Содержание
-
САННАР 5 6 9 3 4
-
Нинди сүз төркеме сан дип атала? Предметның санын,исәбен белдереп, күпме? никадәр? ничәнче? ничәшәр? ничәләп? ничәү? сорауларына җавап бирә торган мөстәкыйль сүз төркеме сан дип атала.
-
1. Сан белән ачыкланган сүз саналмыш дип атала.2. Сан күбрәк цифрлар белән язып күрсәтелә. 3. Сан сүз белән язып та белдерелә ала. 4. Саннар ике төрле була: гарәп һәм рим цифрлары.
-
Нинди сан төркемчәләрен беләсез?
-
САН ТӨРКЕМЧӘЛӘРЕ Микъдар саны Тәртип саны Бүлем саны Җыю саны Чама саны
-
Казан шәһәрендә 7 район бар. Безнең 7нче гимназия Яңа Савин районында урнашкан. Гимназиядә 24 сыйныф бар. Анда 501 укучы укый. Аларга 43кә якын укытучы белем бирә. Без үзебезнең гимназияне яратабыз.
-
Саннарны сүзләр белән әйтегез: 1) 45нче өй; 2) 222 сум; 3) 6шар китап; 4) 10ау бардык.
-
Саннарны дөрес итеп укыгыз. 1. Укучылар цирк янында сәгатьунда очраштылар. 2. Декабрь аенда утыз бер көн. 3. Ярышларда якынча илле биш кеше катнашты. 4. Гаиләдә без алтау.
-
Саннарны сүзләр белән әйтегез: 1. 100 кат әйткәнче, 1 кат эшләп күрсәт. 2. 7 кат үлчә, 1 кат кис. 3. Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз.
-
1. Күчереп язарга һәм саннар астына сызарга. Тукталышка килүем булды дүртенче автобус килеп җитте. Автобуска мин өченче кеше булып кердем дә, унбишәр сумнан билет сатып алдым. Алты тукталыштан соң автобуста бары дүрт кеше калды. Автобус йөртүче илле-илле биш яшьләрдәге абый иде.
-
2. –нчы/-нче, -ынчы/-енче кушымчаларын язарга. Мин 5... сыйныфта укыйм. Сеңелем 1... сыныфта укый. Мин 36... автобуска утырып мәктәпкә йөрим. Резидә 4... партада утыра. Мин сәгать 8...дә өйдән чыгып китәм.
-
Өй эше: 61нче бит, 7нче күнегү.
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.