Содержание
-
Гурий Тавлин
-
Тормыш юлы Гурий Иванович Тавлин 1925 елның 25 декабрендә Татарстан җөмһүриятенең Зәй районы Урта Баграж авылында туган.Урта мәктәпне тәмамлагач, 1942 елда хезмәт юлын Түбән Биш җидееллык мәктәбендә укытучы булып башлаган.Мәктәптә укыткан елларында “Яшь ленинчы” газетасының актив хәбәрчесе булган. Аның тәүге шигырьләре шул газетада дөнья күргән.
-
1943 ел башында Кызыл Армия сафларына чакырылып, сугышчан юлын танкист булып Курск дугасында башлаган. Аннан соң Днепрны кичү дәһшәтендә катнашкан. Украинаны, Белорусияне, Польшаны фашист-илбасарлардан азат итү өчен барган аяусыз бәрелешләрдә күрсәткән фидакарьлекләре өчен өч орден һәм төрле медальләр белән бүләкләнгән.
-
1946 елда Армиядән демобилизацияләнгәч, Г.Тавлин Казан дәүләт педагогия институтына укырга кергән. Студентлык елларында “ Кызыл Татарстан” һәм “Яшь сталинчы” газеталарында шактый шигырьләрен, Г.Әпсәләмовның “Алтын йолдыз”, В.Ажаевның “Мәскәүдән еракта”, Б.Бхаттачарианың “Ачлык” романнарына багышланган рецензияләрен бастырган.
-
1950 елның 23 гыйнварында, нахак яла аркасында кулга алынып, совет строена каршы милләтчелек рухында контрреволюцион коткы таратуда гаепләнгән һәм Татарстан Югары суды тарафыннан 10 елга ирегеннән мәхрүм ителеп, Себергә озатылган.
-
1954 елның 10 апрелендә СССР Югары суды Татарстан югары судының Тавлинга карата хөкем карарын юкка чыгарып, Татарстан дәүләт иминлеге комитетыннан аның эшен яңабаштан тикшерүне таләп иткән. Яңадан тикшерү Тавлинны бернинди җинаять кылмаганлыгын ачыклаган һәм ул, 1954 елның 22 сентябрендә, тулысынча реабилитацияләнеп, тоткынлыктан азат ителгән.
-
Ирек яулагач, яңадан партиядә торгызылып педагогия институтын тәмамлый.Тавлин башта Казанны судан саклау буенча инженерлык корылмалары төзелешендә, Казансу елгасы аша дамба- күперләр төзүдә эшли. Аннары төрле район газеталарында һәм “Кызыл Татарстан” газетасында әдәби хезмәткәр, бераз вакыт сәркәтип була, китап нәшриятында, кинофилемнар студиясендә мөхәррирлек итә, Биектау районында радиотапшырулар оештыра.1972 елда, педагогия институтын тәмамлаганнан соң унҗиде ел узгач кына, мәктәптә эшли башлый.
-
Гурий Тавлин “ Сары яфраклар коела”, “Йолдызлар безгә янәшә”, “Тәвәккәл таш яра”, ”Алгы сызыкта” һәм башка исемдәге китаплар авторы.Аның беренче зур әсәре “Дунай дулкыннары” романы кулъязма килеш Татарстан Дәүләт иминлеге комитетында юк ителә.
-
“Афәт” Гурий Тавлин үзе кичергән вакыйгаларга нигезләнеп “Афәт” романын яза.Романда ул Сталинның шәхес культы елларында нахакка рәнҗетелгән намуслы кешеләр тормышын күрсәтә. Роман 3 кисәккә буленә. 1.Кояш болытка кергәндә. 2. Кара болыт эчендә. 3.Кара болытлар таралгач.
-
Тәкәббер булмадым- горуррак булдым Тупаслык кылмадым- турырак булдым... Ялгышлар кылганга, ялгыз калмадым. Ялгызрак булганга, ялгышкаладым... Хакым бар, димәдем, гаделлек көттем.
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.