Содержание
-
Һади Такташ (1901-1931) «Мин яралдымсерле моңнарым белән бар дөньяны еглатырга. Әйе, миндә көчле Байроннар җаны»
-
Ак каенга асылып менгән кебек, Мин тормышта һаман яктыга, Югарыга табан юл алдым. Менгән саен, җирнең матурлыгын, Яктылыгын күбрәк күрәлдем.
-
Такташның әнисе Шәмсениса Әнисе Шәмсениса укый-яза белгән, оста сүзле, киң табигатьле, мөлаем хатын-кыз булган. Такташның әтисе Хәйрулла Еллар үтте, Менә хәзер инде, Әткәй, килеп миңа карагыз, Шагыйрь булды ата казлар кыйнап, Шалкан урлап йөргән балагыз!.. Әтисе Хәйрулла урта хәлле крестьян булган, гарәп-фарсы телләрен яхшы белгән, халык арасында туры сүзле булуы белән танылган. Рәхмәт, әнкәй, сиңа, Ярый әле мине тапкансың, Озын төннәр буе йокламыйча, Җырлар җырлый-җырлый баккансың
-
Балачак дусты Мокамайга багышлап, Һади 7 яшендә мондый җыр чыгарган була: Дыр-дыр, дырабан, Мокамай күкәй урлаган; Әйшә түтәй тоткан, Каравылын кычкырткан! Еллар уза, Һади Такташ даһи шагыйрь була. Мокамай да Мөхәммәтҗан булып үсеп җитә. Такташ дустының фаҗигале язмышын сурәтләп, “Мокамай” шигырен яза: Син адаштың,Ләкин син яхшы идең,Синең яхшы иде күңелең,Тик белмәдең тормыш баткагыннанЯлгыз чыгу мөмкин түгелен...
-
АНА -Такташның яраткан образы Ана – Бөек исем, Нәрсә җитә ана булуга; Хатыннарның бөтен матурлыгы, Бөтен күрке ана булуда. “Мәхәббәт тәүбәсе”
-
Мәхәббәт җырчысы Мәхәббәт – ул үзе иске нәрсә, Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта. Тиле яшьлек ярты гомерен бирә Аның хисе белән янарга.
-
Такташның беренче хатыны Гөлчәһрә Хәмзина Такташның улы Рафаил Такташ – дәрәҗәле академик, профессор, сәнгать белгече. Ташкентта яши. Байтак кына милләт рәссамнары турында монографияләр язган. Үзе өчен шигырьләр дә иҗат иткән. Такташның икенче хатыны Гөлчирә Такташева-Мансурова Такташның улы Аван Такташ фотога төшерү белән мавыккан. Озак еллар гәзитнең урыннарда йөрүче фотографы булып эшли.
-
Такташ - бунтарь шагыйрь
Килер кешеләр Күреп шул җырларны әйтер иде: Кара, чыннан да, “Чабаталы даһи” – усал бунтарь Җырлап үткән икән моннан да...
-
Шагыйрь үлгәч Үләрмен дәОнытырлар, дип,Юкка гына, йөрәк, янасың,Тамбов урманнары сагыныр әлеҮзе үстергән бунтарь баласын! Һ. Такташ Шагыйрь яшәгән йортка урнаштырылган мемориаль такта. Һади Такташ 1931 елның 8 декабрендә Казанда вафат була һәм Максим Горький исемендәге Үзәк культура һәм ял паркындагы зиратта җирләнә.
-
“Шагыйрь! Кем ул? Шагыйрь – шигырь язучы гына түгел ул, шагыйрь – үзе шигырь ул. Шагыйрь дигән сүзне әйтү белән, күңел күзе алдына Тукайлар, Есениннар килеп баса. Такташ шундыйларның берсе иде. Такташ – шигырь иде ул...” Х.Туфан
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.