Презентация на тему ""Тема экологии в творчестве Г. Тукая""

Презентация: "Тема экологии в творчестве Г. Тукая"
Включить эффекты
1 из 20
Ваша оценка презентации
Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
0.0
0 оценок

Комментарии

Нет комментариев для данной презентации

Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.


Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

Интересует тема ""Тема экологии в творчестве Г. Тукая""? Лучшая powerpoint презентация на эту тему представлена здесь! Данная презентация состоит из 20 слайдов. Также представлены другие презентации по литературе. Скачивайте бесплатно.

  • Формат
    pptx (powerpoint)
  • Количество слайдов
    20
  • Слова
    литература
  • Конспект
    Отсутствует

Содержание

  • Презентация: "Тема экологии в творчестве Г. Тукая"
    Слайд 1

    Г. Тукай иҗатында экология темасы

  • Слайд 2

    Экология(грек сүзе) эйкое – йорт, тереклек ияләре һәм үсемлекләрнең яшәү урыны; логос – закон, канун дигәнне аңлата.Кояш, су, ком, таш, хайван һәм үсемлекләр – барысы бергә табигать дип атала.Кеше табигатьтән башка яши алмый. Табигатькә чыгып, без ял итәбез, кошлар җырын тыңлыйбыз, хуш исле үләннәр, чәчәкләр иснибез, күңелләребезне сафландырабыз. Мәрхәмәтлелек тамыры табигатьтән башлана. Ә мәрхәмәтлелек ул – мәхәббәт, ярату. Мәхәббәт – җәнлекләрне, кошларны, бар табигатьне ярату, саклау.Табигатьнең матурлыгына хозурлану гына аз, аны саклый, аңлый белергә дә кирәк.

  • Слайд 3

    Экологик белем һәм тәрбия бирүдә әдәби әсәрләрнең әһәмияте зур. Язучыларыбыз, беренчеләдән булып, табигатьне саклау турында чаң сукты. Әйләнә-тирә дөньяны, кеше сәламәтлеген, аның рухын, телен саклау аларны иң борчыган һәм дулкынландырган проблемага әйләнде. Нәфис сүз, сәнгать чаралары ярдәмендә кешедә югалып бара торган иң изге әхлакый-рухи кыйммәтләрне торгызу, Җир-анага игелек, хөрмәт хисләрен уяту, кешелекнең экологик һәлакәт каршында торуында искәртергә кирәк иде.

  • Слайд 4

    Фәнни эшемне “Тукай иҗатында экология темасы” дип атадым.Теманың актуальлелеге:халкыбызның улы, бөек шагыйре Г. Тукайның иҗаты турында күп язылды, күп укылды. Әдәбият белгечләребез һаман да аның биографиясенең, иҗатының ачыкланып бетмәгән кайбер фактларын тикшерәләр, барлыйлар.Эш барышында мин дә үземә шундый максатлар куйдым: 1. Шагыйребезнең тормыш юлы, иҗаты белән танышу;2. Аның турындагы язмаларны эзләү, аларны тирәнтен өйрәнү;3. “Экология” термины белән танышу.4. Бөек шагыйребезнең экология һәм аның проблемаларына багышлап язылган шигырьләренә күзәтү ясау,экология мәсьәләсенең куелышын ачыклау.

  • Слайд 5

    Табигатьне саклау темасына язылган әсәрләр исемлеге бай һәм төрле. Г. Тукай күп кенә шигырьләрендә җәнлекләрне, кошларны, бөҗәкләрне яратырга, аларга мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өнди, үзенең шигъри бизәкләре белән табигатьнең гүзәллеген ача. Табигатьне саклау – милләтебезне, туган телебезне, гореф-гадәтләрне, рухи һәм тарихи байлыкларны саклау белән тыгыз бәйләнгән. Чөнки туган тел, әдәби һәм тарихи мирас газиз җиребездә барлыкка килгән. Шуңа күрә балаларны татар халкының рухи тамырлары, ерак бабаларыбызның яшәү рәвеше, һөнәрләре белән таныштыру, аларда милли горурлык тәрбияләү мөһим. Табигатьнең матурлыгын, серлелеген Тукаебыз үзенең җаны, саф күңеле, йөрәк җылысы салынган шигъри юллары белән укучы җанына, аның күңеленә салучы, ныгытучы, мәңгеләштерүче.

