Содержание
-
Мәүла Колыйның тормыш юлы һәм иҗаты
-
Мөхиб(якын) дуслар, бу хикмәтне әйтмеш көндә Сиксән сигез ирде тарих ул көн мең дә, Әйтелде шәһри Болгар кәндләрендә(авылларында). Гасый(гөнаһлы) җани Мелла Колый сүзли, дуслар. Һиҗричә 1088 ел милади белән 1677елга туры килә. Димәк, XVII йөзнең 70 нче елларында шагыйрь Болгар тирәләрендә яшәгән булып чыга.
-
“Мәүла Колый”- әдипнең кушаматы. Бер кулъязмадагы шигырендә автор үзен “Меллагол”дип тә атый. Шагыйрь мәрсия эчтәлегендәге бер хикмәтен остазы Мелла Мамайга багышлый. Шигырьдә авторның бу олуг затка карата хөрмәт хисләре белдерелә, мәрхүмнең кылган кайбер эш-гамәлләре мактала. Әсәрдән Мелла мамайның гаять диндар, укымышлы булуы аңлашыла. Мелла Мамай-үз дәверенең күренекле суфие, Мәүла Колыйның рухи җитәкчесе.
-
Аерым исәпләүләр буенча, Мәүла Колыйның чын исеме-Бәйрәмгали Колыев (Бимкә суфи). Ул тумышы белән хәзерге Питрәч районындагы Чыты авылыннан. Казан төбәгендә укый. 70-елларда шагыйрь бер төркем татар крестьяннары белән Биләр тирәләренә күчеп утыра. Ләкин аннан куылгач, Шушма буендагы Иске Иштирәк авылына(хәзерге Лениногорск районы)күченеп килә. Димәк, шагыйрьXVII гасыр азакларында- XVIII йөз башларында исән була.
-
Шагыйрьүзенеңәсәрләренеңкүпчелеген «хикмәтләр» дипатаган. Аларның саны йөзгәякын. Хикмәт - фәлсәфи-дидактик характердагы, афористик яңгырашлы лирик жанр атамасы. МәүлаКолыйхикмәтләрекүбесенчәдүртьюллыкстрофаларбеләнязылган. Шагыйрь, ниндигенәмәсьәләязса да, шуныүтәүнеүзеөченмәҗбүрисаный. Күбесеаныңүз-үзенәэндәшебеләнтөгәлләнә.
-
Мәүла Колый, ата-анаң белдең микән? Хушнуд кыйлып изгү дога алдың микән? Юкса хушнуд булмай анлар үтте (үлде) микән,- Кани (кайда) бу көн? Кулдин китде, нитмәк кирәк? Лирик геройның уй-кичерешләрен турыдан-туры авторга бәйләү шигъри сөйләмнең үтемлелеген, ышандыру көчен арттыра.
-
Мәүла Колый хикмәтләре тел һәм стильләре белән чагыштырмача тормышчан, үтемле. Аның идеалы-диндар, Аллага чын күңелдән бирелгән, аңа буйсынган зат; ул-ихлас, гадел,инсафлы, итагатьле, ярдәмчел
-
Андый кеше, нәфесенә бирелеп, дөнья малына, җиһан ләззәтләренә кызыкмый: рухын пакъләү, үзен эчке яктан камилләштерүбелән шөгыльләнә. Ул- тормышта гына түгел, иҗатында да суфи. Аерым шигырьләрендәАллагатартылуытурындаяза.
-
Мәүла Колыйның суфичылыгы шактый үзенчәлекле. Бер хикмәтендә ул, бер яктан, суфичылыкныкәсепкә әйләндерүчеләрне кискен тәнкыйтьли. Икенче яктан, аның фикеренчә, чын суфи халыктан алмыйча, аңа үзе бирә, дөнья малы белән мавыкмый. Күп кенә суфи шагыйрьләрдән үзгә буларак, Мәүла Колый хикмәтләрендә дөньявилык шактый көчле.
-
Котб, Сәйф Сараи традицияләрен дәвам итеп, игенчелекнең гыйззәтле –хөрмәтле хуш һөнәр булуы хакында яза. Тигез мәхәббәткә корылган гаилә тормышын мактый, бала тәрбияләүне ата-ана өчен зарури эш дип саный. Шагыйрьнең гарибләр турындагы хикмәте дә тирән фикергә бай.
-
Мәүла Колый хикмәтләрендәге лирик герой, әйткәнебезчә, каршылыклы, аның күңелендә һәрчак көрәш, тартыш бара. Аның фикеренчә, кеше ут, су, һава, туфрак берлегеннән гыйбарәт. Шагыйрьнең илаһи мәхәббәт хакында гына түгел, дөньявигыйшыктурында да шигъри юллары бар.
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.