Содержание
-
Барыбызга да таныш ШҮРӘЛЕ
-
-
-
Татар халык мифы “Шүрәле”
Шүрәле калын урманнарда яши. Ул кешегә охшаган, тик бармаклары бик озын. Шүрәле кешене адаштырырга, урман эченә алдап кертергә бик ярата. Ул кеше кебек кычкыра, һәм кеше аңа таба китә. Шулай итеп, Шүрәле тавышына алданган кеше урман уртасына кереп китә дә адаша. Шүрәле ялгыз кеше янына гына килә икән. Ике кеше булса, ул курка, ди. Кешеләрнең эте булса, якын да килми икән. Эттән ул бик курка, ди. Шүрәле кешеләр белән сөйләшергә, сорашырга ярата. Үзе сорауларга җавап бирми. Шүрәлене күрсәң, тешләреңне күрсәтергә ярамый икән. Кешенең тешен күрсә, озын бармаклары белән кытыкларга тотына, ди. Ул, бер кытыклый башласа, үтергәнче кытыклый икән, ди.
-
Шүрәле Мифта Г.Тукайның әкият_поэмасында Дәреслекләрдә Әкият-поэма буенча мультфильмда
-
Г.ТУКАЙ “САБЫЙГА”
Һич сине куркытмасыннаршүрәле, җенһәмубыр; Барчасыюксүз — аларныңбулганыюктыргомер. Җен-фәләндипсөйләшүләрискеләрдән калган ул; Сөйләвеяхшы, күңелле — шагыйранәялган ул. Һичөрәк, албастыбулгансахралар, кырлар да юк; Шүрәлеасрапятаторган кара урман да юк. Синәлеүсһәмукыкүп, шундааңларсыңбарын; Мәгърифәтнурыачаркүпнәрсәләрнеңялганын.
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.