Презентация на тему "Тормыш иптәшен ничек сайларга?( Г.Кутуй "Тапшырылмаган хатлар", Г.Исхакый "Ул өйләнмәгән иде" әсәрләре буенча" 11 класс

Презентация: Тормыш иптәшен ничек сайларга?( Г.Кутуй "Тапшырылмаган хатлар", Г.Исхакый "Ул өйләнмәгән иде" әсәрләре буенча
Включить эффекты
1 из 13
Ваша оценка презентации
Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
0.0
0 оценок

Комментарии

Нет комментариев для данной презентации

Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.


Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

Скачать презентацию (1.82 Мб). Тема: "Тормыш иптәшен ничек сайларга?( Г.Кутуй "Тапшырылмаган хатлар", Г.Исхакый "Ул өйләнмәгән иде" әсәрләре буенча". Предмет: литература. 13 слайдов. Для учеников 11 класса. Добавлена в 2021 году.

  • Формат
    pptx (powerpoint)
  • Количество слайдов
    13
  • Аудитория
    11 класс
  • Слова
    литература
  • Конспект
    Отсутствует

Содержание

  • Презентация: Тормыш иптәшен ничек сайларга?( Г.Кутуй "Тапшырылмаган хатлар", Г.Исхакый "Ул өйләнмәгән иде" әсәрләре буенча
    Слайд 1

    Катнаш никах

    Тормыш иптәшен ничек сайларга ? (Г. Кутуй " Тапшырылмаган хатлар ", Г. Исхакый " Ул әле өйләнмәгән иде" әсәрләре буенча).

  • Слайд 2

    Өйләнешү, никах нәрсәгә кирәк?

  • Слайд 3
  • Слайд 4

    Социологлар күрсәтүенчә:

    Яратып сайлаучылар – 70 - 75 % Акыл белән – 15 – 20 % Исәп – хисап – 5 – 10 %

  • Слайд 5

    Әйе , борынгы заманда йортка килен булып төшәсе кызны кечкенәдән караганнар . Ата-аналар вәгъдәләр бирешкәннәр.Яшьләр күңеленә кечкенәдән үк ярәшелгән кызың , егетең бар дигән уйны салганнар. Ата-ана фатихасын алмыйча , никахсыз өйләнешмәгәннәр . Хәзер кияүгә бирмиләр , кияүгә чыгалар , өйләндермиләр , өйләнәләр. Хәзерге заман гаиләсенең тотрыксызлыгы менә шундадыр , минемчә. Ә бит халкыбыз “Атасына карап улын коч , анасына карап кызын коч,”- дип юкка гына әйтмәгән.

  • Слайд 6

    Безнең фикер

    Әледән-әле катнаш никах, тел, милләт турында мәкаләләр басылып тора. Аларда кайберәүләр катнаш никахны мактап, икенчеләре тәнкыйть күзлегеннән чыгып, үз фикерен белдерә. Күпме генә бәхәсләшсәләр дә, уртак фикергә килеп, мәсьәләнең асылына төшенеп, моңа этәргән сәбәпләрне ачып салмыйлар, нәтиҗә ясамыйлар. Мин дә үз фикеремне, күргән-ишеткәннәремне укучыларга җиткереп, кайбер татар егет-кызларына дөньяга аек акыл белән карап (мәхәббәт утыннан исереп түгел), тормышта үз парларын сайлауда булышлык итеп, ялгыш адымнан алып калырга ярдәм итә алсам, бик шат булыр идем.

  • Слайд 7

    Т.Миңнуллин узенең бер мәкаләсендә катнаш никахларга мөнәсәбәте турында болай дигән: “Милләтара мәхәббәт булгач, бар һәм булырга тиеш тә.Тик чынлыкта моның каршылыклары күп.Берсен берсе сөйгән ике гашыйкның берсе һәрвакыт корбан була.Кеше хис колы булырга тиеш түгел,минемчә”.

