Содержание
-
“Габдулла Тукай иҗатында сатирик-юмористик тел-стиль чаралары”
-
План
Кереш. Г.Тукайның тел концепциясе һәм әдәби телнең халыкчанлыгы өчен көрәше. Г.Тукайның тел осталыгы. Тукайда сатирик тел чаралары. а) сүз уйнату; б) икеләтә мәгънә; в) оксюморон; г) пародия; д) ирония; е) сатирик характеристикалар; ж) алынма сүзләрнең сатирик максатларда кулланылуы; з) метафоралар; и) сатирик чагыштырулар. III. Йомгаклау. Г.Тукайның шигъри осталыгы.
-
Габдулла Тукайның тел концепциясе һәм әдәби телнең халыкчанлыгы өчен көрәше.
Г.Тукай татар телен үстерүгә һәм баетуга гаять зур өлеш кертте. Бурычлар: 1.Г.Тукай иҗатын өйрәнү. 2. Тел осталыгын тикшерү.
-
Габдулла Тукайның тел осталыгы.
Ул хәзерге әдәби телнең нигезен салды. Телнең киң мөмкинлекләреннән файдалана. Г.Тукай татар теленең сүзлек хәзинәсе белән оста эш итә. Шигырьләрендә диалекталь һәм гади сөйләм сүзләре дә шактый урын ала. Борынгы тел үзенчәлекләрен дә еш очратабыз . Архаик һәм диалекталь гади сөйләм үзенчәлекләре шагыйрь тарафыннан сатирик һәм ироник максатларда да файдаланыла.
-
Тукайда сатирик тел чаралары.
Иҗтимагый тормыш кимчелекләрен фаш итү, буржуаз сыйныф вәкилләреннән көлү өчен еш кына сатирик тел чараларына мөрәҗәгать итә. Сатира тудыруда күчерелмә мәгънәдәге сүзләрдән аеруча киң файдалана.
-
Сүз уйнату
XX йөз башы сатирик публицистикасын-да шактый киң таралган алым булып санала. Тукай сатирасы сүз уйнату алымына бик бай. Бу алым белән ул җөмләдәге аерым сүзләрне үзгәртеп, бөтенләй башка мәгънәдәге сүзләр ясый.
-
Пародия
Татар әдәбиятында пародиянең иң ачык мисалын Г.Тукайның “Яңа Кисекбаш...” поэмасында күрергә мөмкин. Ул дини эчтәлекле “Кисекбаш” китабының сюжетын, стилен саклап, эчтәлеге аңа бөтенләй капма-каршы булган әсәр яза. Халык мәкальләренә нигезләнеп ясалган пародияләрне дә очратырга була.
-
Ирония
Ирония юмористик һәм сатирик әсәрләрдә аеруча киң кулланыла. Аның бер һәм берничә сүз белән бирелеп, куш җәяләр эченә алынган формалары еш очрый.
-
Сатирик характеристикалар
XX йөз башындагы татар публицисти-касы өчен политик характердагы көчле сатирик сурәтләүләр хас. Киңәйтелгән сатирик сурәтләүләрдә капиталистик җәмгыятьнең бозыклыгы, әшәкелеге, андагы тәртипләр, уку-укыту эшләре, хезмәт ияләрен рәхимсез эксплуата-цияләү – барысы да тәнкыйть ителә.
-
Алынма сүзләрнең сатирик максатларда кулланылуы
Тормыш көнкүрешләрен һәм аерым шәхесләрнең характерын яки эшен сурәтләгәндә, Г.Тукай төрле лексик катлау сүзләреннән файдалана. Күп очракларда дини сүзләр белән рус теле сүзләре бергә килеп сатирик эффект барлыкка китерәләр.
-
Метафора
Милләт арысланнары сүз тезмәсе аша, без хезмәт иясе массасының азатлыгы өчен көрәшүче, белемгә өндәүче, капиталистик җәмгыятьнең кимчелекләрен фаш итүче халыкның актив көрәшчеләрен күз алдына китерәбез.
-
Сатирик чагыштырулар
Тукай иҗатында сатирик чагыштырулар-ны да еш күрергә була. Дин башлык-ларын, байларны күз алдына китерү өчен “Качыр белән үрмәкүч” кыйссасын ала. Халык җилкәсендә яшәүче паразит байларны качыр белән чагыштыра.
-
Тукайның иҗат гомере батырлыктан тора
Язучының батырлыгы – ул хакыйкатьне курыкмый әйтү. Тукайның дошманнары күп булуның хикмәте дә шунда бит. Шигъри сөйләмнең образлылыгын көчәйтә торган стилистик алымнардан берсе булган кинаяләп әйтүнең төрлечә үрнәкләре дә шагыйрь иҗатында аз түгел.
-
Кулланылган әдәбият
Әдәбият белеме сүзлеге Г.Тукай.Шигырьләр, поэмалар Г.Тукай. Мәкаләләр, хикәяләр, мәсәлләр Ә.Исхак. Тукайның шигъри осталыгы Хаков В.Х. Татар әдәби теле тарихы Хаков В.Х. Татар әдәби теле тарихы буенча очерклар. Хаков В.Х. Татар стилистикасына кереш
-
Республикада җиңүчеләр
-
Уңышларым
-
Хезмәтенә күрә - хөрмәте
-
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.