Содержание
-
Проект эше
Туган як сукмаклары Төзеде: Шарафетдинова Р.Н
-
Проектэшчәнлегеһәмюнәлешләре
Туган якның тарихын, географик урынын өйрәнү. Туган ягыбызның табигатен өйрәнү. Экскурсияләр, походлар; райондагы музейларны өйрәнү. Эзләгән һәм өйрәнелгән мәгълүматларны туплап куллану.
-
“Туган як сукмаклары” проектының программасы
Программа укучыларда үз республикаң, районың, авылың тарихына, халыкның сакланып калган мәдәни мәхәббәт, балаларда гаиләдәге гореф-гадәтләр һәм изге әйберләр, туган төбәкнең мәдәни мирасына сакчыл караш тәрбияләү мөмкинлекләрен исәпкә алып Программа укучыларда милли үзаң һәм милли мәдәният формалаштыруга, мәдәни мираска хөрмәт тәрбияләүгә булыша.
-
Проектның төп максатлары:
укучыларда үз республикаң, районың, авылың тарихы турында кузаллау булдыру; балаларга үз халкының милли мәдәниятен үзләштерергә булышу; яшь буында мәдәнияткә карата хөрмәтле мөнәсәбәт булдыру; рухи һәм әхлакый сафлыкка ия иҗади шәхес үстерергә тырышу.
-
Проектның бурычлары
укучыларның танып-белү күнекмәләрен, кызыксынуларын үстерү; балаларда үз халкына, тарихына, гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә карата кызыксыну уяту, үз милләте тарихына, яшәешенә битараф булмаска өйрәтү; балаларда үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү; укучыларда милләтебезнең гасырлар буена тупланган әдәп-әхлак нормаларын булдыру; укучыларны декоратив-гамәли сәнгатькә, биюләргә, уеннарга, фольклорның төрле жанрларына катнаштыру; балаларда иҗат итү омтылышы уяту
-
" Туган як сукмаклары”түгәрәге программасы 1 сыйныф укучылары өчен атнага 1,елга 33 сәгатькә исәпләнгән. Һәр теманы өйрәнгәннән соң интелектуаль уеннар, иҗади эшләр, экскурсияләр һәм телдән хәбәрләр; рәсемнәр, сочинениеләр конкурсы, экологик әкият сценарийлары, конкурсларда катнашу формасында белемнәрен тикшерү планлаштырыла.
-
Аңлатма язуы Ватан –кешеләрнең хөрмәте һәм һәркем хозурында тора торган кадерле бер мактанычыдыр...Шуның өчен малыгызны кызганмагыз, көчләрегезне аямагыз,Ватан хакына болай фидакяр булмаган кеше анда яшәргә лаек түгелдер. Риза Фәхретдин
-
Укучыны шәхес итеп формалаштыруда әхлак тәрбиясенең әһәмияте бик мөһим. Үзен ихтирам иткән шәхес туган җирен дә ихтирам итә, үзен туган ил белән бердәм итеп хис итә. Аның өчен зур Ватан кечкенәдән, үзенең торган җиреннән, районыннан, авылыннан, урамыннан башлана. Шуңа күрә баланы туган җирен яратырга өйрәтү әхлак тәрбиясенең иң мөһим өлеше булып тора.
-
Туган як. Туган туфрак. Туган төбәк. Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел, һәр сабый бала өчен дә газиз һәм кадерле булырга тиеш. Туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар, аның тарихы, халкының көнкүреше, гореф-гадәтләре, милли йолалары балаларга белем һәм тәрбия бирүнең состав өлешенә әверелеп китте.
-
Программа укучыларда үз республикаң, районың, авылың тарихына, халыкның сакланып калган мәдәни хәзинәләренә мәхәббәт, балаларда гаиләдәге гореф-гадәтләр һәм изге әйберләр, туган төбәкнең мәдәни мирасына сакчыл караш тәрбияләү мөмкинлекләрен исәпкә алып эшләнде. Программа укучыларда милли үзаң һәм милли мәдәният формалаштыруга, мәдәни мираска хөрмәт тәрбияләүгә булыша.
-
Программаның эчтәлеге
Туган илем – газиз җирем Максат: укучыларны республика, район, авыл тарихы белән таныштыру; гаилә тарихын өйрәнү, шәҗәрә төзү, нәсел-нәсәпне барлау; укучыларда туганлык, партиотик хисләр тәрбияләү.
