Содержание
-
Алтын Урда чоры әдәбияты
-
-
-
Сәйф Сараи “Сөһәйл вә Гөлдерсен”
-
Дәрес планы:
Сарай Бату шәһәре һәм Сәйф Сараи; әдипнең иҗат мирасы; С.Сараиның “Сөһәйл вә Гөлдерсен” дастанын анализлау.
-
Сәйф Сараи төрки – татар әдәбиятын, аеруча шигъриятне үстерүгә , язма телне камилләштерүгә үзеннән зур өлеш кертә. Галимнәр аның әсәрләрен XIV йөз төрки әдәбиятының “ иң гүзәл үрнәкләре”ннән саныйлар.
-
Аерым мәгълүматларга таянып, Сәйф Сараиның туган елы 1321 ел дип фараз кылына. 1396 елда ул вафат була.
-
Әдипнең иҗат мирасы
-
“Китабы Гөлестан бит-төрки”
Кулъязмасы Голландиянең Лейден университеты китапханәсендә саклана.
-
“Ядгярнамә”
1960 елларда Үзбәкстанның Коканд районында табылган. Аны китап иясенең XVIII гасырда яшәгән ерак бабасына Гарәбстанга хаҗ сәфәренә барганда бер сәүдәгәр бүләк иткән. ”Ядгярнамә”нең 4-12 битләрен С.Сараиның өч робагые,ике икеюллыгы һәм “ Сөһәйл вә Гөлдерсен” дастаны алып тора. Әсәр 1394 елда языла.
-
Бу язма бер хыял җимеше түгелдер, Ике гашыйк турында,булган эш бер. Булыр бу сүзләрем тарихка ядкарь, Аларның ялганы юк, бар да хаклар.
-
Чиләбе өлкәсендәге мәшһүр “Тимерлан манарасы” янында уздырылган археологик тикшеренүләр дә манара төбендә хатын – кыз күмелгәнлеген раслый.
-
Әсәрнең темасы
-
Мәхәббәткә дан җырлау
-
Әсәрнең сюжет сызыклары
-
Аксак Тимернең Үргәнечкә һөҗүм итүе, кансызлыгы; Сөһәйлнең тоткынлыкка эләгүе; Гөлдерсеннең Сөһәйлне күрүе, ошатуы; Гөлдерсен белән Сөһәйлнең качуы; Гөлдерсен һәм Сөһәйлнең үлеме.
-
Сөһәйл һәм Гөлдерсенне сурәтләгәндә автор нинди алымнар куллана ?
-
Сөһәйл бик чибәр. Каһарманның исеме дә зур мәгънәгә ия. Аның исеме күктәге якты йолдызларның берсенең Шәрыктагы атамасы. Автор егетне гөл белән тиңли.
-
Гөлдерсен – гөл кебек матур дигәнне аңлата. Кыз шундый гүзәл ки. Хәтта аның сыйфатларын әйтергә телең әйләнмәс. Ул сокландыргыч, гүзәл, ай кебек. Фарсы поэзиясендә хатын- кызлардагы гадәттән тыш матурлыкны пәри образы аркылы бирү таралган.
-
Кыз әйләнде бу батыр яшь тирәли,Җир әйләнгән кебек Кояш тирәли.
-
Дөнья фәнендә Җирнең Кояш тирәсендә әйләнүен Николай Коперникка һәм Джордано Брунога нисбәт итәләр. Әмма галәмдәге бу күренеш Шәрык дөньясында күптәннән мәгълүм була. С. Сараи әйткән бу фикер фәнни фикер буларак түгел, ә гаҗәеп көчле поэтик образ буларак кулланылган. Н. Коперник С. Сараидан 150 ел соңрак яшәгән. Аны үлем җәзасы белән янап, бөтен халык алдында үз фикерләреннән ваз кичәргә мәҗбүр итәләр. Ул ваз кичә. Әмма соңыннан әйтеп куя, “барыбер Җир Кояш тирәли әйләнә”, - ди. Ә 200 елдан соң Бруноны учакта яндырылар.
-
Әсәрдә гуманлылыкны нәрсәдә күрәбез?
-
Гуманизм -
Кешелеклелек, кешеләргә һәм аның эшенә яратып, үз итеп карау; Кеше сөючелек.
-
Нәтиҗә
Ызгыш-талаш табигый күренеш түгел, кешеләр, халыклар арасында дуслык, татулык мөнәсәбәтләре урнаштырыга мөмкин; Хатын – кызларны зурларга, аларга хөрмәт белән карарга чакыра; Мәхәббәт хисенең кешене дә , яшәешне үзгәртү , камилләштерү көченә ия булуын күрсәтә.
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.