Презентация на тему "Туфан Миңнуллин әсәрләрендә шәхес язмышы һәм җәмгыять"

Презентация: Туфан Миңнуллин әсәрләрендә шәхес язмышы һәм җәмгыять
Включить эффекты
1 из 14
Ваша оценка презентации
Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
0.0
0 оценок

Комментарии

Нет комментариев для данной презентации

Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.


Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

Интересует тема "Туфан Миңнуллин әсәрләрендә шәхес язмышы һәм җәмгыять"? Лучшая powerpoint презентация на эту тему представлена здесь! Данная презентация состоит из 14 слайдов. Также представлены другие презентации по литературе. Скачивайте бесплатно.

  • Формат
    pptx (powerpoint)
  • Количество слайдов
    14
  • Слова
    литература
  • Конспект
    Отсутствует

Содержание

  • Презентация: Туфан Миңнуллин әсәрләрендә шәхес язмышы һәм җәмгыять
    Слайд 1

    Татарстан Республикасы Алабугамуниципаль районы «Россия Федерациясе Герое А.Н.Епанешников исемендәге 3нче урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

  • Слайд 2

    Тема:Күренекле татар драматургы, прозаик Туфан Миңнуллин әсәрләрендә шәхес язмышы һәм җәмгыять.

  • Слайд 3

    Максат: Туфан Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты белән танышу, аның турындагы язмаларны эзләү, татар әдәбияты тарихындагы эшчәнлеген ачыклау. Бурычлар: 1. Туфан Миңнуллинның тормыш юлын ачыклау. 2. Әдәби иҗатына күзәтү ясау. 3. Кешенеңкешебуларакаяккабасуы, рухи ныгуы, ягънишәхеснеңформалашуы проблемасыначыклауга керткән өлешен бәяләү.

  • Слайд 4

    Уңга, сулга аумыйм, һәнүз алга барам,Юлда манигъ күрсәм, тибәм дә аударам;Каләм кулда була торып, яшь, шагыйрьгә,Мәгълүмдер ки, курку белән өркү харам.Г. Тукай

  • Слайд 5

    Тормыш юлы

    Берсеннән- берсе кызыклы пьесалар иҗат итеп, бүгенге татар сәхнәсен “тотып торган” драматургларның берсе- Туфан Миңнуллин. 1935нче елның 25нче августында Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында Габдулла Миңнуллин гаиләсендә бер малай дөньягакилә. Габдулла агай- әдәбиятка гашыйк кеше, шул еллардагы популяр шагыйрьләрнең берсе булган Хәсән Туфанның псевдонимын малаена исем итеп куя. Туфан, урта мәктәпне тәмамлагач, беркадәр вакыт төрле эшләрдә эшли. Ләкин аны тормыш сукмагы әдәбият-сәнгать дөньясынаборыла. Мәскәүдә М.С. Щепкин театр училищесындаукый, Минзәлә театрында, бераздан Г.Камал театрында артист була, Казан телестудиясендә, “Чаян” журналындаэшли. Аннары бөтенләе белән иҗат эшенә күчә. Туфан Миңнуллин – сатирик повесть, шаянхикәяләр, шигъри парчалар һәм эпиграммалар авторы.

  • Слайд 6

    Шулар арасында:

    “Нигез ташлары” Әлдермештән Әлмәндәр “Диләфрүзгә дүрт кияү”

  • Слайд 7

    Ләкин аның таланты тулы булып ачылган өлкә – драматургия.

    Кешенең кеше буларак аякка басуы, рухи ныгуы, ягънишәхеснең формалашуы прблемасы Т. Миңнуллин иҗатында киң урын ала. Бу темага “Миләүшәнең туган көне”, “Күрше кызы”, “Уйланыр чак”, “Дуслар җыелган җирдә”, “Китәр юлың еракмы?” кебек пьесаларыкарый. Шәхесһәманыңязмышыныңформалашуыавторның беренче әсәреннән алып соңгы иҗатына кадәр игътибарүзәгендә тора.

