Презентация на тему ""Туган як табигатен тасвирлау"" 6 класс

Презентация: "Туган як табигатен тасвирлау"
Включить эффекты
1 из 8
Ваша оценка презентации
Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
0.0
0 оценок

Комментарии

Нет комментариев для данной презентации

Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.


Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

Смотреть презентацию онлайн с анимацией на тему ""Туган як табигатен тасвирлау"" по литературе. Презентация состоит из 8 слайдов. Для учеников 6 класса. Материал добавлен в 2021 году.. Возможность скчачать презентацию powerpoint бесплатно и без регистрации. Размер файла 1.33 Мб.

  • Формат
    pptx (powerpoint)
  • Количество слайдов
    8
  • Аудитория
    6 класс
  • Слова
    литература
  • Конспект
    Отсутствует

Содержание

  • Презентация: "Туган як табигатен тасвирлау"
    Слайд 1

    Туган ягым –гөлләр иле

    Дәреснең барышы: Нәфкать Нигъмәтуллин башкаруында “Мине юллар чакыра” дигән җырны тыңлап, дәресебезне башлыйбыз. Укучылар, дәресебезне юкка гына шушы җырдан башламадык. Бүген без сезнең белән туган як буйлап сәяхәткә чыгабыз.Туган як һәркем өчен изге, кадерле. Ул кешегә яшәү өчен көч, куәт бирсә, язучыларга, шагыйрьләргә илһам, дәрт өсти. Һәр язучының, шагыйрьнең әсәрендә туган як, якты образ булып, иҗатының буеннан – буена сузыла. Без дә бүген сезнең белән туган як матурлыгын күрергә омтылып, сәяхәткә чыгабыз.Иҗат максатыбыз исә - туган як табигатенең матурлыгы белән горурлану, илһам алу, аны күзәтеп, үзебезнең иҗади эшләребез өчен материал туплау. Шулар нигезендә без сезнең белән сочинение язачакбыз. Бүгенге дәрестә план төзербез, сочинение язарга әзерләнербез. Һәр сәяхәтченең кулында кәгазь –каләм була. Аннары маршрутны билгелик. Алар сезнең өстәлегездә ята.

  • Слайд 2
  • Слайд 3

    Шигырь юлларында туган як матурлыгы

    Укучылар, хәзер беренче тукталышка туктыйк. Монда без киләсен белепме, ниндидер язулар калдырганнар (ШИГЫРЬЛӘР сүзенең хәрефләре буташтырып бирелә. Сүзне җыярга). Шигырьләр икән ләбаса, тыңлагыз әле, бу исемнәр сезгә берәр нәрсә турында сөйләмиме? Ш. Маннапов Н. Дәүли С. Маннапов

  • Слайд 4

    _ Әйе, болар безнең районыбызда туып – үскән шагыйрьләребез. Сезгә аларның кайсылары күбрәк таныш? Н. Дәүли исеме, дисез. Шулай, бу исем сезгә таныш. Без аның белән кайчан танышкан идек? Татар теле дәресендә күп мәгънәле һәм күчерелмә мәгънәле сүзләрне үткәндә (“Икмәк”) Әйе, укучылар, Н. Дәүли - ул безнең горурлыгыбыз, йөзек кашыбыз. Аның тормыш юлы, иҗаты турында без киләчәктә сөйләшербез.Ә хәзер мин сезгә менә бу язманы укып китмәкче булам. (Өзек. Н. Дәүли. Сайланма әсәрләр. Ике томда. 1 том. Шигырьләр һәм поэмалар. Тат. кит . нәшер.1969 ел, 3 бит). Бер укучы Н. Дәүлинең “Әллием, бәллием” шигырен укып күрсәтә. ( Магнитафоннан Кәтиев Ә. М. Уйнап яздырган көй җибәрелә). Тагын кемне аерып әйтә аласыз? Ш. Маннаповны. (Бер укучы “Әлкием чишмәләре” шигырен укый). Автор нәрсә әйтергә тели? Кайсы юллары ныграк ошады? Укучылар үзләре язган шигырьләрен укыйлар, иллюстрацияләрен яклыйлар.

  • Слайд 5

    Туган як бизәкләре

    Укучы. Без дә туган якны яратуыбызны үзебезнең рәсемнәрдә күрсәтергә тырыштык. Әгәр мөмкин булса, менә бу аланга туктар идек. (Берничә укучы үзләренең рәсемнәре турында сөйлиләр). - Әйе, укучылар, сезнең рәсемнәрегездә дә пейзаж сурәтләнгән. Ә шигырь белән рәсем арасында нинди аерма бар соң? (Беренчесендә сүзләр сурәт ясый, ә икенчесендә буяулар, төсләр телгә килә). -Укучылар, сезне шулай матур ясарга кем өйрәтте соң? Шулай, Гөлнур Госмановна – үз эшенең остасы.

  • Слайд 6

    Туган як моңнары

    Юлыбызны алга таба дәвам итәбез. Безне телеграф баганалары озата.Чыбыкларына кунып, кошлар сайрый. Безгә әйтер сүзләре бар, ахыры. (Конверттан диск алына). Аннары туган як турында җырлар тыңланыла. (Р. Шиһапов башкаруында “Алпарым”, “Әлкием, әллием, бәллием”.) Укучылар, без беренче тукталышта туган як турындагы шигырьләр белән танышкан идек инде, ә монысында җырлар тыңладык. Җыр белән шигырь арасында нинди аерма бар? Җырның 2 авторы була: шагыйрь һәм композитор. Туган як кырларында үскән матур чәчәкләр дә, ап – ак каеннар да, таулар да, гомумән, барча табигать күңелгә бик якын. Шагыйрьләр аны сүзләр белән, композиторлар моң аша чагылдыралар. Ткуталышыбызга, шулай итеп, “Туган як моңнары” дигән исем бирәбез.

  • Слайд 7

    Укучылар, безнең юлыбыз дәрьягә килеп җитте – тел дигән дәрьяга. Иң элек искә төшерик әле: дәрья безнең сөйләмдә нинди мәгънә белдерә?(Зур су, елга, диңгез) Әйдәгез әле шул урында “Туган тел” җырының бер куплетын җырлыйк. Туган телебезне ничек беләсез икән? Туган ягыбыз турында сочинение язганда нинди сүзтезмәләрдән файдаланырсыз икән? (Дәфтәрләренә язалар). (Олы шагыйрь, бөек шәхес, изге җирем, сихри урман, гүзәл җир, назлы гөлем һ. б.). Тукталышыбызга нинди исем бирәбез? Туган тел дәрьясында.

  • Слайд 8
Посмотреть все слайды

Сообщить об ошибке