Презентация на тему "Проект "Туган ягым - гүзәлем. ""

Презентация: Проект "Туган ягым - гүзәлем. "
Включить эффекты
1 из 18
Ваша оценка презентации
Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
0.0
0 оценок

Комментарии

Нет комментариев для данной презентации

Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.


Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

Посмотреть презентацию на тему "Проект "Туган ягым - гүзәлем. "" в режиме онлайн с анимацией. Содержит 18 слайдов. Самый большой каталог качественных презентаций по русскому языку в рунете. Если не понравится материал, просто поставьте плохую оценку.

  • Формат
    pptx (powerpoint)
  • Количество слайдов
    18
  • Слова
    русский язык
  • Конспект
    Отсутствует

Содержание

  • Презентация: Проект "Туган ягым - гүзәлем. "
    Слайд 1

    “Чык тамчысы” исемендәге мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү оешмасы Татар логопед төркеме тәрбиячесе: Гильмутдинова Г.Х. Туган ягым – гүзәлем

  • Слайд 2

    Проектның төре: информацион-практикюнәлешле Проектның дәвамлылыгы: 3 ай

  • Слайд 3

    Проектның әһәмиятлелеге Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе киң мәгънәне аңлата, ягъни ул бала күңелендә Туган илнең табигатенә, туган йортына, туган авылына яки шәһәренә, халкының тарихына, аның мәдәниятенә мәхәббәт уятудан гыйбарәт. Туган ил, туган җир. Бу сүзләр мәгънәсенә шулай ук әти, әни, әби, бабай - безнең якын кешеләребез, гомумән, барлык тереклек дөньясы керә. Милләтебезгә карата олы ихтирам хисләре тәрбияләгәндә, татар халкының милли мирасыннан файдалануга җитди игътибарителергә тиеш, шундагынамәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телне яхшы үзләштерүләренә, аны ана теле итеп кабул итүләренә ирешергә мөмкин. Туган тел – туган җир, Туган ил төшенчәләренең төп мәгънәсен бала аңына җиткерүче иң мөһим чара. Балаларга патриотик тәрбия бирү туган телдән башка мәмкин түгел. Баланың аңы үсү, белеме арту, чынбарлыкны танып-белүе һәм чын кеше булып тәрбияләнүе аның туган телен –ана телен белүенә бәйле.

  • Слайд 4

    Проектның максаты: Балаларда патриотизм хисләре; үзен туган шәһәре (авылы), республикасы, иленең гражданины итеп тану;шәһәр, республика, ил символикасына (флаг, герб, гимнга) хөрмәт һәм горурлану хисе тәрбияләү.

  • Слайд 5

    Проекның бурычлары: Туган җир, туган җирнең табигате, туган тел, татар халкы, татар халык авыз иҗаты, гореф-гадәтләре белән таныштыруны дәвам итү. Районыбызның күренекле шәхесләре турында мәгълүмат бирү, аларның иҗади эшчәнлеге аша балаларда күпкырлы үзүсешкә ия булырга омтылыш уяту. Балаларда фольклор, шигырьләр, уеннарашасәнгатьле, дөрессөйләмкүнекмәләренбулдыру, бәйләнешлесөйләмтелен, игътибарлылык, фикерләү, хәтер сәләтен үстеру, эстетик зәвыклыгын баету. Әти-әтиләргә, өлкәннәргә ихтирамлы булу, гаилә тарихына, туганнарга хәрмәт хисләре тәрбияләү. Өлкән һәм кече буыннар бәйләнешен ныгыту.

  • Слайд 6

    “Минем бердәм гаиләм” айлыгына перспектив-тематик план

  • Слайд 7

    Рәсем “Минем гаиләм”

