Презентация на тему "Инсафлының теле саф" 8 класс

Презентация: Инсафлының теле саф
Включить эффекты
1 из 14
Ваша оценка презентации
Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
0.0
0 оценок

Комментарии

Нет комментариев для данной презентации

Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.


Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

Посмотреть презентацию на тему "Инсафлының теле саф" для 8 класса в режиме онлайн с анимацией. Содержит 14 слайдов. Самый большой каталог качественных презентаций по литературе в рунете. Если не понравится материал, просто поставьте плохую оценку.

  • Формат
    pptx (powerpoint)
  • Количество слайдов
    14
  • Аудитория
    8 класс
  • Слова
    литература
  • Конспект
    Отсутствует

Содержание

  • Презентация: Инсафлының теле саф
    Слайд 1

    Инсафлының теле саф Презентация авторы: Заһидуллина Рәйсә Кадыйр кызы Казан шәһәре 170 нче мәктәп

  • Слайд 2

    Эзләнү эшнең темасы “Инсафлының теле саф”. Башта “инсафлы” сүзенә аңлатма биреп үтик : Инсафлы – 1. сф.Әдәпле, тыйнак, тәүфыйклы, бик инсафлы кыз. 2. рәв.мәгън. Әдәпле , тыйнак, тәүфыйклы. Үзен инсафлы тоту. Инсафлы гына йөрү.

  • Слайд 3

    Эзләнү эшнең төп максаты :Тел – бөек хәзинә икәнлеген, мисаллар ярдәмендә телебезнең чуарлана баруын исбатлау.

    Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычларны билгеләдек: Туган телебезнең сафлыгын, матурлыгын, дөнья телләре арасында тоткан урынын ачыклау. Инсафлының теле саф, йөзе күркәм, күңеле чиста булуын җиткерү; Телебезне саф килеш саклап кала алу мөмкинлекләрен билгеләү.

  • Слайд 4

    Эзләнү эшнең актуальлеге:Безнең әби-бабаларыбыз тел һәм әдәбиятны белмәсәләр дә, бала сөйләмендә чит- ят сүзләр буталганын яратмаганнар , татарның татар белән саф татарча сөйләшүен таләп иткәннәр.

  • Слайд 5

    Телнең лексик - фразеологик нормалары.Безнең сөйләмебез аерым сүзләрдән, әйтелмәләрдән һәм җөмләләрдән тора. Сүзләр һәм сүзтезмәләр җөмлә эчендә, үзара бәйләнешкә кереп, билгеле бер фикер белдерәләр.Сүз − күпьяклы һәм катлаулы тел берәмлеге. Сүзгә дистәләрчә билгеләмәләр бирелсә дә, төп үзлекләре ачыкланса да, сүз әле бүген дә ачылмаган очсыз-кырыйсыз сер диңгезе булып кала бирә.

  • Слайд 6

    Сөйләмдә кирәксез сүзләр. Кайчак әдәби телдә дә, халык телендә дә сөйләмнең табигый агышына комачаулый һәм бернинди дә мәгънә белдерми торган “артык” сүзләр дә очрый.Күп таралган “артык” сүзләрнең берсе – “булган”сүзе. Мәсәлән: 1.“Әһәмиятле булган мәсьәләләр турында фикер алышачаклар.”/радио/.2. “Кубада иң зур булган текстиль комбинаты төзелеп килә.”/радио/.

  • Слайд 7

    Тел турында мәкаль - әйтемнәр. 

    Әйт кенә тәмле сүз – Иркәләр күпме күз. Әйт кенә яхшы сүз – Һәркемдә көләч йөз.

  • Слайд 8

    Халык югары тел культурасына ия булуны элек –электән үк кешенең иң күркәм әхълак сыйфатларының берсе итеп санаган. Фольклор әсәрләрдә: мәкаль - әйтемнәрдә , әкият , гыйбрәтле хикәя ,мәзәкләрдә тел , сүз кешене бәяләүнең иң төп үлчәме булып торган. Мәсәлән:

    Кешенең акылы сүзеннән , асылы эшеннән беленә. Инсафлының теле саф. Теле бозыкның күңеле бозык. Акылы кысканың теле озын. Теле яман теле белән тере агачны корытыр.

  • Слайд 9

    Без кешеләр арасында яшибез , бер көн эчендә генә дә күпме кеше белән очрашабыз , аралашабыз. Иң беренче чиратта без, әлбәттә , кешенең тышкы кыяфәтенә игътибар итәбез, йөзенә карыйбыз, ничек киенүен тикшерәбез.Аннан соң инде якынырак танышабыз , сөйләшәбез , аралашабыз.

  • Слайд 10

    Тел турында галимнәрнең фикерләре: 

    “Вакытында әйтелгән сүз генә асыл.Алдан әйтелсә – көлке,Соңга калса – төссез”. Факил Сафин. “Кыска акылның теле озын “. Аристофан. “Сүзне колак белән ишетәләр,Йөрәк белән үлчиләр”. МөҗәһитӘхмәтҗанов. “ Яратыгыз сүзне. Сокланыгыз аңа. Саклагыз. Җыегыз аны. Алмаз, чәчкә җыйган кебек. Җыегыз. Эзләгез. Табыгыз. Кулланыгыз. Сүз сөйләгәндә, йолдыз чәчегез. Тыңлаучының йөзе яктырсын. Күңелендә энҗе - мәрҗәндәй уйлар, әгъла хисләр тусын”. Йосыф Гәрәй.

  • Слайд 11

    Матур сөйләшә беләбезме? (анкета нәтиҗәләре). 

  • Слайд 12

    Йомгаклау:Тикшерүләрдән чыгып, мин шундый нәтиҗә ясап була: туган тел –ул безнең балачагыбыз,гаиләбез,җәмгыятьтәге беренче аралашу телебез.Шуңа да саклыйк,хөрмәт итик, чит сүзләр белән буямыйк аны. Беркайчан да телне онытмассыз, пычратмассыз , ягымлы , шифалы сүзләр генә әйтерсез дип ышанып каласым килә. Шулай булганда гына безнең культурабыз үсәр, кешеләр белән аралашу зур бәхет булыр.

  • Слайд 13

       Файдаланылган әдәбият. 1. Дөрес сөйләргә өйрәнегез. А.Х.Хәйруллина. Казан : “Казан “ нәшрияты, 1992.96 б.2. Җылы сүз җан эретә. Р.А. Юсупов. Казан, 1996.3. И туган тел...И.М.Низамов. Казан 1998.4. Инсафлының теле саф / Дөрес сөйләм турында иншалар/ Р.А.Юсупов. КДПИ, Казан, 1993,165 б. 5. Интернет сайты .http://www.iset.edusite.ru/p47aa1.html6. “Мәгариф”журналы. 1982 №11,12;1998 №3.7. Мәктәптә тел культурасы. Г.Ф. Саттаров.Казан ,1965.8. Татар теле дәреслеге. 8нче сыйныф өчен дәреслек /Ф.С.Сафиуллина, Р. Х. Мөхиярова, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2008.9. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге , Казан, “Матбугат йорты” нәшрияты, 2005,187 б.10. Укучыларда сөйләм культурасын тәрбияләү.Р.А. Юсупов.Казан,1983.

  • Слайд 14

    Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

Посмотреть все слайды

Сообщить об ошибке