Презентация на тему "Шарт һәм кире хәлләр" 7 класс

Презентация: Шарт һәм кире хәлләр
Включить эффекты
1 из 34
Ваша оценка презентации
Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
0.0
0 оценок

Комментарии

Нет комментариев для данной презентации

Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.


Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

Интересует тема "Шарт һәм кире хәлләр"? Лучшая powerpoint презентация на эту тему представлена здесь! Данная презентация состоит из 34 слайдов. Также представлены другие презентации по литературе для 7 класса. Скачивайте бесплатно.

  • Формат
    pptx (powerpoint)
  • Количество слайдов
    34
  • Аудитория
    7 класс
  • Слова
    литература
  • Конспект
    Отсутствует

Содержание

  • Презентация: Шарт һәм кире хәлләр
    Слайд 1

    Шарт һәм кире хәлләр7нче сыйныфта татар теле дәресе. Үткәрде: югары квалификацияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илcөяр Дәүләт кызы Шәрәпова.

    Татарстан Республикасы Лаешмуниципаль районы МБГБУ «Атабай уртагомумибелембирү мәктәбе”

  • Слайд 2

    Дәреснең максатлары:

    -укучыларга шарт һәм кире хәлләр, аларның җөмләдәге урыны турында төшенчә бирү, аларны танырга һәм дөрес кулланырга, синтаксик яктан тикшерергә өйрәтү; -укучыларның логик фикерләү сәләтен, иҗади активлыкларын , мөстәкыйльлекләрен үстерү, төркемнәрдә эшләп, үзара дустанә мөнәсәбәт булдыру, эшлекле рәвештә аралашырга өйрәтү; -хезмәткә хөрмәт, эш сөючәнлек, кыюлык тәрбияләү.

  • Слайд 3
  • Слайд 4

    Эшнең билгесен аңлатам, Кыскалыкны яратам, Вакытны кадерләргә, Күләм-чаманы исәпләргә, Урыныңны онытмаска, Максатны югалтмаска Барчагызны өйрәтәм. Хезмәтне сез сөегез, Кайсы җөмлә кисәге булуымны белегез.

  • Слайд 5

    Хезмәт төбе- хөрмәт.

  • Слайд 6

    И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә - эш, Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш. Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел, Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел. Габдулла Тукай

  • Слайд 7

    Эй ар гайд структурасы

  • Слайд 8

    Түбәндәге җөмләләрдән хәлләрне табарга, аларның төрен билгеләргә:

    Элек хезмәт, аннан хөрмәт. Дөньяда мөмкин булмаган эш юк. Кайда яхшы эш, шунда яхшы исем. Башланган эш юлда калмый. Иртәгәге эшеңне бүген эшлә.

  • Слайд 9

    Янәшә утыручылар хәл турында белгәннәрне бер-беребезгә сөйлибез.

  • Слайд 10

    Тактадагы җөмләләрдән хәлләрне табарга һәм аларның төрен, кайсы сүзне ачыклавын, кайсы сүз төркеме белән белдерелүен, нинди чаралар ярдәмендә бәйләнешен билгеләргә.

    Күп эшләсәң эш көне, тук булырсың кыш көне. Хезмәт итәсең икән, хөрмәт күрерсең. Сүз бирдеңме – үтә, уйладыңмы - эшлә. Ялкау акрын барса да, ярлылыкның артыннан тиз җитәр. Уңган кеше, эше күп булуга карамастан, һәр нәрсәгә җитешә. Ничек кенә тырышма, ялгыз ерак китеп булмый.

  • Слайд 11

    Репродуктив сорау. Димәк, укучылар, безнең бүгенге дәреснең төп максаты нинди була? Без хәлнең кайсы төрләрен өйрәнәчәкбез?

  • Слайд 12

    Унберенче март. Шарт һәм кире хәлләр.

  • Слайд 13

    Нәтиҗәләр ясыйк.

    Нәрсә ул шарт хәле? Нәрсәне белдерә? Кайсы сүз төркемен ачыклый? Ничек белдерелә?

  • Слайд 14

    Эш-хәлнең шартын белдереп, фигыльгә буйсынып килгән иярчен кисәк шарт хәле дип атала.

    Түбәндәге чаралар ярдәмендә ияреп килә: -шарт фигыль формасы -са, -сә аша; -икән бәйлек сүзе аша; -сорауны белдергән –мы, -ме кисәкчәсе аша.

  • Слайд 15

    Нәрсә ул кире хәл? Нәрсәне белдерә? Кайсы сүз төркемен ачыклый?Ничек белдерелә?

  • Слайд 16

    Көтелгән эш-хәлнең киресе буласын белдереп, фигыльгә буйсынып килгән иярчен кисәк кире хәл дип атала.

    Түбәндәге чаралар ярдәмендә ияреп килә: -шарт фигыль, хәл фигыль һәм да, дә, та, тә кисәкчәләре белән; -карамастан, карамыйча бәйлек сүзләре белән; -боерык фигыльформасы белән.

  • Слайд 17

    Дәреслек белән эш.

    Беренче төркем 111 нче күнегүдәге Г.Тукай шигыренең беренче куплетыннан, ә икенче төркем икенче куплетыннан бүген өйрәнгән хәлләрне таба. Төркем җитәкчесе җавап бирә.

  • Слайд 18

    “Хезмәт” темасы буенча горизонталь, диагональ һәм вертикаль линия буенча, өчәр сүзне файдаланып, шарт яки кире хәлләрне кертеп, өчәр җөмлә төзергә. Янәшә утыручылар төзелгән җөмләләр белән уртаклаша.

