Содержание
-
Дәреснең темасы: Халкыбызның күңел җәүһәрләре.
-
Дәреснең максаты: укучыларны милли бәйрәмнәребезнең тарихы белән таныштыру, аларны өйрәнүгә кызыксыну уяту; бәйләнешле сөйләм һәм язма телне үстерү; татар халкының мәдәни байлыкларына хөрмәт тәрбияләү; укучыларда туган ягың белән горурлану хисе тәрбияләүне дәвам иттерү.
-
Җиһазлау, материал:рус телендә төп гомуми белем бирү мәкт. 7 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен), китаплар күргәзмәсе, сүзлекләр, слайдлар, карточкалар. Дәрес тибы: бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе, катнаш дәрес Метод һәм алымнар:иҗади уку,чыгышлар тыңлау, дәреслек белән эшләү, күрсәтмә әсбаплардан һәм техник чаралардан файдалану,аңлатмалы сөйләү. Педагогик технология: белем бирүнең компьютер технологиясе.
-
Исәнмесез, диде берәү килеп, Читтә йөргән чакта каңгырап. Шул чагында баскан урынымнан Кайнар чишмә чыкты чылтырап. Бары бер сүз:”Исәнмесез!”- диде, Күпме моң ишетте колагым. Атам-анам теле - туган телнең, Туган җирнең Газизлеген шунда аңладым.
-
Һәр кешегә үз туган җире газиз һәм бердәнбер була.Туган җирне ярату гына аз,аны кадерләп сакларга да кирәк. -Туган җирне яратуны сез ничек аңлыйсыз?(җаваплар) -Туган җирне ярату ул- аның тарихын, мәдәниятен, милли бәйрәмнәрен, йолаларын өйрәнү, белү дигән сүз. -Укучылар, туган җиребез Татарстан үзенең урман-сулары, табигый байлыклары белән дан тота. Әмма республикабызның төп байлыгы-аның кешеләре. Туган җиребездә бик күп милләт кешеләре нигез корган,монда үз язмышын тапкан. -Татар халкы – бик борынгы һәм искиткеч тырыш,эшчән халык.Татар халкының үткәненә күз салсак,исең китәр. Ниләр генә кичермәгән безнең халык. Ә шуңа да карамастан, үз-үзенә ял да оештырган, күңел дә ача белгән. -Авыр эштән соң бушанып, иркенәеп алыр өчен,төрле бәйрәмнәр уйлап тапканнар. Җәй көннәрендә болынга кичке уенга җыелганнар,анда уйнаганнар, җыр-бию яңгыраган. Кыш көннәрендә исә кич утырганнар, йон эрләгәннәр, оек-бияләй бәйләгәннәр, чигү чиккәннәр.
-
күңел җәүһәрләре – күңел-кешенең эчке,рухи дөньясы; аның кичерешләре,хис-тойгылары җәүһәрләре-энҗе, зөбәрҗәт, якут,фирүзә кебек кыйммәтле ташларның гомуми атамасы; асылташ-күч .-Иң кыйммәтле, бик кадерле нәрсә Сүзлек эше
-
Эпиграф Көйнең,телнең, гореф-гадәтләрнең Бар үз моңы, бар үз хисләре. И.Юзеев
-
Борын-борын заманнан, Болгар белән Казаннан, Җаек белән Иделдән Бу бәйрәм безгә килгән. Н..... мөбәрәк булсын! Н..... мөбәрәк булсын!
-
Батырлыгыңны мәйданда сынат.(М) -Чабышкы мәйданда чапмый тынмас.(М) Ташбака куянны узган.(М) -Җырламас идем,сабантуе җырлата.(М)
-
-Сөмбелә туса ,су суына. -Сөмбеләдә коенырга ярамый. -Сөмбеләдә сука бетер,бер чүмәлә артык китер. -Сөмбеләдә яралган шытым кышны исән имин чыгар һәм мул уңыш бирер. -Сөмбеләдә арыш чәч-тамагың һич тә булмас ач.
-
-Каз тешен шакылдатса,салкын булыр. -Каз бер аягын канат астына тыкса,көн суытыр. -Каз авызын шакылдатса,рашкы (вак боз) явар.
-
- Гомәр Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” повестенда сабантуй мизгелләре һәрьяклап һәм матур итеп тасвирлана. -Мөхәммәт Гали үзенең “Сабан туенда” хикәясендә яшьләр уеннарын тасвирлый -Галимҗан Ибраһимов “Табигать балалары” -Мөхәммәт Мәһдиев “”Каз канатлары” әсәре -Мостай Кәрим “Озын-озын балачак” повестенда -Фатих Хөсни.”Минем тәрәзәләрем” исемле автобиографик әсәрендә -Эльмира Шәрифуллинаның “Каз өмәсе” шигырендә дә әлеге бәйрәмнәр бик матур,тулы итеп тасвирлана.
-
-Нардуган- бик борынгы бәйрәм.Ул 21-22 нче декабрьдә билгеләп үтелә.Татар милли бәйрәмнәре арасында.Нардуган бәйрәме-иң халыкара бәйрәм. Башкортлар, удмуртлар аны-“Нардуган” дип, чувашлар – “Нартукен” һәм “Нартаван” дип атыйлар. Бәйрәм кояш туган вакытта, ягъни табигатьнең озын кышкы йокысыннан соң үткәрелә. Бәйрәм вакытында өйдән-өйгә йөриләр,бәйрәм итәләр.
-
- Җыен җәй көне, язгы чәчү эшләре бетеп,печәнгә һәм уракка төшкәнче үткән.Җыенны билгеле бер вакытта берничә авыл бергә үткәргән.Бу бәйрәмнең икенче бер үзенчәлеге шунда: җыеннарын бу атнада бәйрәм итмәгән башка авыл кешеләре күрше авыл Җыенына кунакка килгән.Җыен өчен гадәттә авыл тирәсендәге су буе,аның бер матур урынында киә генә мәйдан сайлана. Кунаклар киләсе көнне бөтен авыл иртә таңнан ыгы-зыгы килә башлый.Кунакларны каршы алу-үзе бер тамаша. Аларны килү белән сыйлау башлана. Мактау сүзләре,җыр-биюләр башлана. Кунаклар ике кич куналар.Икенче көнне төрле уеннар,ярышлар уздыралар. Өченче көнне кунакларны күңелле бәйрәм ясап озаталар.Җыеннарны бик тәртип белән уздырганнар,исерткеч эчемлекләр кулланылмаган
-
Үз-үзеңне җуйма, диеп Дәште миңа Хәтерем. Тарихымны ,мирас итеп, Иңнәремә күтәрәм.
-
Өй эше Татарлар-горур, кунакчыл, чисталык яратучы, мәгърифәтле, хорафатларга ышанмаучы, эзләнүчән, хезмәт сөючән халык. Бу халык үзенең гореф-гадәтләрен, холык-фигылен, милли горурлыгын саклап калган. Карл Фукс Көйнең,телнең, гореф-гадәтләрнең Бар үз моңы, бар үз хисләре. И.Юзеев
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.