Содержание
-
Татарстан Республикасы Тукай районы Кече Шилнә урта мәктәбенең I квалификационкатегорияле татар теле һәмәдәбиятыукытучысы ИСЛАМОВА ЗИМФИРА НАСИХОВНА үзе язган шигырь КҮЗЛӘРЕҢ ЯЗ ТӨСЕНДӘ
-
Әллә зәңгәр, әллә яшел Күзләрең яз төсендә
-
Нурларыннан җан камаша,
-
Һаман, һаман исемдә
-
Язның зәңгәр чәчәкләре Күзләреңдә бииләр
-
Йолдыз төсле шаян утлар Күңелемне билиләр
-
Күз алдымда тора балкып Карашыңның яктысы.......
-
Шул яктыда дөрли-дөрли Янармындыр, ахрысы...
-
Карашыңа сыйган синең Кошларның бар моңнары
-
Җырлый анда яшел язның Урманы, болыннары
-
Көлеп кенә мине язга Гашыйк иттең – исемдә.
-
Сөюемнең сере шунда: Күзләрең яз төсендә!
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.