  • Слайд 8
  • Слайд 9

    “Алабугам – ак калам” айлыгына перспектив-тематик план

  • Слайд 10

    “Республикам Татарстан” айлыгына перспектив-тематик план

  • Слайд 11

    Татар халык бизәкләре һәм ашлары

  • Слайд 12

    Татар халык киемнәре һәм уеннары

  • Слайд 13

    Максат: Татар халык ашлары турында белемнәрен киңәйтү, халык авыз иҗаты аша балаларның сөйләм осталыкларын үстерү,татар халык ашларын белдергән сүзләр хисабына сүзлек байлыгын арттыру, дөрес итеп җөмләләр төзергә өйрәтүне дәвам итү, татар теленә хас авазларның әйтелешен ныгыту, пөхтә эшләү күнекмәсен үзләштерү, балаларда халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, хезмәт сөючәнлек, кунакчыллык, әдәплелек сыйфатларын тәрбияләү. Җиһазлау: татар милли ризыклары рәсемнәре, уен өчен маскалар, балалар өчен ал япкычлар һәм яулыклар, камыр, такталар, чәй табыны, магнитофон язмалары. Әдәбият: Исәнбәт Н. “Балалар фольклоры”, Казан, 1984. Шөгыльнең барышы: Тәрбияче(Т): - Хәерле иртә, балалар! Карагыз әле, безгә бүген кунаклар килгән. Әйдәгез, бергәләп табигатькә, апаларга хәерле көн телик: Хәерле иртә,апалар, Хәерле иртә, агачлар, Хәерле иртә, кошлар, Хәерле иртә, дуслар! -Әйткәнемчә, бүген бездә кунаклар бар. Ә кунакчыллык, ачык йөзле булу – безнең татар халкының күркәм сыйфатларының берсе. Кунак өйгә килеп керүгә, хуҗалар аңа хөрмәт күрсәтә башлыйлар. Урынның түрен бирү, ризыкның иң тәмлеләре белән генә сыйлау – беренче чиратта. Сезнең дә әниләрегез кунак килсә, тәмле ризыклар пешерә торгандыр, сездә аларга булышасыздыр. 1бала: Әнием пешермәгән Ризык юктыр дөньяда. Кызыгып карап торгач, Өйрәтә ул миңа да. Йомгаклау шөгыле: “Үзең эшләгәч, тәмле ул – кирәк эшләп ашарга”

  • Слайд 14

    2бала: Ниләр генә белми ул, Йөзем белән икмәкләр, Гөбәдия, кабартма, Коймаклар, тәбикмәкләр. 3бала: Өчпочмаклар, бәлешләр, Исемсезләре шактый. Кыстыбый, пәрәмәчне Хәтта әти дә мактый! Т. – Менә нинди уңган безнең әниләребез! Кемнең әнисе нәрсә пешерә, тыңлап карыйк әле. Бала: Әни бәлеш (коймак...) пешерә. Т. -Әйе, әниләрегез бу ризыкларны бар күңел җылысын биреп, иренмичә әзерли, кунакларны сыйлый. Безнең дә бүген кунакларыбыз бар. Шулай булгач, аларны сыйламыйча булмас. -Әйдәгез, бергәләп тәмле ризык пешерик, ә нәрсә пешерәсен безгә табышмак әйтер. Әз генә камыр алсак, Вак-вак итеп турасак, Майлы табага салсак, Нәрсә булыр? (бавырсак). -Дөрес, балалар, бавырсак пешерербез. Бавырсакны элек-электән безнең әбиләребез муллык, байлык символы итеп пешергәннәр. -Ә хәзер эшкә әзерләник. Иң беренче нәрсә эшлибез? -Чәчләрне җыябыз, алъяпкыч киябез, кулларны юабыз. Балалар киенеп, юынып өстәл янына килә. -Менә без эш башларга әзер. Бавырсак пешерү өчен нәрсәләр кирәк?

  • Слайд 15

    Бала: Ак сарайның эчендә Көмеш су да, алтын су. Юк ишеге, тәрәзәсе, Суларын эчәм дисәң, Була аны җимерәсе (йомырка). Бала: Су түгел, сыек, кар түгел, ак (сөт). -Камыр ашын нәрсәдән башка пешереп булмый (оннан). Әйе, он да кирәк, тагын бераз гына шикәр комы да өстәсәк, камыр әзер була. -Эш өчен тагын ниләр кирәк? (такта, он) -Эшләү өчен бармакларыбызны язып алыйк: Хәзер ясыйбыз коймак, Аннан ясыйк өчпочмак, Монсы булыр бавырсак, Ә чәк-чәк вак-вак, вак-вак. Балалар эше (татар көе яңгырый). Т. –Алдыгыздагы камырдан бармак юанлыгы бау тәгәрәтәбез, вак кисәкләргә бүләбез һәм алардан кечкенә шарлар әвәлибез. Чиста эшлибез, идәнгә он, камыр төшермәскә тырышабыз. Эшләве күңеллерәк булыр, мәкаль әйтешик. Балалар: Эше җайлының ашы да тәмле. Агач җимеше белән, кеше эше белән. Аз сөйлә, күп эшлә. Ашыккан – ашка пешкән. Башлаган эшнең беткәне яхшы. Эш беткәч, уйнарга ярый. -Менә бавырсаклар әзер, пешерәсе генә калды. Аны ничек пешерәләр соң? -Майда кыздыралар.

