Содержание
-
Иярченле кушма җөмлә темасы буенча 8 нче сыйныф өчен тест
-
1. Иярченле кушма җөмләне табыгыз:
А. Кичә буран башланган иде, ул һаман дәвам итә, туктарга да уйламый. В. Ул бүген иртә итеп торды, юынды, ашады да мәктәпкә ашыкты. С. Кояш чыкмагач, аның кәефе алама булды.
-
2. Җөмләләр арасыннан иярчен ия җөмләне күрсәтегез:
А. Кар күп яуса, уңыш мул булыр. В. Кем эшләми, шул ашамый. С. Кемнең укыйсы килми, шуның билгеләре алама була.
-
3. Җөмләләр арасыннан иярчен хәбәр җөмләне күрсәтегез:
А. Шундый кешеләр бар: үзләре сөйкемле, үзләре ярдәмчел. В. Дөнья шундый: бер генә нәрсә дә тырышлыксыз бирелми. С. Кайдан килдең, шунда кит.
-
4. Җөмләләр арасыннан иярчен аергыч җөмләне күрсәтегез:
А. Кем батырлык эшли, аның исеме кешеләрнең хәтерендә мәңгелеккә кала. В. Өйгә эшне эшләмәсәң, укытучылар әрли. С. Эт өрсә дә, бер кеше дә йортта күренмәде.
-
5. Җөмләләр арасыннан иярчен тәмамлык җөмләне күрсәтегез:
А. Кем аламалык эшли, шул үз исемен пычрата. В. Кемнең холкы әйбәт, шуны башкалар ярата һәм хөрмәт итә . С. Үрдәкләр курыкмасын өчен, малай этне урамга чыгарып җибәрде.
-
6. Җөмләләр арасыннан иярчен рәвеш җөмләне күрсәтегез:
А. Кем җиңә, шуңа алтын медаль бирәләр. В. Ничек эшне башкарасың, нәтиҗәсе шулай була. С. Әни пешергән икмәк гел дә тәмле була.
-
7. Җөмләләр арасыннан иярчен күләм җөмләне күрсәтегез:
А. Балалар стадионда аяклары талганчы йөгерде. В. Ни чәчсәң, шуны урырсың. С. Яңгыр явып үткәч, җир яшәреп калган кебек булды.
-
8. Җөмләләр арасыннан иярчен урын җөмләне күрсәтегез:
А. Кыш көне җәнлекләр ачтан үлмәсен өчен, аларга урманчылар печән сала. В. Кайда агачлар күп, шунда һава саф. С. Әниләре кайткач, балалар өйгә эш эшли башлады.
-
9. Җөмләләр арасыннан иярчен вакыт җөмләне күрсәтегез:
А. Спорт белән шөгыльләнсәң, сәламәтлегең яхшыра. В. Иртән торгач, зарядка ясарга кирәк. С. Көн салкын булса, аяк тиз туңа.
-
10. Җөмләләр арасыннан иярчен сәбәп җөмләне күрсәтегез:
А. Киеме юешләнгәнгә, ул өенә кереп китте. В. Әтисе әрләмәсен өчен, Илгиз иртәрәк кайтып китте. С. Балалар урамда караңгы тәшкәнче уйнады.
-
11. Җөмләләр арасыннан иярчен максат җөмләне күрсәтегез:
А. Идән тиз кипсен дип, Гөлназ аны бик юешләмичә генә юды. В. Башы нык итеп авыртканга, әби бераз ятып торды. С. Кайда елга бар, шунда җәй көне су кереп була.
-
12. Җөмләләр арасыннан иярчен шарт җөмләне күрсәтегез:
А. Берәрсенең кармагына балык эләксә, без балык шулпасы пешерер идек. В. Шунысы үкенечле: ял көннәре бик тиз үтеп китә. С. Кайсы бала олыларны хөрмәт итә, шул әти-әнисеннән яхшы тәрбия алган.
-
13. Җөмләләр арасыннан иярчен кире җөмләне күрсәтегез:
А. Хыялы тормышка ашмаса да, ул өметен өзмәде. В. Эш беткәч, ял итәргә дә ярый. С. Кәҗәләре югалгач, бабай белән әби бик кайгырды.
-
15. Бу җөмлә аналитикмы яки синтетикмы?Хуҗалары сыер мөгрәгән тавышка чыкты.
А. Аналитик В. Синтетик
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.