Содержание
-
Авылым чишмәләре Проект эше Башкаручы: Балыклы-Чүкәй урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Сафиуллин Рәдиф.
-
Проектның максаты: Авылыбыздагы чишмәләр турында мәгълүмат туплау. Чишмәләргә,сулыкларга сакчыл караш тәрбияләү.
-
Проектның бурычлары: чишмәләр турында мәгълүмат туплау; үз авылыбыздагы чишмәләр тарихын белү; аларның әһәмиятенә төшенү;
-
Проект эшенең объекты: чишмәләр; Эшчәнлекне тормышка ашыру формалары: - сораштырулар үткәрү, экскурсияләргә бару, фотоматериаллар әзерләү.
-
Проектның бүлекләре: I.Кереш өлеш Чишмәләр-мәңгелек кыйммәт. II.Төп өлеш 1.Чишмәләрнең аталу тарихы безгә нәрсәләр турында сөйли? 2.Минем тикшеренүләрем III.Йомгаклау Авылыбызда чишәләр җыры тынмасын. IV.Кулланылган әдәбият
-
Чишмәләр-мәңгелек кыйммәт. Җир йөзендэ мәңгелек кыйммәтлэр бар. Шундый кыйммәтләрнең берсе, һичшиксез, чишмәләребездер. Кеше гомер буе аларның тылсым көченә табынган, алардан көч алган. Чишмәләр, газиз чишмәләр! Минем туган авылымда чишмәләр бик күп.
-
Cөләйман чишмәсе. Әлеге чишмә тау астыннан бәреп чыккан. ”Гигант” колхозы рәисе Сөләйман абый әлеге чишмәне буралатып, түбәсен калай белән яптырган. Яхшылап чистарткан, улак куйган шуннан соң чишмәне аның исеме белән йөртә башлаганнар. Cөләйман чишмәсе
-
Изгеләр чишмәсе
Әлеге чишмәнең төгәл тарихын белүчеләр инде юк. Шулай да, әле исән чагында, Рәхим агай ул Изгеләр тарихын Пугачев вакыйгалары белән бәйләгән. Имеш, ябырылып килгән афәттән авыл халкын ап-ак атка атланган җайдаклар саклап калган. Алар , яуны авылга кертмәс өчен, бар көчләренә көрәшеп, үзләрен корбан иткәннәр. Каберлек Изгеләр тармагы дигән инеш ярыннан өстә, яшел калкулыкта урнашкан. Өстендә чал наратлар, каеннар шаулый, тау астында чишмә челтерәп ага.
-
Хаҗип чишмәсе
Хаҗип чишмәсе тау астыннан агып чыга.Аны күп еллардан бирле тау башында яшәүче Хаҗип абый тәрбияләп, чистартып торган.Күптән түгел авылыбыз мулласы Ринат абый белән Казанда яшәүче Фәнис абый аны тышлап, бизәкләп куйдылар.
-
Рамил чишмәсе
Бу чишмә авылыбыз егете -Әфган сугышы батыры Рамил абый Ибәтов исеме белән бәйле.Ул кечкенәдән табигатьне ярата. Беркөнне ул мәктәптән кайтканда тау астыннан бәреп чыгып килүче чишмәне күреп ала. Шул көннән егет чишмәне үз карамагына ала: тирә-ягын чистарта, казып тирәнәйтә,улак ясый. Рамил абый Әфган кырында батырларча һәлак булган, ә чишмәсе бүгенге көндә дә авылдашларына хезмәт итә.
-
Көтелгән нәтиҗә: чишмәләрнең әһәмиятен аңлау, чишмәләргә бәйле милли гореф – гадәтләребез белән кызыксыну уяту; үз авылыбызның чишмәләре тарихын өйрәнүне дәвам итәргә кирәклеген ачыклау.
-
Йомгаклау. Авылыбызда чишмәләр җыры тынмасын! Җырла,чишмәм,гасырларга җитсен Челтерәүләреңнең аһәңе. Яшь буын да белсен тәмен суның, Һәрбер кеше белсен бәһаңне! Сакласыннар күз карасы кебек, Телмәсеннәр җирнең бәгырен. Саклыйк җирне,саклыйк табигатьне, Белик ,дуслар, чишмә кадерен!
-
Кулланылган әдәбият ; 1. Гарипова Ф. Авылларны сөям җаным-тәнем белән. – Казан:Тат. кит. нәшр., 1994 2.Миңнуллин Р.Сайланма әсәрләр.-Казан:”Мәгариф” нәшрияты,2004. 3. Саттаров Г.Ф. Туган җирем, туган авылым.// Мәгариф. –1996.4. Гарипова Г. Чулпы җыры.- Казан:Татарстан китап нәшрияты,1997.
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.