Презентация на тему "Бала шәхесенең үсешендә хезмәт тәрбиясенең роле"

Презентация: Бала шәхесенең үсешендә хезмәт тәрбиясенең роле
Включить эффекты
1 из 10
Ваша оценка презентации
Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
0.0
0 оценок

Комментарии

Нет комментариев для данной презентации

Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.


Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

"Бала шәхесенең үсешендә хезмәт тәрбиясенең роле" состоит из 10 слайдов: лучшая powerpoint презентация на эту тему с анимацией находится здесь! Вам понравилось? Оцените материал! Загружена в 2021 году.

  • Формат
    pptx (powerpoint)
  • Количество слайдов
    10
  • Слова
    другое
  • Конспект
    Отсутствует

Содержание

  • Презентация: Бала шәхесенең үсешендә хезмәт тәрбиясенең роле
    Слайд 1

    Бала шәхесенең үсешендә хезмәт тәрбиясенең роле

    Тәрбиянең кайсы гына өлкәсен алып карасаң да, ул хезмәт белән тыгыз бәйләнгән . Әйтик, аң-белем алу, үзеңдә әхлаклылык һәм эститек тәрбия нормаларын булдыру, ихтыяр көче тәрбияләү- болар барысы да кешенең тырыш хезмәт нәтиҗәсе.

  • Слайд 2

    В. А. Сухомлинский фикеренчә, бары тик хезмәт кенә кешене иҗади, акыллы, мәдәниятле белемле итәчәк. Нәкъ менә хезмәт кенә баланың табигый үсешен билгели, тумыштан салынган сәләтен ача ала. Аны хезмәткә күнектергәндә һәм хезмәт итәргә әзерләгәндә бер нәрсәне онытмаска кирәк: баланың җәмгыятькә нинди файда китерәчәклеге турында гына түгел, ә хезмәт аның үзенә нәрсә бирә алачаклыгы турында уйларга кирәк. Һәр бала да нәрсәгәдер сәләтле. Аны бары тик күрә һәм ача белергә генә кирәк. Баланың сәләте, таланты хезмәт эшчәнлеге шартларында гына үсә ала.

  • Слайд 3

    Балалар бакчасында хезмәт тәрбиясе бирүнең тагын бер әһәмиятле ягы бар: хезмәт белән шөгыльләнү баланы мәктәпкә тәрбияләргә ярдәм итә.

  • Слайд 4

    Яз, көз көннәрендә балалар чәчәк, яшелчә бакчаларындагы кайбер эшләргә зур теләк ярдәм итәләр, мәсәлән, участокны чистартуда, клумбалар, түтәлләр хәзерләүдә, үсемлекләр утыртуда һәм аларга су сибүдә, уңышны җыеп алуда да катнашалар.Бу вакытта эш кораллары белән танышалар, алар белән ничек эшләргә, эш барышында сак эш итәргә өйрәнәләр. Ә көз көне инде үзләренең башкарган эшләренең нәтиҗәсен күреп бик шатланалар. Балалар бүлмәдәге үсемлекләрне, гөлләрне карап үстерәләр.

  • Слайд 5

    Почтага барып почтальон хезмәте белән, кибеткә, шифаханәгә, тегү цехына барып олылар хезмәте белән таныштык.Күргәннәребезне бакчага кайткач бергә уртаклашабыз. Балалар үзләштергән белемнәрен сюжетлы-рольле уеннар вакытында актив кулланалар.Алар бигрәктә “ Гаилә”, “Кибет”, “Шифаханә”, “Балалар бакчасы”,”Пешекче” уеннары уйнарга яраталар.Бу бүтәнчә булырга да мөмкин түгел, чөнки балалар уеннарны күргәннәреннән чыгып уйныйлар. “Барлык hөнәрләр дә яхшы,теләгәнен сайлап ал”темасына балалар белан зур игътибар бирәбез. Максат: балаларны төрле hөнәрләр белән таныштыру,аларда кызыксыну уяту;төрле hөнәрләрне чагыштыру,файдалы якларын ачыклау,хезмәт тәрбиясе бирү.

  • Слайд 6

    Нәрсә ул һөнәр? Һөнәр – ул кеше хезмәте һәм эшчәнлегенең төп төре.

  • Слайд 7

    Кем нәрсә эшли? -Укытучы сыер сава. -Шофёр балалар укыта. -Игенче рәсем ясый. -Очучы әсәрләр яза. -Язучы киемнәр тегә. -Артист кешеләрне дәвалый. -Тегүче самолет йөртә. -Табиб иген үстерә. -Сыер савучы рольләр башкара.

  • Слайд 8

    Без, балаларны бакчага кабул иткән көннән үк иң гади хезмәт процесслары белән таныштыруны максат итеп куябыз. Иң әһәмиятлеләре дип түбәндәгеләрне саныйбыз. Беренчедән, ниндидә булса әйбер ( предмет) ясау вакытында бала эшләячәк эше турында тулы күзалларга тиеш. Башкара торган хезмәтенең мотивлары, төп максаты, нинди материалдан файдалануы һәм эш ахырында нинди нәтиҗәгә киләчәге турында белергә тиеш. Икенчедән, эш барышы этапларын, аның нәтиҗәләрен күрә белергә ярдәм итәргә кирәк. Өченчедән, төрле предметларга уенчыкларга сак караш тәрбияләргә кирәк, чөнки болар бар да кемнәрнеңдер хезмәт җимеше булуын бала белергә тиеш. Дүртенчедән, балаларда мөстәкыйльлек тәрбияләү иң әһәмиятле чаралардан санала.

  • Слайд 9

    Без тярбияче буларак, үз алдыбызга түбәндәге бурычларны куйдык: -Балаларда иң гади күнекмәләр булдырырга ярдәм итү: колготкиларын кияргә өйрәтү, чишенгәч, аларны пөхтә итеп урындыкларга кую. -Ашау вакытында өстәл янында утыру һәм гигиена кагыйдәләрен үтәү. - Сабын, сөлге белән дөрес файдалану. -Чиста булудан һәм пөхтә кием киюдән тәм табарга өйрәтү. -Урамга чыкканда, киенү, ботинка- итекләрне дөрес итеп киергә, салырга өйрәтү һ.б. Шулай итеп тәрбия бирү дә читтә калырга тиеш түгел Бүгенге шартларда ата-аналар ярдәмен тоеп торганда гына, тәрбиячеләргә җиңел булачак, хезмәт тәрбиясе бирүнең дә нәтиҗәсе күренәчәк.

  • Слайд 10

    Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Посмотреть все слайды

Сообщить об ошибке