Содержание
-
Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Югары Стәрле авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе»Тема. Мәңгелеккә китеп барышлый…( язучы-шагыйрь Нур Әхмәдиев иҗаты)Автор: татар теле һәм әдәбияты укытучысыШәйхетдинова Фәния Фәрәгатовна
-
Нур икәнсең-акла исемеңне, Тиккә генә исем бирелми. Мәңгелекнең якташыдыр җаның, Яшим, яшим- өмет сүрелми.
-
Сандугачлар белән иш булырлык-Татарымның моңлы баласы мин.
Нур Әхмәдиев
-
Нәшер ителгән китаплары
“Аһәң ”, 1980; “Баллы яңгыр”,1984; “Ак бишек ”, 1987 ; “Сөембикә йол- дызлыгы”, 1988; “Кояш эзләүче ма- лай”,1989; “Күктә ничә йолдыз бар?”, 1991; ”Яралы күк”,1994; “Күз- гә күз”, 1996; “Атларым-колынна- рым”, 1997; “Чәчәк”,1999; “Чакма- таш”, 2000; “Сайланма әсәрләр” 4 томда, 2001 - 2003: I том. ”Ва- сыять”, 2001; II том .“Хәерле көн”, 2002; III том.“Суга язылган хакый- катьләр”, 2002; IV том. Повестьлар, киносценариилар, 2003; “Амбирак”, 2003; ”Абага чәчәге”, 2006 и һ.б.
-
Биографиясеннән...
1946 нчы елның 14 нче декабрен- дә Азнакай районы Әсәй авылын- да Гариф абый һәм Бәдриямал апалар аиләсендә туа. Ул бала чагында күренекле рәссам яки философ булу турында хыялла- на. Әйе, бүген Нур Әхмәдиев күре- некле, ләкин рәссам , философ буларак түгел, ә шагыйрь, язучы, журналист, ике дистәләп китап авторы.
-
1946 нчы елның 14 нче декабрен- дә Азнакай районы Әсәй авылын- да Гариф абый һәм Бәдриямал апалар аиләсендә туа. Ул бала чагында күренекле рәссам яки философ булу турында хыялла- на. Әйе, бүген Нур Әхмәдиев күре- некле, ләкин рәссам , философ буларак түгел, ә шагыйрь, язучы, журналист, ике дистәләп китап авторы.
-
Күкләрне ярасыз димәгез, Аңарда йөз яра, мең яра. Кешеләр ут белән уйныйлар, Кешеләр күк белән шаяра.
-
Табигатькә сакчыл караш
Нәтиҗә: Шагыйрь үзебезне бар ит- кән, сыендырган,туендыр- ган табигатьнең яклаучысы булып гәүдәләнә. Әйләнә- тирә мохитнең бөтенлеге җирдән генә түгел, күкләр- дән дә бәйле икәнлеген ис- кәртә. Бу темага “Йокысыз- лык”,“Яралы күк”, “Туган як” циклына кергән шигырьлә- рен күрсәтә алабыз.
-
Була шундый мизгел: Җан өши дә Җылынырга авылыма кайтам. Йөгерә-йөгерә каршы чыгалар да, Үр җитәрәк туктап калалар. Үзебезнең якта каеннарым Мине шулай каршы алалар.
-
Туган якка мәхәббәт
нәтиҗә : Туган якка мәхәббәт хисе белән сугарылган шигырьләр Н. Әх- мәдиев иҗатында аеруча күп. “Туган җирдә”, “Әсәй турында җыр”, “Тымытыгым”, “Кичке авыл”, “Туган авылым” –шулар- ның берничәсе генә. Нур Әхмә- диев, Сәгыйть Рәмиев кебек, шәһәрдә авылын сагынып яшәүче авыл баласы .
-
Сау бул ,әткәй, Сау бул, әнкәй җаным, Хат алуга дога кылыгыз. Тизрәк күрешүне өмет итеп, Сәлам белән- сезнең улыгыз.
-
Ата-анага, туганнарына, кадерле затларына мәхәббәт, хөрмәт
Нәтиҗә: Ата-анага, туганнарына, авыл- дашларына мәхәббәт хөрмәт темасы. Мәхәббәт төшенчәсенә туган илгә, туган җиргә,кешеләр- гә, үз якыннарыңа - әти- әниеңә, туганнарыңа, кадерле затларыңа булган хисләрне дә кертергә кирәк.“ Фәрит энекәшкә”, Авыл- га хат”, “Апалар”, “Әткәйгә”, “Диа- лектика”, “Авылдашым”, “Авыл иртәсе” шигырьләрен шул темага кертер идем.
