Презентация на тему "Әдәби терминнар минимумы"

Презентация: Әдәби терминнар минимумы
Включить эффекты
1 из 20
Ваша оценка презентации
Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
0.0
0 оценок

Комментарии

Нет комментариев для данной презентации

Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.


Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

Посмотреть презентацию на тему "Әдәби терминнар минимумы" в режиме онлайн с анимацией. Содержит 20 слайдов. Самый большой каталог качественных презентаций по литературе в рунете. Если не понравится материал, просто поставьте плохую оценку.

  • Формат
    pptx (powerpoint)
  • Количество слайдов
    20
  • Слова
    литература
  • Конспект
    Отсутствует

Содержание

  • Презентация: Әдәби терминнар минимумы
    Слайд 1

    ...Әдәбият һәрнәрсәдән элек әдәби булсын, художество бирсен, җанлы тасвир бирсен. Тормышның (яки хыялның) матур дөньяларын, авыр фаҗигаләрен, җәһәннәмнәрен, җәннәтләрен, рухи драмаларын, кайгы – шатлыкларын коры сүз белән, салкын вәгазь белән, агитация белән, үгет белән түгел, бәлки җанлы күренешләр , тере вакыйгаларны тасвирлау белән безгә ачып бирсен. Г.Ибраһимов

  • Слайд 2

    Әдәбият дәресендә тел – сурәтләү чараларын анализлау өчен кулланма – сүзлек. (Әдәби терминнар минимумы)

  • Слайд 3

    1. Лексик чаралар: Антонимнар – капма – каршы мәгънәле сүзләр. Антонимнаркуллану гадәттә язучыгакүренешләр яки әйберләрарасындагыкапма – каршылыкнысурәтләгән вакыттакирәк була. Ник төш кенә минем шатлыкларым, Ник бетмәс өн – кайгы, газабым?! М.Җәлил. Төрмәдә төш.

  • Слайд 4

    Синонимнар– бер үк әйбер яки күренешне белдерүче, аның төрле нечкәлекләрен чагылдырып килүче сүзләр. Синонимнарның сөйләмдә һәм әдәби әсәрләрдә стиль баету өчен зур әһәмияте бар. Язучы, мәгънәләре белән бер – берләренә якынбулган сүзләрнең сурәтләү өчен иң уңышлысын сайлапалып, фикерне, эчтәлекне төгәл ачуга хезмәт иттерә. Мәсәлән, “матур” сүзенең түбәндәге синонимнары бар: матур, гүзәл,чибәр, күркәм, күрекле, ямьле, нәфис, нәзакәтле.

  • Слайд 5

    Градация – мәгънәнең көчәя яки кими бару тәртибенә нигезләнгән фикерләр баскычы. Мисал: Кар оча, кар себерелә, кар котырына һәм кар ява(Г.Тукай).

  • Слайд 6

    Омонимнар– аваз төзелеше, әйтеме ягыннан бердәй булып, төрле мәгънә аңлата торган сүзләр. Омонимнарның 3 төрен аералар: Омофоннар- төрлечә языла, бердәй яңгырашка ия булган сүзләр (сан алмадым – саналмадым) Омографлар – бертөрле язылып та, төрлечә әйтелә, мәгънә ягыннан да төрле була (кара – күз сал, кара – язу карасы) Омоформалар – язылыш һәм әйтелеш ягыннан аерым бер яссылыкларда гына тәңгәл килүче сүзләр. Мәсәлән: Телем – телем киссәләр дә, Яшәрсең, ана телем! (Р.Әхмәтҗанов)

  • Слайд 7

    2. Троплар яки ассоциатив сурәтләү чаралары. Чагыштыру– нинди дә булса күренешне башка күренешкә охшату ярдәмендә барлыкка килгән сурәтләү чарасы. Авыздан чыккан сүз очкан кош кебек. (Мәкаль) Метафора - күренешләрнең охшашлыгына яки каршылыгына нигезләнеп, яшерен чагыштыру хасил иткән сурәтләү чарасы. Бу куян юньле – юньле киңәш бирер дисеңме?! (Р.Фәизов) Куркак характерлы кеше диясе урынга куркаклык символы булган “куян” сүзе кулланыла.

