Содержание
-
Ачык тәрбия сәгате. 7 сыйныфлар өчен. Тема:Социаль нормалар арасында хокук нормалары яки яшүсмер үз хокукларыңны беләсеңме? Сыйныфҗитәкчесе: Садриев Равил мөхтәр улы.
-
Максат: 1) Укучыларның башлангыч хокукый белемнәрен киңәйтү; 2)Үз фикереңне курыкмый һәм ачык итеп әйтә белү күнекмәләрен үстерү; 3)Милли йолаларыбызга, гореф- гадәтләребезгә карата ихтирам тәрбияләү.
-
Социаль, социум дигән сүз нәрсәне аңлата? Кешеләр төркеме, җәмәгатьчелек, кешеләрнең үзара мөнәсәбәте. Норма дигән сүзне ничек аңлыйсыз? Рөхсәт ителгән чик, эшләргә яраган һәм ярамаган әйберләрне аеру. Нәрсәләрулсоциальнормалар? Җәмгыятьәурнашкан, кешеләр үзара мөнәсәбәткә кергәндә үтәлергә тиешле кагыйдәләр.
-
Социальнормалар Дини Хокук право Гореф - гадәтләр Йолалар Зәукый эстетик Әхлакый мораль
-
-Ни өчен законнарны үтәргә кирәк? Видеоролик карау
-
Кеше хокукы ул - нәрсә дә булса эшләү, билгеле бер гамәлләр кылу, нәрсәгә дә булса иярү мөмкинлеге.
-
Баланың гражданлык (шәхси) хокуклары : -яшәүгә хокук; -үзенең әти-әнисен белергә хокук; -хат язышу, дуслар сайлау, телефоннан аралашу һ.б. -торак кагылгысызлыгы.
-
Баланың социаль-икътисадиһәм мәдәни хокуклары : -хезмәткә хокук; -һөнәрне ирекле сайлауга хокук; -ял итүгә хокук; -социаль тәэмин ителүгә хокук (“Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе, аз керемле гаиләләргә ярдәм); -белем алуга хокук (бушлай, урта тулы гомуми белем алу); -иҗат иреге (төрле шигырьләр, әкиятләр иҗат итеп газета-журналларда бастырту) ; -мәдәни тормышта катнашу хокукы (“Йолдызлык”, “Кинофестиваль”); -мәдәни учреждениеләрдән файдалану хокукы (клуб, укучылар йорты, гитара түгәрәге спорт мәктәбе көрәш)
-
Әгәр хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлансаң? -Балигъ булмаган үсмерне 72 сәгатькә кадәр тоткарлау рөхсәт ителә; -ни булуы хакында шунда ук әти-әниеңә, туганнарыңа хәбәр итәргә кирәк; -тоткарланган вакытта ук адвокат чакырырга мөмкин; -балигъ булмаганнар үзләренең законлы вәкилләре (әти-әнисе һ.б.) булганда гына аңлатма бирә, шуңа алар килеп җиткәнче дәшмәскә һәм үзләре турындагы мәгълүматлардан (фамилия, исем, атасының исеме, яшәү урыны) тыш берни дә сөйләмәскә була;
-
-кулга алганда шәхси тентү булырга мөмкин, ул чакта чит кешеләр – пүнәтәйләр катнашырга тиеш.Бу вакытта беркетмә төзелә; -тутырылмаган беркетмәгә кул куярга ярамый, соңрак аңа дөреслеккә туры килмәгән мәгълүматлар язарга мөмкиннәр; -“...беркем дә үзенә каршы, тормыш иптәшенә һәм якын туганнарына каршы таныкларга бурычлы түгел...” (РФ Конституциясенең 51 нче маддәсе). Әгәр хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлансаң?
-
Укучылар үтәргә тиешле кагыйдәләр һәм аларның бурычлары. -Тиешле вакытта мәктәпкә килү һәм китү, мәктәпкә чиста кием белән керү; -Башка авылдан булганда мәктәп автобусыннан гына файдалану; -Дәрескә соңга калмыйча керү, укытучы рөхсәтеннән башка гамәлләр кылмау -Дәрестә тәртипле булу, укытучының сөйләгәнен игътибар белән тыңлау; -Тәнәфестә коридорда чабып йөрмәскә, мәктәп милкенә сакчыл карарга; -Ашханәдә сөйләшеп ашамаска, савыт-сабаны илтеп куярга; -Дәреслекләрне саклап тотарга, ертылганын ябыштырырга; -Раздевалкада тышкы һәм эчке аяк киемнәрен бер урынга гына куеп йөрергә; -Сәбәпсез дәрес калдырмаска, авырган очракта сыйныф җитәкчесенә хәбәр бирергә;
-
-Мәктәп бакчасында һәм җыештыру өмәләрендә эш кораллары белән сак эш итәргә, очлы предметларны кешегә каратмаска, уйнамаска; -Походларга шырпылар тыгып йөрмәскә, учак якмаска; -Караучысыз калган өлкәннәргә ярдәм итәргә; -Укытучылар һәм өлкәннәр белән исәнләшергә; -Әти-әнигә, укытучыларга һәм башка үзеңнән өлкәнрәк кешеләргә ихтирамлы булырга; -Үзеңнән кечерәкләргә игътибарлы булырга, яхшы яктан үрнәк күрсәтергә һәм кирәк вакытта ярдәм кулын сузарга; -Мәдәни һәйкәлләрне һәм туган як табигатен кулдан килгәнчә сакларга. Укучылар үтәргә тиешле кагыйдәләр һәм аларның бурычлары.
-
-Димәк, укучылар, хокуклардан файдалану белән беррәттән бурычларны да үтәргә кирәк!
-
Игътибарыгызөченрәхмәт!
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.