Презентация на тему "Татар халык мәкальләре – күңел байлыгы."

Презентация: Татар халык мәкальләре – күңел байлыгы.
Включить эффекты
1 из 10
Ваша оценка презентации
Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
0.0
0 оценок

Комментарии

Нет комментариев для данной презентации

Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.


Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

Посмотреть презентацию на тему "Татар халык мәкальләре – күңел байлыгы." в режиме онлайн с анимацией. Содержит 10 слайдов. Самый большой каталог качественных презентаций по литературе в рунете. Если не понравится материал, просто поставьте плохую оценку.

  • Формат
    pptx (powerpoint)
  • Количество слайдов
    10
  • Слова
    литература
  • Конспект
    Отсутствует

Содержание

  • Презентация: Татар халык мәкальләре – күңел байлыгы.
    Слайд 1

    Татар халык мәкальләре – күңел байлыгы

  • Слайд 2

    Мәкальләр

    « Һәр халыкның мәкале үзенчә. Менә шулардан мәкальнең иң зур күпчелеге һәр халыкның үз иҗтимагый-тарихи тормыш тәҗрибәләреннән һәм ышануларыннан, аның үз теленең иҗат һәм сурәтләмә мөмкинлекләренә таянып барлыкка килгәнлеге аңлашыла. Аның кайчан туа башлаганы билгесез, авторлары исемсез, шулай ук аның әле дә туудан туктаганы юк. Тормыш һәм халык яшәгән җирдә аның тумавы мөмкин дә түгел: чөнки кеше үз табигате буенча шагыйрь, үзе тәҗрибә һәм иҗат иясе. Шунлыктан мәкаль башлап ялгыз кеше авызыннан әйтелсә дә, һәр уңышлы иҗатны эләктереп алучы халык аны телендә саклый, тагын да шомарта, чөнки аны гомуми мәгънәгә күтәрүче халык үзе бөек шагыйрь, үзе тормышны иҗат итүче бөек даһи ул» (Нәкый Исәнбәт)

  • Слайд 3

    Мәкаль – ул гарәп сүзе, аталар, картлар сүзе. Сүз күрке мәкаль, ир күрке сакал.

  • Слайд 4

    Мәкаль сүзгә дәлил тормышта кагыйдә я киңәш телдә тапкыр әйтелгән гүзәл бер мисал

  • Слайд 5

    Мәкаль Үз мәгънәсендә әйтелә читләтелгән икенчел мәгънәгә ия

  • Слайд 6

    МӘКАЛЬЛӘРНЕҢ ТОРМЫШТАГЫ РОЛЕ ҺӘМ ӘҺӘМИЯТЕ

    аталар сүзе яки халык хикмәте булуы безне иҗтимагый фикергә ия итүе тел байлыгы булу ягыннан сәнгать әсәре булуында халыкның культурасын, тарихын, этнографиясен өйрәнү өчен материаллар бирә тәрбияви әһәмияте аңны һәм тормышны үзгәртү коралы булуында

  • Слайд 7

    Хезмәт. Һөнәр. Ялкаулык.

    Эш сөйгән үкенмәс. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. Күңел курка , кул эшли. Башлаган эшне ташлама. Чалкан ятып шалкан үсми. Иренчәк ике эшләр. Хөрмәт сөйсәң, хезмәт сөй.

  • Слайд 8

    Кешенең рухи йөзе – холкы.

    Таш белән атканга аш белән ат. Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт. Күрергә матур, акылга такыр. Сабыр төбе – сары алтын. Яхшы холык дошманыңны үз итә. Иркенлек турылыкта, күркәмлек холыкта.

  • Слайд 9

    Гаделлек. Гаделсезлек.

    Без капчыкта ятмый. Хаклык өчен утка кер, суга төш. Йөз явызлыкны бер дөреслек җиңә. Дөрес сөйләгән ялгышмый. Бер ялганласаң, икенче чын сүзеңә дә ышанмаслар.

  • Слайд 10

    Тел. Җыр. Белем. Акыл.

    Ана теле бер булыр. Иле барның теле бар. Ил җыр белән яши. Белем байлыктан кыйммәт. Белемдә көч. Акыл – дәрья, уй диңгез. Акыл яшьтә түгел, башта.

Посмотреть все слайды

Сообщить об ошибке