Содержание
-
КӨЗ Кырлар буш кала Яңгырлар ява; Җирләр дымлана,- Бу кайчак була?
-
Көз билгеләре
Көн кояшлы. Көн болытлы. Салкын җил исә. Агачларда сары, кызыл яфраклар. Кар ява. Яңгырлар ява. Көн җылы. Кошлар сайрый.
-
Көз, Көз, әйт әле! Кәрзинеңдә ниләр бар? Кәрзинемдә кыярлар, Помидор һәм алмалар. Кәрзинемдә кыярлар, Помидор һәм алмалар. Кәрзинемдә сары, кызыл, Алтын, матур төсләр бар! Көз, Көз, әйт әле! Кәрзинеңдә ниләр бар?
-
Шаяра әле күбәләк, Үтсәләр дә җәйләре. Ә урамга килеп керде Килде яфрак бәйрәме. Нинди генә төсләре юк, Күреп исең китәрлек Яфрак ява яфрак ява Юлыбызга түшәлеп
-
“ Алтын сукмак буйлап көз атлый” Көз КӨЗ Кояш офык ишегеннән Керергә кыймый тора Йөзен борды,колак салды Торналар тавышына. “Торык-торыйк,торыйк-торыйк”,- Китеп бара торналар. Соңгы кат авыл өстендә Нур белән коеналар. Кояш аларны җылытып Озатты ерак юлга. Артларыннан, яулык болгап. Болыт килә авылга. “Исән-сау барып җитегез”,- Диде дә торналарга, Йомшак күңелле шул болыт, Әй, тотынды еларга...
-
Сүзлек эше ОФЫК- небосклон,горизонт КЫЙМЫЙ- яхшысынмый НУР БЕЛӘН КОЕНАЛАР- нурга күмеләләр
-
1.Шигырдә кояш һәм болыт нинди эшләр башкаралар? Шул сүзләрне табып укып күрсәт. 2.Болыт ни өчен елый? Торналар киткәнгәме? Аңа күңелсезме?
-
Җансыз предметны, күренешне җанлы итеп күрсәтү-СЫНЛАНДЫРУ дип атала.
-
Физкультминутка
-
Көзге уңыш
-
Җиләк-җимешләр бакчасы
-
-
-
-
-
-
Яшелчәләр бакчасы
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
Көзге табын Көзге табын-бай табын, Кыяр,карбыз һәм кавын Телем-телем теленгән. Өем-өем өелгән. Алмалары ал төсле, Балкып туган таң төсле. Капсаң эри авызда, Һәр кисәге бал төсле. Ә җимеше, җимеше, Ачысы бар,төчесе! Яңа пешкән күмәчтер Кайнар кояш төслесе. Әткәм кебек тырыш көз, Әнкәм кебек юмарт көз. Көзләр юмарт булганга, Бик бәхетле, бик шат без. Фәнис Яруллин
-
Сүзлек эше Табын- стол,накрытый стол с едой Телемләргә- разрезать на ломтики Телем-телем- ломтиками
-
1.Шигырь ни өчен “Көзге табын” дип атала? “Көзге табын-бай табын”диелә шигырдә.Табынның байлыгын сурәтләгән юлларны табып укы. 2.Ни өчен көз әти-әни белән чагыштырылган икән? 3.Шигырдә нинди чагыштырулар бар,аларны табып укы.
-
ЧАГЫШТЫРУ- нинди дә булса предметны яки күренешне аңа охшаш ягы булган икенче предмет яки күренеш белән чагыштырып сурәтләү.Чагыштыруда кебек, шикелле,төсле сүзләре һәм –дай, -дәй,-тай,-тәй,төсле сүзләре кулланыла.
-
Өй эше:
«Көз » 55нче бит шигырьне ятларга; Сынландыру 57нче бит,чагыштыру 62нче нче бит 5.(яз.)
-
яшелчә Җиләк-җимеш
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.