Содержание
-
Антонимнар
5нче сыйныф.
-
Антонимнар – капма-каршымәгънәле сүзләр.
Атадан күреп ул үсә - анадан күреп кыз үсә. Надан булып туалар, галим булып үләләр. Антонимнар парлашып килеп, парлы сүз ясый. Парлы сүз составындагы сүзләр берүк сүзтөркеменнән була. Бу бәйрәмгә олысы-кечесе җыелды. Базарда алыш-биреш күп булды.
-
Антонимның мәгънәләре
Урын, вакыт көн-төн, уңда-сулда, югары-түбән Билге. зур-кечкенә,озын-кыска, батыр-куркак Җенес. егет-кыз, ир-хатын, әтәч-тавык Эш-хәрәкәт. елау-көлү, бару-кайту, керү-чыгу
-
Антонимнар, шартлы рәвештә, даими һәм очраклы антонимнарга бүленә. Даими антонимнар контексттан тыш та антоним буларак кабул ителә. М-н: бар-юк,ата-ана,көн-төн һ.б. Ә очраклы антонимнар сүзтезмә, җөмлә яисә текст эчендә генә капма-каршы мәгънә ала. М-н: Әни назлап ышандыра, Әти-кырыслык белән... Нәтиҗәгә ирешәбез Минем тырышлык белән. (Ш.Галиев)
-
Антонимнарның төзелеше
Тамыр.Ата-ана, ак-кара, юк-бар, кил-кит. Ясалма.Көзге-язгы,эчке-тышкы, ачык- ябык, байлык-ярлылык. Парлы.Барыр-бармас, килер- килмәс.
-
Антонимик мөнәсәбәтле фразеологик әйтелмәләр
Күңел төшү- күңел күтәрелү. Кәеф китү- кәеф килү. Борын төшү- борын күтәрелү.
-
Антонимнарның синонимик рәте
Калын- юка, нәзек. Шатлык- кайгы, хәсрәт. Акыллы- юләр, исәр.
-
Антонимнар ни өчен кулланыла?
Сөйләмгә серлелек өстәү һәм гомумиләштерү өчен. Акка кара тиз йога .Иске авыздан яңа сүз. Уй – фикерне читләтеп әйтү өчен. Ачы белән төзәтәләр, татлы белән бозалар Сөйләмнең көчен, сәнгатьлелеген арттыру өчен. Күп исле гөлләр арасында Бер иссез гөл исле булган. Күп иссез гөл арасында Бер исле гөл иссез калган. Әйберләрне, күренешләрне чагыштыру, каршы кую өчен. Гыйлемсез- бер яши, гыйлемле мең яши.
-
Антонимнарны табарга
1. Хан җыены – зур табын- Бер шаулады , бер тынды, Туктамыштай олы хан Бер утырды, бер торды. (“Идегәй” дастаныннан) 2. Көне буе караса да, Көзгедән бер дә туймый. Чәчләрен әле тегеләй. Әле болайга тарый. 3. Бар иде, ди, юк иде, ди Ач иде, ди , тук иде, ди Бер авылда бер агай. ( Такмаза)
-
Антонимнарны табып , төрен билгеләргә
1 Әти кеше кап-кара мыегы астыннан ап-ак тешләрен ялтыратып елмайды. 2. Мин ул кичергән кыенлыкларның, яхшы яки ха та эшләренең, шатлык- хәсрәтләренең күбесен белмидер, шәт. 3. Алай да кайсысы чукыды соң әле күгәрченнәрнең? Анасымы, әллә атасымы? 4. Ай киткән, ел киткән, балта сабы кадәр генә җир киткән. 5. Ата-ананы тыңлаган – адәм, тыңламаган әрәм булган.
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.