Содержание
-
2011 нче ел – Г.Тукай елы
Күңелләргә шатлык тулган, ага җаннан шигъри нур. Сәбәбе бер: Чаллыярга бөек Тукай кайтудыр. Ак тун кигән каеннар да серләшәләр үзара: “Ак калага Тукай кайткан, шигырь тыңла берара!” (Ә.Ситдыйкова)
-
Ак калага Тукай кайтты
-
Һәйкәл ачылу тантанасында Илдар Халиков, Васил Шәйхразиев, Роберт Миңнуллин, Әнвәр Шәрипов, Айдар Хәлим катнашты. Аларның һәрберсе Г.Тукай иҗаты, аның халыкны үстерүгә керткән өлеше турында үз фикерләрен әйтте. Яр Чаллы драма театры артистлары үз чыгышлары белән бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде. “Тукай маршы” астында сыннан ак япманың төшүе, шул ук вакытта кояш нурларының һәйкәлне яктыртып каршы алуы күңелләрне сискәндереп җибәрде. Табигатьнең дә Г.Тукайны зурлавы, ябалак-ябалак ап-ак кар явып торганда, бер мизгелгә елмаеп кояш чыгу күренеше үзе бер могҗиза! Менә шул вакытта Тукайның татар халкы, татар теле үсешенә керткән өлешенең чиксез зур булуына янә инанасың.
-
2011 нче елның 22 нче ноябрендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды.
Һәйкәл ачылу мизгелен һәркем дулкынланып көткәндер. Һәйкәл үзенчәлекле. Һәйкәлдә шагыйрьнең өлкәннәргә дә, балаларга да бик таныш булган геройлары – Шүрәлесе, Су анасы, Кисекбашы да чагылыш тапкан. Проектның авторы – рус кешесе, танылган скульптор Владимир Демченко. Әйтүенә караганда, ул Тукайның иҗатын җентекләп өйрәнгән һәм проектны яратып башкарган.
-
Тукайның Кырлайдагы музей-мемориаль комплексы
-
Тукай безнең шигъри кыябыз,Ә тормышта рухи кыйблабыз.
Милләт әрнүләре – күзләрендә, Йөзләрендә - сагыш, хәсрәте. Берни белән тәңгәл килә алмый Тукай күргән тормыш михнәте. Кояш кебек милләт яктысында Балкыр мәңге Тукай күзләре. (Физәлия Яппарова)
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.