Содержание
-
Табышмаклар
-
-
Өй башында ярты ипи. (ай)
-
Ак ашъяулык таптык, Җир өстенә яптык. (кар)
-
Дүрт татарга бер эшләпә. (өстәл һәм аяклары)
-
Җырлап бара, җырлап кайта. (чиләк белән су алып кайту)
-
Башы да тишек, Төбе дә тишек, Уртасында ут, Читендә су. (самовар)
-
Бәләкәй генә олан, Биленә каеш буган. (себерке)
-
Ти дигәндә тими, тимә дигәндә тия. (иреннәр)
-
Бер анадан биш бала. (бармаклар)
-
Җанлы җансызны кыйный, Җансыз кычкырып елый. (барабан)
-
Минем белән уйныйлар, Кулларыннан куймыйлар, Иркәлиләр, сөяләр, Йокла, бәбкәм, дияләр, Үсә төшкәч, балалар, Мине онытып калалар. (курчак)
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.