Содержание
-
Яшелчәләр
Бармакуены«Яшелчәләр» 1 .Рәсемдә нәрсәләр ясалган? Исемнәрен ата. 2.Бармак уенынкабатла. 3. Шигырьнең эчтәлегенә туры китерепбармакларныбөкләп бар. Үрнәк: Бубармак- кыяр. Бубармак-кәбестә. Бубармак- кишер. Бубармак –помидор. Бусы сарымсак булды.Менә кәрзинем тулды..
-
Уенчыклар
Бармакуены «Уенчыклар» Бабайалды барабан, Әни алды сикергеч, Әби алды бөтерчек, Ә мин алам да зур туп, Әти алды машина, Уйныйм тупны сикертеп.
-
Кошлар
Бу бармак –чыпчык, Ә бусы бик кечкенә, Бусы-сыерчык, Тимәгез нәниемә, Бусы-карлыгач, Нәнием –чәнтиемә. Бусы –сандугач.
-
Кыргый хайваннар
Баш бармагым бүредер, Атсыз бармагым- аю, Имән бармагым-төлке, Чәнти бармагым –куян, Урта бармагым-бурсык, Куянны кая куям?
-
Җиләк-җимешләр
Баш бармак- балан, Атсыз бармак –алма, Имән бармак-карлыган, Чәнти бармагым-чия. Урта бармак-бөрлегән, Кем күбрәк җимеш җыя?
-
Өс киемнәре
Баш бармак башлык кигән, Атсыз бармак чалбар кигән, Имән бармак итәк кигән, Чәнти бармагым киенмәгән. Урта бармак зур тун кигән, Әллә киенә белмәгән?
-
Аяк киемнәре
Баш бармак башмак кигән, Атсыз бармак сандалидан, Имән бармак итектән, Ә чәнтием читектән чиккән. Урта бармак унты тапкан, Читек киеп биеп киткән!
-
Савыт-саба
Баш бармак чынаяк ала, Атсыз бармак аш сала, Имән бармак - тәлинкә, Чәнти бармагы ала кашык . Урта бармак -чәнечке, Утырырга,әйдә,ашык!
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.