  • Слайд 8

    Проблема

    Татар балаларының үз милләтен, телен, кыйбласын югалта башлавы балалар бакчасына беренче адымын ясаган көннән башлана да инде. Чөнки әтием, әнием дип теле ачыла башлаган балага “папке”, “мамке” сүзләре өйрәтелә. Тәрбиячеләр бала белән өйдә дә русча сөйләшергә куша. Юньләп русча да белмәгән ата-ана вата-җимерә бөек телне өйрәтеп, бала күңеленә маңкортлык орлыклары сала һәм бала бабай, әбиләре, әти-әниләре сөйләшкән телне бернигә дә ярамый дип инанып үсә. “Балам, мәктәбеңдә, урамда иптәшләрең белән ничек кирәк, шулай аралаш, әти-әниең, туганнарың белән фәкать татарча гына сөйләш. Ул синең туган телең”, – дип өйрәтүчеләр бармы икән, мөгаен, күп түгелдер. Туган телем көнем, яшәешем өчен кирәк дип, балаларның бишек җыры белән каннарына сеңеп үссә, һичшиксез, киләчәктә татар теле бетәр дип уйлыйсы да булмас иде.

  • Слайд 9

    Гаилә

    Гаилә Гаиләгә бер генә чит телле егет яки кыз килеп кергәч, өстәл артында ашаганда, берәр тантаналы мәҗлес уздырганда авыз тутырып туган телеңдә сөйләшеп буламы? Юк инде. Тукмагың кайда, сукмагың шунда, бары да үзгәрә. Бу бигрәк тә олыгайгач күренә. Бездә гомер буе мөселман кануннары буенча яшәп, хатыны мөселман динен кабул итте дип ышанган бер ир, хатыны үлгәч муенындагы хачын күреп, егылып китә язган.

  • Слайд 10

    Тиешле тәрбия алып үскән бала әти-әни булгач та, балаларына үзе барган юлны күрсәтәчәк. Катнаш никах та татар теленең кимсетелеп бетә баруына сәбәпче булып тора. Катнаш никахның нинди бәхетле икәнен, журналистларыбызның уйлап бетермичә, күкләргә чөеп мактаулары, күпертеп язган хикәяләр газета битләрендә күп булды. Кукмарада чиркәү салынгач, аның изге атакаеның хатыны татар милләтеннән булып, үз теләге белән православие диненә күчүе турында язылган мәкалә район газетасында чыкты. Янәсе, мөселман динендә булган туганнары аның сайлаган юлын хөрмәт итә һ.б. Кыскасы, атакай хатыныннан герой ясадылар. Әтиең, әниең дөньяга китереп, сиңа изгеләрдән-изге мөселман динендә яшәргә, көн күрергә тормыш бүләк иткән. Ачыктан-ачык үз көнеңә, динеңә, халкыңа каршы баруны хыянәт юлы дип саныйм һәм бу бернинди дә хөрмәткә лаек түгел. Мәкалә чыккач, дин әһелләребезнең авызларына су капкандай битараф булулары яхшы түгел. НӘТИҖӘ

  • Слайд 11

    Мәгълүмат Рус, татар, нугай, калмык, казах, үзбәк, әзербәйҗан, украин һ.б. халыклар күпләп яшәгән Әстерханда милләтләрне аеру көннән-көн кыенлаша кебек тоела, биредә катнаш никахлар “чәчәк ата”. “Башка милләт егетләре бигрәк тә татар кызларын бик яраталар. Аларны чибәр, эшчән, тырыш, акыллы дип әйтәләр һәм кияүгә чыгарга чакыралар”, - дип фикерләре белән уртаклашты “Дуслык” әгъзасы Рөстәм Кинжалиев. Статистика мәгълүматларына караганда, биредә татарлар арасында милләтара никах күрсәткече гомум өлкәнекенә якын - 15 процентны тәшкил итә. Шул ук вакытта чыннан да хатын-кызлар арасында катнаш никах очрагы ешрак күзәтелә икән (20 процент).

  • Слайд 12

    Гаиләдәге низагларның сәбәбе

  • Слайд 13

    Үрнәк Барлык милләт кешеләре белән дус яшәргә кирәк. Әмма дин, милләткә килгәндә, ашы ашка, урыны башка булырга тиеш.

Посмотреть все слайды

Сообщить об ошибке