Содержание
-
«Минем бабаем- Бөек Ватан сугышы ветераны»
Эшне башкарды: 28 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина Гөлназ Илфак кызы, 2020 ел
-
Бурычлы без сезгә, Ветераннар! Күптән инде, күптән тыныпкалды,Улсугышның хәтәр туплары.Тик сүнмичә ветеран йөрәген,Телеп тора әле утлары. Күпме кайгы, хәсрәт алыпкилдеҖан өшеткән салкынулсугышУлмәхшәрне кичкән һәр кешенең,Төшләрендә һаман канкоеш. Бурычлы без сезгә, рәхмәтлебез,Шушыкөнне күрәлгән өченКүпме корбан, әрнүләр хакынаИсән калдыгазизтуганилем. Онытмыйк без, кадерликаларныЧынкүңелдән сөеп, яратып.-Илем, — диепбашынсалганнарга,Догабызныторыйкяңартып! Дамир Ахметзянов
-
Батырлык ул – рухи матурлык ... Әнә шуңа күрә дә халкыбыз кеше күңеленең рухи бөеклеген югары бәяләнгән. Батырларның кылган изге гамәлләре, данлы исемнәре әкиятләргә күчкән, җыр – дастаннарга кергән. Каһарманлык, чорлар аша кичеп, бүгенге көннәргәчә килеп җиткән. Халкыбыз улларының һәм кызларының Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез фидакарьлеге дә күңелләрдән мәңге җуелмас. Шул Олуг Батырлык алдында безнең дәвер кешеләре генә түгел, киләсе гасырларда яшәүчеләр дә башларын иярләр иде әле ... Минтимер Шәймиев
-
Минем бабаем- Якупов Ахмәтвәли Корбан улы, 1914 елда хәзерге Башкортостан Республикасының Яңа Тымытык авылында Корбан, һәм Фаиза гаиләсендә дөньягакилә Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 27 яшь була. Сугыш башланган көннәрдә алар Ерак Көнчыгышчикләрен саклыйлар. Фашистлар Мәскәүгә җиткәч, аларны эшелоннарда Мәскәү өлкәсенә алып китәләр. Ул атлы кавалериядә хезмәт итә. 1944 нче елда ул каты яраланып, димобилизацияләнә. Туган авылы Яңа Тымытыкка кайта. Ул I төркем инвалид булып кала. Күрсәткән батырлыклары өчен бабаем орден һәм медальләр белән бүләкләнә.
-
Туган авылына кайткач, үз авыллары кызы - Ахметханова Һаҗәр Кәрим кызы белән тормыш коралар. Бабаем авылда ат караучы, терлекчелек буенча хезмәт куя. Җәйнең иң матур бәйрәмнәре булган- Сабантуйда катнашу өчен яшь юртакларны, малайларны чабышкылар белән ярышта катнашуга, чабышка әзерли, юртаклар белән үзе дә ярышларда катнаша. Әбием Һаҗәр белән бабаем алты балага: Фирдәүсә, Фирдәвес, Миләүшә, Мәдинә, Алсу, Дамирга тормыш биреп, аларны укытып, башлы-күзле итәләр.
-
Бабаем тормышта гөлләр үстерергә ярата иде. Табигатьне бик үз итте, урманга барып чикләвек җыя, киптерә , шуны Татарстанның Азнакай шәһәре базарына барып сата иде. Хәтта шул чикләвек саткан акчага телевизор да ала әле ул. Лаеклы ялга чыккач та тик ятмый, бабаем үзләренең бакча артында гына булган гаражда, дүрт аяклы дусты - Шарик белән, төнге каравылда тора.
-
-
-
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.