Содержание
-
“Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр” Р.Фәхреддин.
-
“Без бетә торган кавем түгел, бәлки дөньяда мәңге торыр вә башка милләтләр белән бергә берлектә җир йөзеннән файдаланыр өчен килгән милләтмез”. “Җәмигуль кәлим шәрхе”
-
(4.01.1859 – 12.04.1936)
-
“Әхлак гыйлеме” (10 китапны эченә ала): “Тәрбияле бала” “Тәрбияле ана” “Тәрбияле хатын” “Әхле гыяль” “Шәкертлек әдәпләре” “Адабе тәгълим” “Нәсыйхәт”(ир балалар өчен) “Нәсыйхәт” (кыз балалар өчен) “Нәсыйхәт” (ата-аналар өчен) “Гаилә”
-
“Аналарның хезмәтләре – язып, тел белән сөйләп бәян кылырлык түгелдер, ... яхшы балалар үстергән, җитештергән аналарны да һәркем мактыйдыр”. “Тәрбияле аналар балаларга аталарын иң хөрмәтле кеше итеп күрсәтерләр. Аталары никадәр юаш булсалар да, иң зур, иң олуг вә иң гайрәтле кеше итеп танытырлар”. Ата һәм ана хаклары
-
Баланы дөрес тәрбияләү – ата-аналарның изге бурычы һәм җәмәгатьчелек эше. “Балалар – һәртөрле язу язылуы кабил булган ак кәгазь вә яки һәртөрле нәрсәнең сурәте күрелергә мөмкин булган көзгеләрдер. Шуның өчен мөмкин кадәр яхшы язу язылу вә мәргүб рәсемнәр төшерелү лязим”.
-
Р. Фәхреддиннең “Җәвамигуль кәлим шәрхе” китабыннан татар теле дәресләрендә кулланырлык фикерләр тупланмасы. катлаулы кушма җөмлә синтаксисын, ике компонентлы кушма җөмләләрне, гади җөмләләрне өйрәнгәндә кулланырлык, җөмләләрнең төрләре күрсәтелгән карточкалар системасы. “Белем һәм тәрбия бирү процессында Ризаэддин Фәхреддин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы. VIII кисәк”, 2012 ел.
-
Кечкенә һәм урта сыйныф укучылары өчен “Нәсыйхәт” (Балалар өчен - беренче китап) Бүлекләре: Ата вә ана. 2. Туганнар. 3. Якын кардәшләр. 4. Күршеләр. 5. Өй эчендә. 6. Мәктәп. 7. Гыйлем. 8. Китап вә уку. 9. Остаз вә мөгаллим (укытучы). 10. Шәкертләр. 11. Дус. 12. Йөз әдәпләре.
-
Урта һәм өлкән сыйныфларда кыз балалар өчен аерым сыйныф сәгатьләре – әңгәмәләр үткәрү өчен “Нәсыйхәт” (Кыз балалар өчен генә - икенче китап) Бүлекләре: Ата вә ана әдәпләре. 2. Туганнар әдәбе. 3. Кардәшләр әдәбе. 4. Күршеләр әдәбе. 5. Өй әдәпләре. 6. Мәктәп әдәпләре. 7. Мөгаллимнәр әдәбе. 8. Иптәшләр әдәбе. 9. Йөз әдәпләре. 10. Авыз әдәпләре. 11. Борын әдәпләре.
-
Өлкән сыйныф укучылары белән сыйныф сәгатьләрендә әңгәмә өчен “Нәсыйхәт”неңөченче китабы (“Олуглар вә бөекләр өчен”). Бүлекләре: Өйләнү әдәпләре. 2. Ир әдәпләре. 3. Хатын әдәпләре. 4. Ана әдәпләре. 5. Ата әдәпләре. 6. Тырышлык әдәпләре.
-
Өлкән сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре белән берлектә сыйныф җыелышы үткәрү өчен “Сәлимә, яки Гыйффәт” әсәре уңышлы. Анда әйтелгән фикерләр бүген дә актуаль яңгырый. Дәрес-конференцияләр үткәрү галим иҗатын киң планда тикшерергә мөмкинлек бирә.
-
Р.Фәхреддин эшчәнлеге буенча проектлар төзү: Р.Фәхреддин “сәяхәтләре” (укучылар презентацияләр эшли яисә карта-схемалар төзи). Р.Фәхреддин – тарихчы (тарих укытучысы белән берлектә дә эшләп була). Р.Фәхреддин – педагог (тәрбия турындагы фикерләрен туплап, презентация ясыйлар). Р.Фәхреддин – галим-библиограф (“Асар” хезмәте буенча). Р.Фәхреддин – әдип (“Сәлимә...” һәм “Әсма...” әсәрләре буенча).
-
Гаилә тарихларын өйрәнү, шәҗәрәләр төзү – укучылар яратып башкара торган эшләр. Эшне башлау алдыннан, Р.Фәхреддиннең шәҗәрәсен күрсәтү, халкыбызның бөек уллары турында әңгәмә оештыру урынлы. Татар теле һәм әдәбияты атналыкларында “Татар мәгърифәтчеләре” дигән викториналар үткәрү, рефератлар яздыру уңышлы.
-
“Холкы гүзәл булмаган кешене адәмнәр сөймәсләр. Аларга хезмәт итү өчен, иң элек мәхәббәтләрен яулап алу кирәк. Гүзәл холык: әдәп, гыйффәт, сабыр, түземлектән гыйбарәттер. Әдәпле ул халык сөяр; гыйффәтле ул аллаһы тәгаләне сөяр; сабыр үкенмәс; түземле картаймас; белем алуың арткан саен кечелегең, белемең арткан саен сабырың артсын...” Р.Фәхреддин.
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.