  • Слайд 16

    -Бик дөрес. Хәзер Алисаның әнисе аларны ашханәгә алып төшеп, пешереп алып менер. -Ә без өстәлне җыештырып, кулларны юып, чәй табыны әзерлик. “Самавыр” уены. -Ә хәзер табынга рәхим итегез, үзебез пешергән бавырсаклар белән тәмләп чәй эчик. Табын кагыйдәләрен искә төшерик: -Табында без һәрчак кунак, Кунак булсаң, тыйнак бул! Кирәкмәс сүзләр сөйләмә, Түкмә, чәчмә, җыйнак бул! Кашык сине ияртмәсен, Син хуҗа бул кашыкка, Табында һәркем сынала, Комсызланма, ашыкма! Ризыгыңны чәйнәп аша, Авыз төеп тутырма, Чапылдатма, күршеләргә Бәреп-сугып утырма! Ашаган йөрәккә ятсын, Яхшырак эшләр башың, Әйдә, табынга рәхим ит, Бик тәмле булсын ашың! (В. Хәйруллина). Балалар кунакларны табынга дәшәләр, аннары үзләре утыралар.

  • Слайд 17

    Көтелгән нәтиҗәләр Проект дәвамында нәсел, гаилә әгъзалары, Алабугашәһәре, аныңкүренеклешәхесләре, истәлеклеурыннары, шулайук Татарстан Республикасытурындаәти-әниләрярдәмебеләнзур материал тупланды. Биккүп уеннар, халыкавызиҗаты һәм күренекле шәхесләребезнең иҗаты белән таныштык. Нәсел һәм нәсел агачытурындакызыксынучанлыкларыһәм белемнәре артты. Әти-әниләр белән бергәлектә эшләү нәтиҗәсендә балаларһәм әти-әниләр арасындаҗылы мөнәсәбәт үсте.Балалардабер-берсенә,гаилә әгъзаларына, өлкәнбуынга карата хөрмәтһәмихтирамартты. Балаларның сүз байлыгы артты. Тасвирлап сөйләү күнекмәләре үсте. Әти-әниләр һәм тәрбиячеләр арасында үзара мөнәсәбәтләрне дәвам иттерү теләге туды.

  • Слайд 18

    Кулланылган әдәбият Ягъфаров Р.Ф. Ал кирәк, гәл кирәк. -Казан:Мәгариф, 1995. Борһанова Р.А. Туган як табигате белән таныштыру.- Казан: ИУУ РТ, 1997. Гарәфиева Г.З. Сөмбеләне кем белә? Казан-ТаРИХ-2003. Исәнбәт Н. Балалар Фольклоры –Казан , Татарстан китап нәшрияты,1984. Кашапова М.Ф. Иң гүзәл тел – туган тел. Казан,: РИЦ “Школа”,2009. ХарисоваФ., Харисова Л. Уен – милли тәрбия чарасы.- Чаллы, КАМАЗ нәшрияты,1994. Зарипова З.М. Белем бирү һәм тәрбия процессында милли-төбәк компоненты. Яр Чаллы,, “Яр Чаллы” типографиясе, 2000. Воробьева Н.И. Татарский народный орнамент. –Казань, Татгосиздат,1948. Сергеева Н. Әбиемнең сандыгы. Казан, Татарстан китап нәшрияты,1995. Сергеева Н. Гомер агачы .Казан, изд. Мәгариф, 2008. Хабибуллина И.Җ. Бабынина Т.Ф.Татарстан мәдәнияте чишмәләре. Яр Чаллы, ГОУ ВПО “НГПИ” 2011.

Посмотреть все слайды

Сообщить об ошибке