  • Слайд 19

    Төркемнәрдә мөстәкыйльэш.Кайсы төркем тизрәк? Җөмләләргә синтаксик анализ ясарга.

    I төркем: II төркем: Бушлай эшләсәң дә, тик торма. Эшләмәсәң эш көне, ни ашарсың кыш көне

  • Слайд 20

    ФРЕЙЕР моделе буенча эшләү.

        Шартхәле Шарт хәленә хас сыйфатлар Шарт хәленә хас булмаган сыйфатлар Мисаллар Кире мисаллар

  • Слайд 21

    Конструктив сорау. Шарт хәленеңбез өйрәнгән башка хәл төркемчәләреннән аермасы нидә? Генератив сорау: әгәр безнең телебездә хәл җөмлә кисәге булмаса, аралашу мөмкин булыр идеме?

  • Слайд 22

    Башка төркемчәләр күбрәк рәвеш белән белдерелә, ә шарт хәле гел шарт фигыль яисә башка фигыль формалары ярдәмендә ясала.

  • Слайд 23

    “Хәл төркемчәләре” каруселе

    Бирелгән хәлләрне тиешле “өй”ләренә урнаштырырга: тиз, әкрен, уттай, уртача, дусларча, башта, акчалата, ерак, якын, түбән, байтак, тикмәгә, югарыда, бервакыт, минемчә, иртән, кичен, бушка, юри, берәмләп, төнлә, беркадәр, аста, тышта, эчтә, аз, күп, җәен, кышын, сирәк, юктан гына, аз-маз, сәбәпсезгә, сизенгәндәй, өлкәннәрчә, кат-кат, биниһая, бихисап.

  • Слайд 24

    Сүзлек эше

    Биниһая -чиксез, очсыз, кырыйсыз, бик күп. Бихисап- бик күп, чиксез, санап бетергесез.

  • Слайд 25
  • Слайд 26
  • Слайд 27

    Текстның темасы Андакүтәрелгән проблемалар Авторның әйтергә теләгән фикере Үз фикеребез Үз фикереүне раслау Сочинение-фикерләмә язу этаплары Нәтиҗә

  • Слайд 28

    Хезмәт кешене кеше иткән. Хезмәт булмаса, кеше, белмим, нинди дәрәҗәдә, кем булыр иде икән. Хезмәтнең олысы-кечесе юк. Кеше хезмәтен җиңеләйтү өчен, төрле эш кораллары уйлап тапсалар да, җирдәге күп эшләр кул хезмәтенә кайтып кала. Игенче һөнәре нәкъ менә шундыйлардан. Игенче, үз коймагын пешереп табынга куйганчы, күпме хезмәт куя: сөрә, тырмалый, чәчә. Яңгырлар яумый торса да, көннәрне суытып җибәрсә дә кайгыра. Икмәге өлгерсә, җилләр екмасын дип тә, бөртекләр коелмасын дип тә пошына. Иген җыелып, табынга коймак булып килгәч кенә, игенче борчылудан туктый. Һәрбер бөртеге гаять зур авырлыклар белән табылганга, бөек ул икмәк!

  • Слайд 29

    Хезмәт темасы Игенчехезмәтен бәяләп бетерепбуламы? Һәр хезмәт, шул исәптән игенче хезмәте дә бөек. Кешенең хезмәтен олылыйбелергә кирәк. Хезмәт булмаса, кешедә булмасиде Сочинение-фикерләмә язу этаплары Чынкешебулырөчен, хезмәт сөяргә кирәк.

  • Слайд 30

    Хезмәт кешене кеше иткән. Хезмәт булмаса, кеше, белмим, нинди дәрәҗәдә, кем булыр иде икән. Хезмәтнең олысы-кечесе юк. Кеше хезмәтен җиңеләйтү өчен, төрле эш кораллары уйлап тапсалар да, җирдәге күп эшләр кул хезмәтенә кайтып кала. Игенче һөнәре нәкъ менә шундыйлардан. Игенче, үз коймагын пешереп табынга куйганчы, күпме хезмәт куя: сөрә, тырмалый, чәчә. Яңгырлар яумый торса да, көннәрне суытып җибәрсә дә кайгыра. Икмәге өлгерсә, җилләр екмасын дип тә, бөртекләр коелмасын дип тә пошына. Иген җыелып, табынга коймак булып килгәч кенә, игенче борчылудан туктый. Һәрбер бөртеге гаять зур авырлыклар белән табылганга, бөек ул икмәк!

  • Слайд 31

    Эй ар гайд структурасы

  • Слайд 32

    Үзбәя:

    Дәрес буе бернинди ялгышсыз җавап биргән яисә, 1 зур булмаган ялгыш җибәреп, шарт һәм кире хәлләрне бик яхшы беләм һәм үз сөйләмемдә куллана алам дигән укучыга - “5” 2-3 ялгыш җибәреп, шарт һәм кире хәлләрне яхшы беләм һәм үз сөйләмемдә куллана алам дигән укучыга - “4” 4-5 ялгыш ясап,шарт һәм кире хәлләрне бераз беләм һәм үз сөйләмемдә бераз куллана алам дигән укучыга - “3”

  • Слайд 33

    бикяхшы!!!

  • Слайд 34

    Өй эше:Төрле хәлләр кулланып, сочинение-фикерләмә язарга: “Хезмәт төбе-хөрмәт”.

    Сау булыгыз!

Посмотреть все слайды

Сообщить об ошибке