Содержание
-
Тел күнекмәләреӘзерләде «Салагыш гомум белем бирү мәктәбе»муниципаль бюджет белем бирү учреждениясенең мәктәпкәчә белем бирү төркеме тәрбиячесе Исмәгыйлева Алсу Сәетгалиевна.
-
«Гөмбә»Авызны аз гына ачып,елмаерга.Җәелгән телне каты аңкауга терәп суырырга.
-
«Коймаклар»Елмаерга,бөтен көчкә иреннәрне җәеп,йомылган тешләрне күрсәтергә.
-
«Тәмле кайнатма»
Елмаерга.Авызны ачарга.Җәелгән телне алга чыгарып, “чынаяк” формасы ясап,өске иреннәрне яларга.
-
«Тукран»Авызны ныклап ачып,аз гына елмаерга, тел «чынаяк»формасында алга күтәрелгән:тел кырыйларын өске арткы тешләргә терәргә,телнең алгы өлешен өске алгы тешләргә,аңкауга таба күтәрергә.Бала д-д-д,т-т-т дип кабатлый тел «сикерә».
-
«Керпе»
Авыз ябык.Тел очы түгәрәк “ясап”хәрәкәтләнә,һәм шул рәвешле икенче якка да хәрәкәтләнә.
-
«Тешләрне чистартабыз»
Елмаерга ,авызны ачарга.Телнең очы белән,чиратлаштырып,өске һәм аскы тешләрне чистарту хәрәкәтләре ясарга.
-
«Күркә»
Өске ирен буенча тел белән тиз хәрәкәтләр ясарга һәм б-б-б дип әйтергә.
-
«Песи»
Иреннәр елмая,авыз ачык.Телнең очы аскы тешләргә терәлгән.Телнең сыртын күтәрергә(тау кебек).
-
«Таган атыну»
Елмаерга.Авызны ачарга Башта телнең очын өске тешләр артына,аннары аскы тешләр артына хәрәкәтләндерергә.
-
«Буяучы»
Иреннәр елмайган,авыз бераз ачылган.Җәелгән телнең очы белән аңкауны сыпырырга,пумала белән буяу хәрәкәте ясарга.
-
«Җилкән»
Елмаеп,авызны киң итеп ачырга.Тел очын өске теш өстенә куярга.8 гә кадәр санаганчы шулай тотарга.
-
«Тарак»Елмаеп телне тешләргә.Тешләр аша «тараган» кебек,телне алга-артка тартырга.3-4 тапкыр эшләнелә.
. .
-
«Фил»
Иреннәрне торба формасы ясап алга сузарга,су суырып алган тавыш чыгарырга.
-
«Камыр җәю»
Елмаерга.Телне аскы ирен өстенә җәеп салырга.”пә-пә-пә” дип телгә иреннәр белән бәрергә.Телнең очын тешләр белән тешләү хәрәкәтләре ясарга.(чиратлаштырып эшләргә).
-
«Футбол»
Авыз ябык.Тел очын әле бер,әле икенче яңакка көч белән тигезергә.Яңак кабарырга тиеш.
-
«Сәгать»
Елмаерга ,авызны ачарга.Телнең очын,авызның бер почмагыннан икенче почмагына чиратлаштырып ,хәрәкәтләндерергә(сәгать теле йөргән кебек).
-
«Чынаяк»
Елмаерга .Авызны зур ,киң итеп ачарга. Җәелгән телне чыгарырга һәм аңа чынаяк формасы бирергә(телнең очы һәм яннары аз гына күтәрелә).
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.