Содержание
-
Хокук кешегә хезмәт итә.
-
1. Нәрсә ул хокук? 2. Хокук чыганаклары. 3. Юридик җаваплылык. 4. Өй эше. Дәреснең планы
-
1. Нәрсә ул хокук?
Хокук – барлык кешеләр өчен дә мәҗбүри булган юридик нормалар, (кагыйдәләр) системасы. Хокук Мәҗбүр итә (автобуста утырып барган өчен түләргә кирәк, кагыйдәне бозган өчен штраф түләтелә) Нәрсә дә булса эшләү мөмкинлеге бирә (Кибеттән нәрсәдә сатып алырга мөмкин. Берәү дә мәҗбүр итми. Бу кешенең хокукы) Кешеләрне нәрсәдәндер тыярга мөмкин (мәсәлән, үтерүләр, урлаулардан)
-
Хокук төрле чыганакларда, бигрәк тә законнарда аңлатыла. Закон текстларын юристлар яза. Законның атамасы, номеры була, һәм ул юридик кагыйдәләр язылган статьялардан тора. Закон – әһәмиятле юридик документ. Анда язган кагыйдәләрне үтәү мәҗбүри. Законарның төрләре: Конституция (илнең төп законы, ул җәмгыятьнең һәм дәүләтнең төзелешен, хакимият органнарын оештыру тәртибен, сайлау системасын, гражданнарның төп хокукларын һәм бурычларын билгели); Кодекслар (мисал өчен: Җинаять, Гражданар, Гаилә, Хезмәт, Салым, кодекслары һ.б.); Указлар, уставлар (Мисал өчен Президентның 2015 елны - Әдәбият елы дип игълан итү. Мәктәптә төп закон – мәктәп Уставы. Анда укучыларның хокук һәм бурычлары күрсәтелә) 2.Хокук чыганаклары.
-
3. Юридик җәваплылык.
Юридик җаваплылык – кешеләрнең хокукый нормаларны бозган өчен җәвап бирү бурычы. Җинаять эшләре – кеше кылган иң куркыныч гамәлләр. Алар җинаять кодексында күрсәтелгән. Безнең илдә җинаять җәваплылыгы 16 яшьтән башлана, тик аеруча зур җинаятьләр өчен 14 яшьтән дә җавапка тарту каралган (үтерү, талау, терорчылык турында ялган хабәр һ.б.)
-
Өй эше: §17 укып килергә. 3 нче сорау телдән, 4 нчесе язмача.
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.