Содержание
-
Лексикология һәмсөйләм культурасы бүлеген кабатлау.
-
Сүз әйтергә тәвәкәллек кирәк,Сүз йөрәккә ялкын үткәрә;Сүз киптерә, төп башына терәп,Сүз меңнәрне яуга күтәрә.Сүз зиһенне кайрый кайрак кебек,Сүз сафларны ипли корычтай;Сүз көрәшкә чыга байрак кебек,Сүз дошманны кисә кылычтай.( Г. Афзал)
-
“Сөйләгәндә төкрек чәчмәгез. Бәлки яулык илә авызыгызны каплагыз һәм башыгызны чит тарафка чөегез.” “Бөекләр сөйләшкәндә, сүзгә катнаш-магыз. Бер сүзне күп мәртәбә кабатла-магыз.”“ Кем генә булсагыз да, адәм балалары белән әдәпле мөгамәлә кылыгыз.” “ Йомшак вә мөлаем сүзле, ихласлы булыгыз.” Р. Фәхреддин
-
Нәрсә ул лексика?
-
Лексика (грекча – сүз) – сүзләр җыелмасы. Лексика дип теге яки бу телнең сүзлек составын, җирле сөйләшләрдәге сүзләр җыелмасынтеге яки бу кешенең сүзләр җыел-масын, әдәби әсәрнең сүзлек соста-вын атыйлар.
-
“Лексикология” бүлеге нәрсә өйрәнә?
-
Лексикология – телнең лексика-сын өйрәнә торган фән атамасы.
-
Лексикография дип нәрсә атала ?
-
Телдәге сүзләрне җыю, теркәү, сүзлекләр төзү, сүзлекләрнең төрләрен өйрәнүне лексикогра-фия башкара.
-
Түбәндәге сүзләр белән туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзтезмәләр төзеп языгыз.
Кайнар, тәмле, туры, алтын, җылы.
-
Дөреслеген тикшер!
кайнар аш тәмле алма туры сызык алтын йөзек җылы көн кайнар яшь тәмле телле туры сүзле алтын куллы җылы караш
-
“ Кем күбрәк ? “
“ Умырзая “ сүзеннән кайсы төркем мөмкин кадәр күбрәк сүзләр төзи.
-
Түбәндәге мәкальләрдән антонимнарны тап.
Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше тат-лы. Өең кысан булса да күңелең иркен булсын. Яхшы тел –яз кебек, яман тел көз кебек. Туры әйткән котылган, ялганлаган тотыл-ган. Сөйдергән дә - тел, биздергән дә - тел. Күп сүзнең азы яхшы.
-
Бирелгән сүзләрнең синонимнарын уйлап яз.
Зифа, өлкән, эссе, дус, саф.
-
Дөреслеген тикшер !
Зифа, чибәр, сылу, кәркәм, нәфис,матур. Өлкән, эре, дәү, олы, зур. Эссе, кайнар, кызу. Дус, иптәш, ахирәт, сердәш. Саф, пакь, керсез, чиста.
-
Омоним сүзләр белән җөмләләр төзегез.
Ат – ат, җәй – җәй, көзге – көзге, йөз – йөз.
-
Фразеологизмнарны күрсәтегез.
1.телен йоту 2. ризыгын йоту 3. су йоту 4. чәйнәп йоту 1. аш пешмәү 2. борчак пешмәү 3. бәрәңге пешмәү 4. ботка пешмәү
-
Йомгаклау.
Дәрестә нинди уку мәсьәләсен чиштек ? Дәрескә гомуми бәя кую. Өй эше. 258 нче күнегү. Антонимнар кергән табышмаклар язып кил.
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.