Содержание
-
“Тезмә кушма җөмлә” темасы буенча 8 нче сыйныф өчен тест
-
1. Алсу яшеннән бик курыкты һәм өй эченә кереп китте.
Бу гади җөмлә. Бу кушма җөмлә. Бу сүзтезмә.
-
2.Җөмләләр арасыннан тезмә кушма җөмләне табыгыз:
Тиз йөгереп килгәнгә, аның хәле беткән иде. Чынаяк өстәлдән төшеп китте дә ватылды. Урманда хәзер гөмбәләр бардыр, ахры. Бераздан салкын җил исте дә яңгыр яварга тотынды.
-
3. Бирелгән җөмләләр арасыннан теркәгечле тезмә кушма җөмләне табыгыз:
Такта янына чыккач, ул аптырап калды. Мин шәһәргә бардым, ләкин сине күрмәдем. Бүген көн матур, ләкин салкын җил исә. Сания алдан китте, Гөлшат аның артыннан йөгерде.
-
4. Бирелгән җөмләләр арасыннан теркәгечсез тезмә кушма җөмләне табыгыз:
Такта янына чыккач, ул аптырап калды. Мин шәһәргә бардым, ләкин сине күрмәдем. Бүген көн матур, ләкин салкын җил исә. Сания алдан китте, Гөлшат аның артыннан йөгерде.
-
5. Бирелгән җөмләнең грамматик нигезен билгеләгез:Самат кулына матур туп тоткан, аның янында бер бәләкәй генә көчек йөри.
Туп тоткан; Самат йөгереп йөри Туп тоткан; көчек йөри Самат тоткан, йөри Самат тоткан; көчек йөри
-
6. Кайсы җөмләдә тыныш билгесе дөрес куелмаган:
Көз җитте һәм яфраклар коела башлады. Мин аны чакырдым – ул килмәде. Җәйләр үтте, салкын көзләр җитте. Бераздан Илгиз арыды һәм Динар эшкә кереште.
-
7. Кайсы җөмләдә тыныш билгесе дөрес куелган:
Кыз өенә кайтып керде дә, әбисенә елмайды. Әсәр укылды, инша язылды. Агачта чыпчык утыра ә бер бала аңа карап тора. Бакчада алмагач бар ул инде картайган алма бирми.
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.