  • Слайд 8

    Метонимия– бер күренеш, әйбер, кеше башка күренеш, әйбер, кешегә хас сыйфат, билге белән атау ярдәмендә барлыкка килә торган сурәтләү чарасы. (Бер чынаяк эчтем, бер табак ашадым, чокырлы бит, тешсез сакал. Мин Тукайны укыйм. Базар арзан икән...) Синекдоха – метонимиянең бер төре. Ул бөтен урынына өлешне атау, өлешне бөтен аша белдерү, берлек сан урынына күплек сан, һәм киресенчә, файдалану төсен ала. Мисал: Җир яшәрмәс, гөл ачылмас – төшми яңгыр тамчысы. (Г.Тукай)

  • Слайд 9

    Эпитет - әдәби ачыклау ярдәмендә образ тудыручы сурәтләү чарасы. Телибез илдә Тәмләп яшәргә? (М.Җәлил) Җырлый – җырлый үләрмен мин үлгәндә дә. (Г.Тукай) Оксюморон – эпитетның бер төре. Капма – каршы мәгънәдән торган тезмә. (Нәни гигант, парлы ялгыз, татлы сагыш)

  • Слайд 10

    Гипербола – чиктән тыш арттыруга нигезләнгән стилистик сурәтләү чарасы. Мәсәлән: Җиде кат җиргәчә нәфрәтем. (Р.Фәйзуллин) Литота - әдәби кечерәйтү ярдәмендә ясалган сурәтләү чарасы. Мисал: Зәгыйфь кырмыскамын мин юлда яткан ..... (Дәрдемәнд) Фразеологизмнарда әдәби текст эчендә ассоциатив сурәтләү чарасы вазифасын башкаралар. Сынландыру – җансыз предметны, күренешне җанлы итеп күрсәтү. Мисал: Ай көлә, Айга кызык була, Ай – ялгыз ул картлык көнендә. Өйләнәлми калган.

  • Слайд 11

    Көлкенең берничә төре сурәтләү чарасы буларак та билгеләнә: юмор – җитди нигезле яратып көлү; сатира – иҗатчының сурәтләү предметына тискәре мөнәсәбәт белдерү; ирония – бәяләп көлү (мыскыллап көлү, усал тәнкыйди көлү рәвешендә); сарказм – ирониянең иң югары дәрәҗәсе (үтергеч көлү); инвектива – гаепләп көлү.

  • Слайд 12

    3. Стилистик фигуралар. Анафора – бер үк сүз яки сүзтезмәнең шигырьнең һәр юлы башында кабатланып килүе. Ф.Кәримнең “Пионерка Гөлчәчәккә хат” поэмасында партизаннардан хат китерүче кечкенә кызга фашистлар ата. Кыз егыла. Кыз янына килеп иелгән лирик герой кичерешләрен шагыйрь анафорик кабатлаулар белән сурәтли: Авыр кайгым, белмим, үтәрме? Кайгы баскан башын күтәреп, Карадым мин йолдыз кашка атка, Карадым мин биек наратка, Карадым мин озын ак каенга – Алар бар да тирән кайгыда.