  • Слайд 8

    Буяктан «Миләүшәнеңтуганкөне» һәм «Дусларҗыелганҗирдә» исемледрамалараеручахарактерлы. Персонажларның нигездә уртак булуы белән дә , куелган проблемалары ягыннан да алар бер-берсенең табигый дәвамы.

  • Слайд 9

    Бу әсәрләрдә үзәккә кешенең тормышта үз урынын ничек сайлавы, җәмгыять өчен ничек файдалы булу мәсьәләләре куелган. Алар “Миләүшәнең туган көне” драмасында кичәге студент дуслар, бүген мөстәкыйль тормыштаберенчеадымнарынатлаучы иҗатяшьләреөченбикҗитдиһәмкатлаулытөс ала. ЯшәүнеңолыидеалынатугрылыксаклауюлындаяшьшагыйрьРәфис,яшь композитор Фәһим, яшьрәссамНурисламэлеккедусларырәссамШәһитбеләнбәрелешкәкерәләр, яшьҗырчы Миләүшәне аның йогынтысыннан тартып алалар.

  • Слайд 10

    “Дуслар җыелган җирдә” драмасында , инде тормыш юлларының уртасына җитеп килгәндә, шул ук геройлар югарыда әйтелгән мөһим мәсьәләләрнең әле дә хәл ителеп бетмәгәнен, үзләре өчен һаман да актуаль икәнен күреп беркадәр аптырашта калалар. Алай гына да түгел, үз тормышыңны мәгънәле итеп, халыкка файдалы итеп кору җиңел эш түгел икәнен аңлыйлар.

  • Слайд 11

    Дуслык кебек изге хисне Рәфис һәм Фәһим, Нурислам һәм Гайнуллалар бер-берсенә кунакка йөреп, үзара макташу дип кенә исәпли башлаганнар. Трилогиянең совет чорында язылган ике кисәгендә драматург җәмгыть һәм кеше мөнәсәбәтен шул чор идеологиясе күзлегеннән торып, ягъни кешенең җәмгыятькә ни дәрәҗәдәфайдалыбулуы, җәмгыятьһәм коллектив һичшиксезҗаваплылыгыноктасыннанторыпхәлитә.

  • Слайд 12

    Нәтиҗә:Драматург Туфан ага Миңнуллин тормышыбызның бик күп өлкәләрен бөтен тулылыгы белән күз алдына китереп бастыра. Шуңа күрә аның геройлары күңелдә тирән уелып кала. Т. Миңнуллинның барлык әсәрләре өчен уртак сыйфат – кешеләргә карата олы хөрмәт һәм мәхәббәт. Гомумән алганда, аның әсәрләре тормышның нәкъ үзе кебек якты һәм күтәренке нокта. Нәкъ менә чынбарлыктагыча, аларда җитдилек һәм күңеллелек, җиңел рух һәм мәгънә тирәнлеге аралашып, үзара тыгыз үрелеп килә. Бу яктан аның әсәрләрен башка драматурглар пьесалары белән буташтырып булмый. Туфан Миңнуллин − татар әдәбиятында әйдәп баручыдраматург. Ул үзенең тамашачысын тапты, «Туфан театры» дигән гыйбарә барлыкка килде. Туфан Миңнуллин, башка бөтен драматурглардан үзгә буларак, татар халкының күңелен тирәнтен өйрәнергә омтылды. Әдипнең иҗат мирасы татар халкын рухи-әхлакый яктан тәрбияли.

  • Слайд 13

    Презентацияне төзүче:Зиятдинова Әлфия Илдар кызыАлабуга шәһәре, 3 нче урта мәктәбенеӊ 9 «К» сыйныфы укучысы2014 ел.

  • Слайд 14

    ИГЪТИБАРЫГЫЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ!

Посмотреть все слайды

Сообщить об ошибке