-
Мин һәм минем гаиләм
Шәҗәрә нәрсә ул һәм аны ни өчен өйрәнергә кирәк? Шәҗәрәләрне өйрәнү тарихы. Шәҗәрә һәм аны төрле формада ясау. Исем һәм шәҗәрә . Минем нәселнең географиясе.
-
Шәҗәрәнең аңлатмасы.
Шәҗәрә сүзе татар телендә нәсел-ыру тарихы дигән мәгънәдә файдаланыла. Татар телендә шәҗәрә сүзенең күп төрле синонимнары саклана: шәҗәрә-тарих, нәсел шәҗәрәсе, нәсел җәдвәле, саҗәрә, шәҗәрә китабы, цәцрә, нәсел агачы, тарих, олуглык, тайрә һәм башкалар. Бу төшенчә урысча “родословная”, грекча “генеалогия” дип атала. Генеалогия сүзе түбәндәгечә тәрҗемә ителә: “генос”-ыру, токым, буын, нәсел, ә “логос”-сүз, фән. Бу нәселне, буыннар тезмәсен язуны аңлата. Нәсел шәҗәрәсе белән кызыксыну бик борынгы заманнардан ук башланып күп халыкларга хас булган сыйфат. Төркиләрдә, гарәпләрдә, германнарда, урысларда шәҗәрәләр белүнең күп гасырлык тарихы бар. Кайбер төрләре борынгы язма чыганакларда табыла. Этнограф галимнәрнең язуларына караганда Тын океандагы архипелагларда яшәүче абориген халыкларда 80-90 буыннаргача нәсел тарихларын белгән күп кешеләр бар.
-
Шәҗәрәнемисаллау ысуллары.
Шәҗәрә төрле формаларда төзелә, ул – тармакланып үскән агач формасында да булырга мөмкин. Таблицага тутырып эшләнгәннәрен дә очратырга була. Буынлап тезеп төшеп ясалганнары да бар.
-
Үрнәк шәҗәрәләр
-
Туган авылым
Авылга нигез салыну Исеме, легендасы; Мәйданы, географик урыны Халкы; колхоз тарихы Мәктәп һәм башка оешмаларның тарихы Сулыклары, истәлекле урыннары, атамалары
-
Тырыш авылы тарихы.
Кукмара районының иң төньяк читендә Балтач районының Ор , Алан авыллары басулары белән чиктәш, уйсулыкка, матур катнаш урманнар арасына, “Бөр” елгасының башланган җиреннән берәр километр гына түбәнрәк, елганың ике ягына ике урам булып урнашкан, матур гына, төзек бер авыл бар. Бу авыл – Тырыш авылы. Авыл бик җайлы урнашкан, аңа кайсы яктан гына килмә, аны җил-давылларан урманнар саклый. Таулар, чокыр-чакырлар юк, ике як – ярларына агачлар үскән үзән-елгачыклар гына күп. Әйтик, Сәгыйтдин үзәне, Мозаффар үзәне, Ферма үзәне, Сәрдек елгасының ике башлангыч тармаклары. Аларның һәрберсе урманнардан, таллыклардан башлана.
