Презентация на тему "Физика буенча өлкән классларда уен "Зиһен базары""

Презентация: Физика буенча өлкән классларда уен "Зиһен базары"
Включить эффекты
1 из 20
Ваша оценка презентации
Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
0.0
0 оценок

Комментарии

Нет комментариев для данной презентации

Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.


Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

Смотреть презентацию онлайн с анимацией на тему "Физика буенча өлкән классларда уен "Зиһен базары"". Презентация состоит из 20 слайдов. Для учеников 10 класса. Материал добавлен в 2021 году.. Возможность скчачать презентацию powerpoint бесплатно и без регистрации. Размер файла 0.67 Мб.

  • Формат
    pptx (powerpoint)
  • Количество слайдов
    20
  • Аудитория
    10 класс
  • Слова
    другое
  • Конспект
    Отсутствует

Содержание

  • Презентация: Физика буенча өлкән классларда уен "Зиһен базары"
    Слайд 1

    Физикадан зиһен базары

  • Слайд 2

    «Физика! Бу сүзгә күпме мәгънә салынган! Физика – безнең өчен буш сүз генә түгел! Физика — барлык фәннәрнең таянычы һәм нигезе!»

    «И, балалар, эшләгез сез, Иң мөкатдәс нәрсә эш, Эш агачы һәрвакытта Бик юмарт китерер җимеш.» Габдулла Тукай

  • Слайд 3

    Беренче тур.

    Ни өчен магнитка тартылган ике кадакның буш очлары этелә? (бер үк исемдәге полюслар этелә) Иҗади бирем: Линейка, указка һәм 30 секунд вакыт бирелә. Бу тупның диаметрын табыгыз. Ни өчен тимераякта бозда шууы җиңел, ә пыяла өстендә, хәтта ул шомарак булса да, җиңел түгел? (коньки бозны эретә, ә барлыкка килгән су майлаучы була). Ни өчен Җирдән күк зәңгәр булып күренә, ә Айдан - кара? (Җирнең атмосферасы яктылык нурын сындыра, ә Айда атмосфера юк).

  • Слайд 4

    1903 елда Ессентукида беренче электростанция төзелә һәм аңа «Ак күмер» дип исем бирәләр. Чөнки кара күмер энергиясен, өстән агып төшүче ак су энергиясе алыштыра. Безнең электростанциядә генератор юк. Сорау: Электр тогы ничек барлыкка килә? Аны ничек үлчәргә мөмкин? (бу гальваник элемент. Изменение тока при изменении расстояния между электродами и площадью поперечного сечения электродов. В опыте это толщина и высота струи) Электрланган таякчык тирәсендә электр кыры бар һәм бу кыр һава аша электроскопка тәэсир итә. Әгәр электроскоп һәм таякчык арасына кәгазь куйсаң нәрсә үзгәрәчәк? (кәгазь ул диэлектрик, электр кырының тәэсире киметәчәк)

  • Слайд 5

    Әгәр дә сез кайчан да булса тавышыгызны магнитофонга яздырсагыз, тавышның үз тывышыгызгы ошамавына игътибар иткәнсездер. Ә башка кеше тавышы сезгә нормаль ишетелгән кебек. Сәбәбе нидә? (когда вы слушаете собственный голос, большая часть звуков, особенно низкочастотных поступает к вам в ухо непосредственно через кости черепа. Окружающие слышат ваш голос лишённым тех низкочастотных составляющих, которые для вас окрашивают собственный голос в более глубокие, сочные тона.) Иҗади бирем: Ничек кәтүген сүтмичә чорнаудагы бакыр чыбыкның озынлыгын табып була? (каршылык, чагыштырма каршылык, аркылы кисем мәйданы ярдәмендә яки масса, тыгызлык, аркылы кисем мәйданы буенча )

  • Слайд 6
  • Слайд 7

    ИГЪТИБАР !

    Бу әйбер 1872 елда рус физигы А. Н. Лодыгин тарафыннан уйлап табыган. Ләкин аның эшләү срогы 30-40 минуттан артмаган. 1877 елда Лодыгина эшләре турында америка уйлаап табучысы Т. А. Эдисон ишетә һәм аны камилләштерергә уйлый. Берничә ай дәвамында ул яңа материал эзли. Күзенә нәрсә күренә барысын да кулланып карый. Эдиссон 6000 нән артык матдәне тикшерә һәм бамбукны кулланып булуын ачыклый. Эдисонның агентлары бу үсемлекне Япониядә, Кубада, Ямайкада, Кытайда, Бразилиядә, Индиядә и Эквадорда эзләгәннәр. Кайберләре агулы елан чагып үлгәннәр, ләкин материал табылган. Бамбукны махсус химик катнашма белән эшкәртеп, күмерләндереп, Эдисон бу приборның эшен 800 сәгатькә кадәр озайта . Кара ящикка нәрсә салынган?