  • Слайд 6

    Таубашынасалынгандырбезнеңавыл, Берчишмәбар, якынбезнеңавылгаул; Аулыбызныңямен, суытәменбеләм, Шуңаркүрәсөямҗаным-тәнембелән. (“Туган авыл” Г.Тукай)

  • Слайд 7
  • Слайд 8

    Саргаядыр көз көнендә һәр агач яфраклары;Юк яшеллекләр хәзер, урман вә сахра сап-сары.Саргая таллар, усаклар, алмагачлар һәм каен;Хәстә төсле, арта сары төс аларда көн саен.Үз төсен үзгәртми саклаучы арада берсе бар:Көз көне һәм кыш буе саргаймый торган чыршы бар. (Г. Тукай “Чыршы”)

  • Слайд 9

    Күрәмсез, дустларым, көз килде тышта; Озак тормас, килер ак тунлы кыш та.Китә башлады бездән инде кошлар; Алар бездән ерак җирләрдә кышлар. (Г. Тукай «Көз»)

  • Слайд 10

    Белмисеңме син: читен мәхбүслек ул,Булса да алтын, һаман да читлек ул. (“Сандугач белән Фатыйма”)

  • Слайд 11

    “Кошларга”

  • Слайд 12
  • Слайд 13

    “Бичара куян”

    - И Куян, куркак Куян, йомшак Куян, Моңланасың нинди хәсрәт, кайгыдан???

  • Слайд 14

    Фани дөнья! Нинди эшләр эшлисең син шак та кат!Шундый шат уйнап йөргән песи инде вафат! «Мияубикә”

  • Слайд 15

    “Шүрәле ” поэмасы

    Нәкъ Казан артындабардырберавыл —«Кырлай» диләр; Җырлагандакөйөчен, «тавыкларыҗырлай», диләр.Гәрчәандатугъмасам да, мин беразторган идем;Җирнеәз-мәзтырмалап, чәчкән идем, урган идем.Улавылның, һичонытмыйм, һәрьягы урман иде,Улболын, яшелүләннәрхәтфәдәнюрганиде.Зурмы, дисәң, зуртүгелдер, буавылбиккечкенә;Халкыныңэчкәнсуыбиккечкенә — инешкенә.Андабиксалкынвәбик эссе түгел, уртаһава;Җилдәвактындаисеп, яңгыр да вактындаява.Урманындакып-кызыл кура җиләктәҗирҗиләк;Күзачыпйомганчы, һичшиксез, җыярсыңберчиләк.Бикхозур! Рәт-рәт тора, гаскәркеби, чыршы, нарат;Төпләрендәятканым бар, хәлҗыеп, күккәкарап.Юкә, каеннартөбендәкузгалаклар, гөмбәләрБерләбергәүсәаллы-гөллегөлләр, гонҗәләр.Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр, яшелдәнчәчкәләр;һәртарафкатәмлеисләрчәчкәлибучәчкәләр.

  • Слайд 16

    “Су анасы”

  • Слайд 17

    Ут, төтен, фабрик-завод берлә һаман кайный Казан;Имгәтеп ташла савын, сау эшчеләр сайлый Казан. (“Казан”)

  • Слайд 18

    Йомгаклау

    Бөек шагыйребез “Экология” фәнен өйрәнмәсә дә, Җир һәм анда яшәүчеләрнең тормышлары өчен борчылган. Ул табигатьнең кешегә яшәү өчен матди мөмкинлекләр дә, иҗат өчен илһам да бирүен дөрес аңлаган. Экологиянең чикләре бик киң. Тукай бу мәсьәләгә дә төрле яктан якын килә. Әйтелгән фикерләр шагыйрьнең бик күп әсәрләрендә чагылыш тапканын күрдек. Гомумиләштереп әйткәндә, Г. Тукай иҗатында туган як образы зур урын алып тора. Туган ягына булган мәхәббәтен иҗат җимешләре аша укучыларына җиткерә шагыйрь. Һәм шушы әсәрләре белән ул кешеләргә: “Табигатьне саклагыз!” – дип әйтә кебек. Бүгенге көндә кешеләр табигатьне сакламыйлар. Елгалар пычратыла, хайваннар үлә, күп кенә үләннәр, чәчәкләр, агачлар юкка чыга. Габдулла Тукай табигатьнесакларгатырышкан. Безнедә шуңачакыра!

  • Слайд 19

    Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

  • Слайд 20
Посмотреть все слайды

Сообщить об ошибке