-
Тырыш авылы чагыштырмача яшь авыллар исәбенә керә. Бу авыл колхозлашулар чорында, 1929, 1930 елларда, элеккеге “Коллар”, хәзерге Чишмәбаш авылыннан күченеп килгән крестьяннар хисабына барлыкка килгән. Кешеләр үзләренә урынны, агачларны кисеп, төпләреннән чистартып, бакчалар ясап урнашканнар. Басуларны да шулай итеп ясаганнар. Әле соңгы вакытларга кадәр басуларда вак – вак агачлыклар бар иде
-
Исеме, атамасы
Бу авылга кешеләрнең тәвәккәлләре, эштән курыкмаганнары килгән шул. Шуңадыр , авылыбызның халкы бик эшчән, ярдәмчелләр. Тырышка күбесенчә яшь семьялар, башка чыгучылар килгәннәр. Аларга әнә урманга бар да тырыш, үзенә йорт, каралты-кура җиткер дигәннәр имеш. Авылның исеме дә шуннан чыккан диләр. Башта авылга “Сахракүл” исеме кушмакчы булганнар. Әмма исем эзләгәндә берәү әйткән: Монда эшчән, тырыш халык яши, авылга да “Тырыш” исеме бирик, дигән. Шуннан авылга Тырыш исемен биргәннәр
-
Колхозлашу чоры
Тырышка иң беренче, нигез салучы булып, 1929 елда Хайруллин Иблиямин килеп урнашкан. Бу елда ул берүзе генә була. Инде 30 елда Нигъматуллин Галимулла, Зиганшин Ахматша, Сәйфетдинов Шаһабайдин, С.Фәләхетдин, Нәбиуллин Ярулла- лар күмәк хуҗалык булып урнашалар. Аларга тагын берничә семья кушыла. Ә Хәмидуллин Кашаф 2 ел аерым хуҗалык булып яши. Аны колхозга көчләп диярлек кертәләр. Тырыштан кире китүчеләр дә була. Вәлиуллин Хәсән, Гали Га- лимов, тагын бер – ике семья кире китәләр. Колхозның иң беренче һәм аны 1941 елны сугышка киткәнчегә кадәр җитәкләүче Нәбиуллин Ярулла була. Ул җитәкләгән чакта “Тырыш” колхозы иң алдынгы хуҗалыклардан була. Әле ул вакытта күп авылларда клублар элеккечә мәчет биналарында булса, Ярулла абый Тырышта ике катлы, асты клуб, өсте башлангыч мәктәп булган, заманына күрә бик мәһабәт булган , бина салдыра. Колхозның амбарлары, ферма биалары, каралта-куралары төзек, нык булалар
-
Мәктәп тарихы
1941 елга кадәр авылда мәктәп булмаган. Төрле кешеләрнең өйләрендә укыганнар. Югарырак классларга Сәрдекбашка, Сәрдеккә, Мәчкәрәгә барып укыганнар. Безнең ул заманнарда укыган кешеләр дә, укытучылар да булмаган. Иң беренче укытучы булып безнең авылга Малмыж районының Носла авылыннан Шаки агай булган. Аннан Чурадан бер кыз, Сәрдектән Кәримә апа, Тәмәйдән Бану апа, Мәчкәрәдән Шакир абый, Сәрдегәннән Мәҗитов Гәптелбәр абыйлар укытканнар. Сугыштан соңгы еллардан башлап 70 елларга кадәр безнең авылга килен булып төшкән апалар Тесарева Зәйнәп, Вафина Назиралар һәм Фәтхетдинова Мәфкәрия безнең авылга күченеп килгән Кадыйров Мөбәрәк абыйлар укыттылар. Хәзерге буын укытучылар үзебезнең авылныкылар: Гайнетдинова Рузалия һәм Шагабиева Нурияләр
-
Атамалар
“Кәпитән үзәне”, “Шүрәле җире”, “Ундүртле”, “Сәгыйтдин үзәне”, “Мозаффар үзәне”, “Биш гектарлы” (яки “Биш гектар җире”), “Унбиш гектар җире”, “Кече көек”, “Түбә янык”, “Сәрдек урманы”, “Алпамша тавы”, “Лельвиж җире”, “Галиәхмәт урманы”, “Чирмеш җире”, “Миләшлек”, “ Шалкан ышнасы”.
-
Кулланылган әдәбият
Ал кирәк, гөл кирәк: Уеннар китабы.- Казан,1995. Татар халыкиҗаты: Тарихиһәм лирик җырлар. – Казан, 1988. Татар халыкиҗаты: Табышмаклар.- Казан, 1988. Татар халыкиҗаты: Мәкальләр. – Казан, 1987. Татар халык әкиятләре. – Казан,1989. Валеева-Сулейманова Г.Ф. Декоративное искусство Татарстана. – Казань, 1995. Р. Уразман Татар халкының йола һәм бәйрәмнәре.- Казан, 1992. Әминов А. М. Татар халкыһәм Татарстан тарихы. – Казан, 2002. Школьникам о татарском декоративно-прикладном искусстве. – Казань, 1997. Л.А. Харисова. Культура народов Татарстана.-Казань: издательство “Магариф”, 2005. Б.Ф. Солтанбәков. Татарстан тарихы.- Казан: ТаРИХ, 2001.
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.