Содержание
-
Фәнис Яруллин язмышына дучар шәхесләр
Өченче санлы Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарипова Зөлфирә Хөсәен кызының регионара семинарда ясаган чыгышына презентация
-
Шагыйрь Гакыйль Сәгыйров
Ул тумыштан гарип. Ләкин аның яшәүгә, иҗатка омтылышы шулкадәр көчле ки, ул аяк бармаклары арасына каләмен кыстырып шигырьләр яза. Ә карандаш белән рәсем ясый.
-
ЯзучыФатихӘмирхан
21 яшендә аны паралич суга, аяк-куллары йөрми, күзләре начарлана. Ләкин бу фаҗига аның ихтыяр көчен, рухын һәм холкын сындырмый. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул оптимист, тормыш сөючән, тапкыр сүзле, сәламәт акыллы булып кала.
-
Рәссам Герман Соколов
Ул да фаҗигале язмыш иясе. Аның яраткан темасы – пейзаж. Автор рәсемнәрне пумаланы үзенең чак кына кыймылдый алган сул аягының бармакларына кыстырып ясый.
-
Шагыйрә Антонина Баева
Хезмәт юлын укытучы булып башлаган, ләкин каты авырудан соң аяктан егылып, озак еллар гомерен урын өстендә үткәрүче шагыйрә үзендә яшәүгә һәм иҗатка рухи көч таба.
-
Язучы Владислав Титов
“Всем смертям назло...” повесте – автобиографик әсәр. Анда типсә тимер өзәрлек егетнең, эштә югары көчәнешле электр тогына эләгеп, ике кулсыз калуы һәм шуннан соң яшәү өчен көрәше гәүдәләнә.
-
Язучы Николай Островский
Бу әдипнең “Корыч ничек чыныкты?” романы, мөгаен, Фәнис Яруллинның гына түгел, ә югарыда әйтеп үтелгән иптәшләренең барысы өчен дә өстәл китабы булгандыр, аларга көч һәм рух өстәгәндер...
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.