Содержание
-
Тема. Хәсән Туфанның «Кайсыгызның кулыҗылы?»
-
Дөнья мине Үзгәртте: Еламаска өйрәтте. Күлмәк җиңен ертасымы?— Бәйлисе бар Йөрәкне. Сугышлардан замана Туктап торган арада, Яраларны ямаштырып Ята идем Далада: Кайт!..— дип хатлар килделәр. Юллар... озын иделәр... Кайттым. — Бусы — алкалары, Бусы — кабере...— диделәр. Әгәр тагын килсәләр, Сау!—дип хәбәр бирсәләр, Вулканнарга керер идем, Шундадыр ул... дисәләр. Бирде дөнья кирәкне, Еламаска өйрәтте... Кайсыгызның кулы җылы?— Бәйлисе бар йөрәкне... Кайсыгызның кулы җылы?
-
1 строфада “бәйлисе бар йөрәкне” сүтезмәсе нинди мәгънәне аңлата? Йөрәкне бәйләп булмый бит? Җавап. Авырткан җирне бәйлиләр, ә бу очракта тынычлык, юану эзләү.
-
2 нче строфада мәгънәсен безгә биографиясе аңларга булышыр. Ул күп елларда кайда булган? «Сугышларданзаманатуктапторганарада» – бутарихыбыздакайсывакытикән? Җавап. Сталин үлгәннән соң.
-
“Яраларны ямаштырып” сүзтезмәсе нинди мәгънәгә ия? Җавап.Өмет итү, барысы да үзгәрер дип көтү.
-
Алдагы строфадан без нәрсә турында белдек? Җавап. Якын кешесе үлгән.
-
“Юллар... Озын иделәр” автор нәрсә әйтергә теләгән? Җавап. Күп еллар кайта алмаган.
-
Бу кеше аңа никадәр якын булды икән, шигырьдән шул юлларны табыгыз. Әгәр тагын килсәләр,— Сау! — дип хәбәр бирсәләр, Вулканнарга керер идем, Шундадыр ул... дисәләр.
-
«Бирдедөнья кирәкне, Еламаскаөйрәтте…» буюлларартынаниндимәгънә салынган? Җавап. Герой бик күп кайгылар күргән. Бер-бер артлы кайгылар килгәндә кешенең күз яшләре кибә, ул моны бик авыр булса да зур сабырлык белән кабул итәргә ияләнә.
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.