Содержание
-
Хатларда күңел җылысы (Хат язу дәресе) Сәлам Казаннан! Исәнме, кадерле дустым Марат!Сиңа күп сәламнәр белән дустың Айрат хат яза. Синнән хат алгач, мин бик шатландым. Бик зур рәхмәт сиңа! Дустым, хәлләрең ничек? Авырмыйсыңмы? Мәктәбегездә яңалыклар бармы? Минем хәлләр яхшы. Авырмыйм.
-
Хат– нәрсә дә булса хәбәр итү, хәл-әхвәлеңне, үз фикерләреңне, хисләреңне белдерү өчен берәрсенә җибәрелә,тапшырыла торган язу. Хат
-
рәсми хатлар – официальные письма шәхси хатлар – личные письма мәхәббәт хатлары – любовные письма дуслык хатлары – дружеские письма көтеп алынган хатлар – долгожданные письма җавап хаты – ответное письмо фронт хатлары – фронтовые письма электрон хатлар – электронные письма Хат төрләре
-
Сәлам,Алсу,мин буген мәктәбкә килмәдем,өй эшләрен әйт эле.
-
Шәхси хат си уртасы ахыры Исән-ләшү Рәхмәт белде-рү Хәллә-рен сорау Мин нишлә-дем Минем планна-рым Сау-бул-лашу Хат язучы турында мәгълү-мат, дата башы
-
1.Башы.Сәламләү өлеше, мөрәҗәгать итү. “Исәнме, ……!” Ә бу хатны кем яза? Шул турыда язу. “Сиңа күп сәламнәр белән ..... ..... ..... хат яза” Хат башында, хатны алгач дустыңа рәхмәт белдерү. “Ирек, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Хатың бик кызыклы булды. Мин аны рәхәтләнеп укыдым. Сине конкурста җиңүең белән котлыйм.”
-
2.Төп өлеш.Үз тормышындагы вакыйгалар , кызыклы һәм әһәмиятле очракларны язу.(Алдагы планнарың турында язарга мөмкин.) “Мин исән-сау. Әйбәт кенә укыйм. Мәктәптә бик күңелле: дәресләр кызык үтә, түгәрәкләр һәм кичәләр була. Күптән түгел генә “Ябалак” дигән интеллектуальуен үткәрдек. Барыбызга да бик ошады.” “Апрель ахырында Габдрахман Әпсәләмов исемендәге конференция булачак. Мин шунда чыгыш ясарга әзерләнәм.”
-
3.Ахыры. (Йомгаклау өлеше, саубуллашу.) Хатны алырга тиешле кешенең хәлләре, сәламәтлекләре, үзеңне кызыксындырган мәсьәләләр турында сорашу. Исемеңне, хатның язылу датасын кую. Хәлләрегез ничек? Исән-сау гына яшисезме? Сездә нинди яңалыклар, үзгәрешләр бар?Шулар турында хат яз. Сау бул! Синнән хат көтеп, дустың Айрат. 19 нчы октябрь,2016 нчы ел.
-
Шәхси хат язуга кайбер киңәшләр: ♦ Язуыгыз ачык, аңлаешлы, пөхтә булырга тиеш. «Ашыгып язам, шуңа күрә язуым ямьсез» дигән сүзләр килешле булмас. ♦ Орфографик хаталар белән язылган хатны җибәрү бер дә матур булмас. Шуңа күрә сүзлек белән эш итәргә кирәк. ♦ Кәефегез начар булса, хат язудан тыелып торыгыз. ♦ Шәхси хат компьютерда бастырылган булса да, имзаны үз кулың белән куярга кирәк.
-
Хатның адресын язуга таләпләр: - адресатның фамилиясе, инициаллары; - урам исеме, йорт, фатирның тәртип саны; - торак пункт атамасы (шәһәр, бистә һ.б.); - өлкә, край, республика исеме; - почта индексы.
-
Хат үрнәге Исәнме, дустым Марат! Сиңа күп сәламнәр белән дустың Айрат хат яза. Әти-әниеңә, апаңа, дусларыңа миннән сәлам әйт. Дустым, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт сиңа! Сине йөзү ярышында беренче урын алуың белән котлыйм! Син молодец! Мин дә спортны яратам. Миңа йөзү, чаңгыда шуу, волейбол, баскетбол уйнау бик ошый. Ике ел баскетбол секциясенә йөрдем. Безнең мәктәпнең баскетбол командасы Республика күләмендә икенче урынны алды. Бу – безнең өчен зур уңыш, әлбәттә. Кызганычка каршы, бу уку елында минем вакытым бик аз, шуңа күрә мин хәзер баскетбол белән шөгыльләнмим. Имтиханнарга әзерләнәм. Марат, синең хәлләрен ничек? Син имтиханнарга ничек әзерләнәсең? Нинди әзерлек курсларына йөрисең? Сездә нинди яңалыклар, үзгәрешләр бар? Шулар турында хат яз. Синнән хат көтеп, дустың Айрат. 19 нчы октябрь,2016 нчы ел.
-
Хат формасында язылган әдәби әсәрләр: Ф.Кәрим“Пионерка Гөлчәчәккә хат” («Письмо пионерке Гульчечек») Һ.Такташ “Киләчәккә хатлар” («Письма в грядущее») Г.Кутуй “Тапшырылмаган хатлар” («Неотосланные письма») А.С.Пушкин “Евгений Онегин”
-
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.