  • Слайд 8

    Бонус соравы. Хәзерге кыздырма кыллы лампадный спираль өчен нинди матдә кулланалар? (вольфрам)

  • Слайд 9

    Бер генә фән бар — физика. Калганы — маркалар коллекциясе җыю. (Резерфорд Э.)

    1 тур тәмам! Молодцы!

  • Слайд 10

    Икенче тур.

    Космик корабль кабинасында авырлык югалу шартларында пипеткадан кулланып буламы? Аңлатыгыз? (әйе, кабинада нормаль басым булдырыла). Иҗади бирем: Кул астында сулы стакан һәм колба булса, стакандагы суны ике тигез өлешкә бүлүнең гади ысулын әйтегез. Тимернең тыгызлыгы су тыгызлыгыннан зуррак, шуңа күрә кадак суда бата. Ни өчен тимер булавка су өслегендә йөзә ала? (өслек тартылу көче) Яшел пыяла шешәгә кызыл сыеклык салынган. Ул нинди төслә күренер? (кара, чөнки яшел төс бары тик яшел нурларны гына үткәрә)

  • Слайд 11

    Ни өчен ак керне юганда суга синька кушалар? (зәңгәр төс саргаеп киткән керне өстәмә буйый һәм нәтиҗәдә ак төс барлыкка килә). Кәгазь һәм калай кисүче кайчылар нәрсә белән аерыла? (тоткасы һәм кисү өлеше озынлыгы буенча). Әгәр күчмә казлар югары вольтлы линиягә эләксәләр үләләр. Ни өчен кечкенә кошлар электр чыбыкларында бер зыянсыз утыра ала? (чыбыкка кунган кош параллель ялгана кошның каршылыгы)

  • Слайд 12
  • Слайд 13

    Игътибар !

    Ут табу өчен ике агач кисәген температура 2500 Ска җиткәнче ышкырга кирәк. Бу ысул белән Жюль Вернның «Серле утрау» әсәре геройлары ут табарга тырыша, ләкин аларның бу эшләре барып чыкмый. Бер сәгатьтән соң Перкроф тирләп-пешеп бетә һәм агач кисәген тотып ата. - Әйтмәгез дә кыргый кешеләр утны шулай таба дип! -ачына ул. Уңышсызлыкның сәбәбе: ут табу өчен тактаны очлы таяк белән бораулау хәрәкәте ясарга кирәк иде. Остарган кеше 12,5 секунд эчендә ут таба. 1855 елда Швециядә уйлап табылган предмет бу вакытны тагын да кыскарта. Кара ящикта нәрсә?

  • Слайд 14

    Бонус соравы. Аларда нинди матдә кулланыла ? (Күкерт)

  • Слайд 15

    Игътибар !

    Бу предмет 1731елда рус кешесе Крякутный тарафыннан Казанда эшләнгән. Моның өчен аны чиркәү әһелләре туган шәһәреннән куалар һәм бераздан бу ачыш турында оныталар. Бары 52 елдан соң гына Франциядә бертуган Монгольфьелар аны транспорт буларак файдаланалар. 1783 елның көзендә аңа утырып беренче 25-минутлык сәяхәткә люди-Пилат де Розье и д,Аланд чыга. Кара ящикта кечерәйтелгән копия. Россиядә аны 1803 елда кулланалар, ә 1929 гелда 35 мең кмлы за 21 көнлек дөнья тирәли сәяхәт башкарыла. Уртача тизлек бу вакытта 177 км/сәг кә тигез була. Кара ящикта нәрсә?

  • Слайд 16

    Бонус соравы. Монгольфьеларның беренче пассажирлары кемнәр? (сарык, әтәч, үрдәк) Ни өчен хәзерге аэростатларны водород белән тутырмыйлар, аның бит тыгызлыгы һавадан 14 тапкыр кечерәк? (ул янучан һәм һава белән кушылып, шартлаучан катнашма барлыкка китерә)

  • Слайд 17

    2 тур тәмам! Молодцы!

  • Слайд 18

    Өченче тур.Капитаннар конкурсы.Блиц сорау.

  • Слайд 19

    3 тур тәмам! Молодцы!Нәтиҗә ясыйк!

  • Слайд 20

    Шулай, дуслар, тәмам очрашулар,Белем үрләренә бергә меник. Физиканы яхшы укыр өчен, Барчагызга яхшы теләк телик!

Посмотреть все слайды

Сообщить об ошибке