танышбулмауларыһәм буяуларныкатнаштырыпяңа төсләр табу юлларынбелмәүләре. 1.3 Пректның гипотезасы. Әгәр проект барышында без рәсем ясауның кызыклы һәм мавыктыргыч шөгыль булуын күрсәтә алсак, бу балаларда рәсем сәнгатенә мәхәббәт уятыр, аларның сәләтләрен ачарга ярдәм итәр. 1.4 Проектны чынга ашыру шартлары. 1) Балаларны сынлы сәнгать әсәрләре белән таныштыру. 2) Табигатьнең төсләре һәм матурлыгынкүзәтү. 3) Дидактик уеннар куллану. 4) Әлеге эшкә гаиләне дә тарту.

  • Слайд 4

    1.5 Проекттан көтелгән нәтиҗәләр. Прект барышында түбәндәге нәтиҗәләргә ирешербез дип уйлыйбыз: Балаларда традицион булмаган рәсем ясау ысуллары турында күзаллау туар. Балалар әлеге ысулларны үзлектән кулланырга өйрәнерләр. Балаларда рәсем сәнгате белән кызыксыну уяныр. Балаларның кул моторикасы үсәр. Балалар төсләрне яхшы аерырга өйрәнерләр. Ата-аналарның рәсем ясау ысуллары буенча белемнәре артыр, алар балалар белән шөгыльләнергә кирәклекне төшенерләр. План 1. Танып белү үсеше буенча. 1.1 “Табигать төсләре” темасы буенча картиналар карау. Максаты: Балаларны табигатьтәге төсләр байлыгы белән таныштыру, аның матурлыгын күрә белергә өйрәтү.

  • Слайд 5

    1.2 Экспериментальэшчәнлек Экспериментларның атамалары: «Төсләрне катыштырабыз”, “Яңа төсләр ясыйбыз”, “Шешәдәге дулкыннар”, “Сөттәге рәсем”. Максаты: Балаларны буяуларны үзара катнаштырып яңа төсләр табарга өйрәтү; буяуларның суда эрүен, май һәм сөтнең буяулар белән катышкач нинди формага керүен күрсәтү.

  • Слайд 6

    Сөйләм үсеше буенча эш Әкиятләр уку. В.Сутеев “Әтәч һәм буяулар”, “Тычкан баласы һәм карандаш”; И.Полякова “Кызыл буяу хакында әкият”; Н.Горяев “Яшәгән ди булган ди ике төс – Кара һәм Ак”. Максаты: Балаларны буяулар хакындагы әкиятләр белән таныштыру; аларда матур әдәбият белән кызыксыну уяту. 2) Буяулар хакындагы табышмаклар белән таныштыру. Максаты: Балаларны табышмакларны игътибар белән тыңларга һәм эчтәлеген аңларга өйрәтү.

  • Слайд 7

    Сәнгати -эстетик үсеш Рәсем ясау. “Алмалар һәм җимешләр”Максаты: Түгәрәк формадагы штамп белән кулланып рәсем ясарга өйрәтү. “Чуар эшләпәле гөмбә”, “Диңгез асты патшалыгы” Максаты: Традицион булмаган ысулларның берсе – бармак белән рәсем ясау техникасы белән таныштыру. 3)”Тылсымлы чәчәк”, “Керпекәй”, “Кояшкай” – учлар ярдәмендә рәсем ясау ысулы белән таныштыру.

  • Слайд 8

    4) “Чебиләр”, “Песекәй” – каты кыллы пумала белән төрткеләр ясап рәсем төшерү ысулы белән таныштыру. 5) “Чебиләргә җим”, “Кына гөле”.,“Алъяпкычым бизәкле” – мамыклы таякчыклар ярдәмендә рәсем ясау ысулы белән таныштыру. 6) “Тузганак” – поролон ярдәмендә рәсем ясау ысулы белән таныштыру. 7) “Кичке офык” – юеш кәгазьгә рәсем төшерү ысулы белән таныштыру. 8) “Юллар-юллар” – уенчык машиналарның тәгәрмәчләренә буяу сөртеп, рәсем төшерү ысулы белән таныштыру.

  • Слайд 9

    Социаль – коммуникатив үсеш. “Әтәч һәм буяулар” мультфильмын карау. Максаты: балаларның кәефләрен күтәрү, төсләрне аера белүләрен ныгыту. 2) Дидактик уеннар: “Нинди төс югалды”, “Бу предмет нинди төстә?”, “Гирлянданы җый”, “Төрле төстәге кер юу машиналары”, “Куяннарны киендер”, “Тычканнарны качыр”. Максаты: балаларның төсләрне аера белүләрен ныгыту. Физик үсеш. Хәрәкәтле дидактик уеннар: “Төсе буенча үз өеңне тап”, “Төрле төстәге машиналар”, “Төрле төстәге флаглар” Максаты: балаларның игътибарлыкларын үстерү; төрле якка йөгерү күнекмәләрен ныгыту; төсләрне аерырга өйрәтүне дәвам итү. Ата- аналар белән эш. Консультация :“Балаларга иҗат итү өчен шартлар булдырыйк”. “Төсләр иленә сәяхәт” темасы буенча ата-аналар җыелышы.

  • Слайд 10

    Йомгаклау өлеше Ата-аналар һәм балаларның бергәләп ясаган рәсемнәре күргәзмәсе. Темасы: “Туган ягым төсләре” Максаты: Рәсем сәнгатенә кызыксыну уяту; ата-аналарда балалар белән бергәләп иҗат итү теләге булдыру; балаларда үз эшләре белән горурлану хисе тәрбияләү; туган ягыбызның матурлыгын күрә белергә өйрәтү. Проект эшенең нәтиҗәсе Проект нәтиҗәле үтте дип әйтергә була. Балалар да, ата -аналар да зур кызыксыну белән катнаштылар. Алда көтелгән нәтиҗәләргә ирештек дип уйлыйм. Әлбәттә, әлеге тема буенча эшне алга таба да дәвам итәрбез традицион булмаган рәсем ысулларын кулланырбыз.

Посмотреть все слайды

Сообщить об ошибке