  • Слайд 13

    Эпифора – шигырь юлларында ахыргы сүзнең кабатлануы. Беләм күрәм, Яшәү өләшәләр, Бәхет өләшәләр Кама ярында ... Рәдиф– рифма хасил итүче гыйбрәтнең бер сүзе тезмә саен кабатлануы. Инкисар ит гадәтеңчә, ян, күңел, сызлан, күңел! Күп сөекледер бөтеннән – тәңрегә сынган күңел! (Г.Тукай) Рефрен – шигырьнең һәр строфасында яки строфаның билгеле бер урынында кабатланып килүче тезмә. (Х.Туфан “Иртәләр җитте исә”)

  • Слайд 14

    Градация– охшаш элементларны, хәтта синоним гыйбарә яки сүзләрне санап китү. Мисал: И Идел – йорт, Идел – йорт Идел эче имин йорт, Атам кияү булган йорт ... (“Идегәй” дастаны) Янәшәлек – сүзләрне, гыйбарәләрне, элементларны янәшә куеп сурәтләү. Каеннар булсаң иде! Я илем дип, Я җирем дип, Бер шаулап куйсаң иде (М.Әгъләмов)

  • Слайд 15

    Инверсия– сүзләрне сөйләмдәге гадәти тәртибен үзгәртү ярдәмендә яңа эмоциональ төсмер бирү. Җырлый һәр тал, җирдә эңгер, Тынмый алар, төн була (С.Хәким) Антитеза – сүзләрнең, образларның, төшенчәләрнең капма – каршы куелуы. Шул баш бирмәс еллар – кайнар яшьле, Уңны – сулны белмәс булганга – Кагылганмын былбыл оясына Һәм басканмын кара еланга. (Зөлфәт) Без калдык уйлап кына, син киттең уйнап кына.

  • Слайд 16

    Риторик сорау, риторик өндәү, риторик эндәш – лирик геройның укучыга, әсәрдә сурәтләнгән образга эндәшүе. Карашларың нинди, туган авыл? Моңсу да ул, нурлы, якты да... (Зөлфәт)   Җырлагыз, кошлар, таныш миңа Шундый матур сезнең телегез (Ә.Баянов)

  • Слайд 17

    4. Фонетик чаралар. Аһәңлелек (эвфония) – тексттагы сузык һәм тартык авазларның гармонияле чиратлашуы ярдәмендә хасил була торган матур яңгыраш. Какофония (ямьсез яңгыраш) – аһәңлелекнең бозылуы. Аллитерация – шигърияттә тартык авазларның тәртипле кабатлануы, сөйләмне һәм әсәр телен авазлар ягыннан оештыруның бер төре. Җиктереп пар ат , Казанга туп – туры киттем карап, Чаптыра атларны кучер суккалап та тарткалап. (Г.Тукай) Биредә к, т, п авазлары үзенә бер төрле яңгыраш тудыра. Юыртып барган ат тояклары тавышы ишетелгәндәй була.

  • Слайд 18

    Анафора – текст башында бер үк аваз, сүз, сүзтезмәләрнең кабатлануы. Эпифора– шигырь юллары, сүзтезмә, җөмләләр ахырында бер үк сүзләрнең кабатлануы. Кемгә сөйлим серләремне, Йөрәгем ялкын кебек, Ялкынланган йөрәгемә Берәү бик якын кебек. (Ф.Кәрим) Охшату– нинди дә булса күренешне авазлар ярдәмендә күз алдына бастыру. Маэмае – Рррр исемле, Ә мәчесе – Мррр исемле (Р.Миңнуллин)

  • Слайд 19

    Шигырь– тезмә формага салынган, сүзләр, иҗекләр ритм таләбенә ярашлы итеп урнаштырылган әдәби әсәр ул. Тезмә - ритмик нигез яки шигырьнең аерым алынган бер юлы. Строфа– ритм ярдәмендә оешкан тезмәләр бәйләме. Рифма– риторик төзелеше бердәй тезмәләр ахырында аваздаш кабатлаулар яки охшаш яңгырашлы сүзләр. Ритм– шигьри сөйләмдә эчке үлчәмнәрне бер – берсенә тәңгәл тезмәләрнең юл – юл язылып төшүе.

  • Слайд 20

    Әдәбият – халыкфикеренең сүздә ачыкланаторгансоңгы һәм иң югарычагылышы. В.Белинский

Посмотреть все слайды

Сообщить об ошибке