Презентация на тему "Кошлар- безнең дусларыбыз."

Презентация: Кошлар- безнең дусларыбыз.
Включить эффекты
1 из 12
Ваша оценка презентации
Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
3.0
1 оценка

Комментарии

Нет комментариев для данной презентации

Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.


Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

Смотреть презентацию онлайн с анимацией на тему "Кошлар- безнең дусларыбыз.". Презентация состоит из 12 слайдов. Материал добавлен в 2021 году. Средняя оценка: 3.0 балла из 5.. Возможность скчачать презентацию powerpoint бесплатно и без регистрации. Размер файла 0.33 Мб.

  • Формат
    pptx (powerpoint)
  • Количество слайдов
    12
  • Слова
    другое
  • Конспект
    Отсутствует

Содержание

  • Презентация: Кошлар- безнең дусларыбыз.
    Слайд 1

    Проектның темасы: «Кошлар-безнең дусларыбыз»

    Икенче кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Кузнецова Алсинә Фирнат кызы

  • Слайд 2

    Проект төре: информацион танып белү.

    Проектның дәвамлылыгы: уку елы дәвамында. Проектта катнашучылар: икенче кечкенәләр төркеме балалары, тәрбиячеләр, әти-әниләр. Проектның актуальлеге: туган якка, аның табигатенә сак караш тәрбияләү, киләчәк буыннар өчен табигатьне саклап калу, баету. Максат. Балаларда туган як табигате, безнен төбәктә яши торган кошлар турында тирәнрәк белем алу өчен шартлар тудыру. Балаларда әти-әниләр белән берлектә башлангыч экологик культура формалаштыру, туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләү.

  • Слайд 3

    Бурычлар. Кошларның табигатькә, кеше тормышына булган уңай йогынтысы, яшәү рәвеше белән бәйләнеше турында мәгълүмат бирү. Мөстәкыйль рәвештә фикерләүне, күзәтүчәнлекне үстерү, гади нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

    Көтелгән нәтиҗәләр. Балалар кошлар турында күбрәк мәгълүмат алалар, табигатьне сакларга өйрәнәләр. Балаларда табигатькә, тормышыбызга файдалы эш башкару теләге уяна.

  • Слайд 4

    ПРОЕКТ БАРЫШЫНДА КУЛЛАНЫЛА ТОРГАН МЕТОДИК АЛЫМНАР. 1. Күзәтү. 2. Балалар белән шөгыльләр, әңгәмәләр үткәрү. 3. Иҗат эшләре. 4. Әти-әниләр белән эш. 5. Табигать почмагында хезмәт.

    ПРОЕКТНЫ ТОРМЫШКА АШЫРУ ЮЛЛАРЫ. 1. Альбом төзү. 2. Хәрәктле уеннар. 3. Табышмаклар. 4. Кошлар турында шигырьләр өйрәнү, дидактик уеннар оештыру. 5. Рәсемнәр ясау.

  • Слайд 5

    Проектны тормышка ашыру буенча эшчәнлек

    Бармак уеннары-хәрәкәтләнү активлыгы югарырак булган саен, балаларның сөйләме тизрәк һәм яхшырак үсеш ала. Бармак уеннары баш мие эшчәнлегенә, интелект үсешендә уңай йогынты ясый. «Казлар-казлар» – Казлар, казлар!                Кул чабалар - Га-га-га!                          Бармакларны аерабыз һәм уч төпләрен аска таба  каратабыз. – Ашыйсыгыз киләме?            Башлары белән кагалар -Бик килә шул! Бик килә!     Кулларны кагалар.

  • Слайд 6

    Чыпчык – Чыпчык, син кайда булдың?     Бармак белән яныйбыз. – Елгада кулны юдым.                     Кулларны юабыз. Җил исте – мин егылдым,                   Бармакларны аерабыз һәм уч төпләрен аска таба  каратабыз.  Күлләвектә пычрандым.                       Кулларны кагабыз.

  • Слайд 7

    Тукран Тук, тук, тукран,тукылдатып утырам.                 Сул кул “агач”– ул туры тора. Уң кул “тукран”.  Уң кул белән сул кулга шакылдыйбыз. Мичтә бәлеш пешәме? Шуны көтеп утырам. Куллар алышына.Сул кул белән уң кулга  шакылдыйбыз.

  • Слайд 8

    Хәрәкәтле уеннар балаларның физик үсешенә булыша, сәламәтлеген ныгыта, аларның координациясен яхшырта,ихтыяр көче, сабырлык тәрбияли.

    Сыерчык оялары Балалр –”сыерчыклар”. Алар бүлмә буйлап ирекле рәвештә йөгереп (очып)йөриләр. “Ояларыгызга!” дигән сигналны ишетүгә, балалар түгәрәк эченә кереп өлгерергә тырышалар. Уен берничә тапкыр кабатлана.

  • Слайд 9

    Песи һәм кошчыклар

    Җирдә (идәндә) түгәрәк сызыла. Бер бала түгәрәк уртасына баса. Ул “песи”, калган балалар – “кошлар” – түгәрәк читендә торалар. Песи йоклый. Кошчыклар җим эзләп түгәрәк эченә очып керәләр. Песи уяна да кошчыкларны күреп куарга тотына. Кошчыклар түгәрәктән очып чыгара ашыгалар. Әгәр дә песи кошчыкларның берсен түгәрәк эчендә ләксә, бу кошчык тотылган булып санала һәм түгәрәк уртасында кала. Бер песи 2-3 кошчыкны тотканнан соң, башка песи билгеләнә.

  • Слайд 10

    Кошлар турында әңгәмә

    Кошларның файдасы турында әңгәмә үткәрү. Кышлаучы кошлар турында әңгәмә. «Әгәр кошлар булмаса...», «Күчмә кошлар кышларга калса...», «Кошларга нинди ел фасылында ярдәм кирәк һәм ни өчен?» , дигән темаларга ситуатив әңгәмәләр.

  • Слайд 11

    Кошлар тавышы

  • Слайд 12
Посмотреть все слайды

Сообщить об ошибке