-
Әнкәңне дә апкитәрләр, Халык дошманының Яңа туган баласы да Куркыныч бит аның.
-
Репрессия еллары турында уйланулар
Илебез тарихында кайгы -хәс- рәт, кан-яшьләр, гаепсезгә хө- кем ителгәннәрнең төрмә ди- варларында, себер тайгала- рында калган сәламәтлеклә- ре, вакытсыз киселгән гомер- ләре, кимсенү, хурлык чоры булган шәхес культы еллары турында Н. Әхмәдиев ачынып яза. “1937 ел”, “Илдән сөрел- гәннәр кайтавазы”, “Колыма шигыре”, “Кушуч арыш” поэ- масы гаепсезгә хөкем ител- гәннәрнең җан авазы булып яңгырый.
-
Кемдә дә бер йөрәк, Кемдә дә бер гомер. Ир-егет ил өчен Гомерен дә бирер.
-
Батырлык, патриотизм
Татар халкында бөтен гомерен, хезмәтен халкына багышлаган, яу- ларда батырларча башларын сал- ган геройлар бик күп. Н.Әхмәдиев олуг шәхесләребезне, батыр як- ташларыбызны шигырьләре аша киләчәк буыннарга да үрнәк итеп җиткерә. “Бакый Урманчега мәд- хия”, “Каюм Насыйри”, “Тукайга”, “Йөрәк турында баллада”, “Писто- лет һәм шагыйрь турында балла- да” һ. б. шигырьләре батырлык темасына керә.
-
Ходай каршында тигезләр, Барыбыз кардәш туган. Ләкин юлдан туфрак алган, Пирамида-Хуфудан. Бездән исә нәрсә калыр? Хуфу дәшми бу юлы. Кайдан белсен, Без бөтенләй Башка тираннар колы.
-
Тормыш, яшәеш, үлем турында фәлсәфи уйланулар
“Пирамидаларга карыйм - сыеп бетми хәтта уйларга,”- дип, әдип “Җиде могҗизаның берсе”нә хәй- ран калуын яшерә алмый.Биш мең еллык чал тарих сеңгән сфинкс- лар янында нинди генә фәлсәфи уйлар тумаган. “Помпей колонна- сы” исемле шигырьдә патшаларны гына түгел, тиран булырга тырыш- кан вак-төяк хакимнәрне, түрәләр- не дә сискәндерерлек фикерләр әйтелә. “Газиз дошманыма”, “Ри- цага күтәрелү”, “Пицунда хикәяте”- шагыйрьнең тормыш, яшәеш, го- мер, үлем турындагы фәлсәфи уйланулары.
-
Туган җирне сайламыйсың Татар булгач атам-анам. Рус түгел мин, бүтән түгел- Шуның белән горурланам.
-
Туган телне саклау
Телне саклау- милләтне, нәселне, халыкны, илне саклау ул. Нур Әхмәдиев-Тукай, Исхакый- лар кебек, үз татарының милләтпәрвәр улы. ”Әлмәт татары”, ”Татар йөрәге”, “Татарым”, “Сандугачка аңа барыбер”, “Ирекле коллар”, “Татарыма” шигырьләре, “Чукындыру” поэмасы туган телне саклау, милләтең белән горурлану темасына язылган.
-
Пар былбыллар кавышсалар, Җыру тынмас. Яна белмәгән йөрәккә Былбыл кунмас.
-
Мәхәббәт, сөю- мәңгелек хис
Мәхәббәт - мәңгелек хисләр дәрьясы, шагыйрьләрне һәр- вакыт үзенә җәлеп итеп, дул- кынландырып торучы бер ха- ләт. Гасырлар буе агып та саекмас чишмә, сулмас гөл ул. Шагыйрь иҗатында бу те- мага шактый урын бирелгән. “Чакматаш” җыентыгында әдип бу темага караган ши- гырьләрен “Мәҗнуниана” дип исемли.
-
Мин, кешеләр, сезне гел яраттым, Кычкырмадым гына бу хакта. Мәхәббәтем, тыйнак шигырь булып, Йөрәгемнән күчте китапка.
-
Өй эше:“Сүзләр тезәм”, “Әле ярый кеше булганмын”, “Биек булмаса да тауларым бар”, “Үз мичемнең тө-тене” шигырьләрен укып, теманы билгеләргә. Дәрес презентация-сен флешкага алып,нәтиҗәләрне әдәбият дәфтәренә язарга.
-
Булдырдыгыз!
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.