Содержание
-
Әти-әниләр сезнең өчен
Тәрбияви киңәшләр
-
Баланың үз яшеннән кечерәйтеп карамагыз. Кечкенә бала өлкәннәрне елап җиңмәсен.
-
Бала үзе эшлиалганэшнеаның өчен эшләмәгез. Баланың колына әверелмәгез.
-
Баланың кылган гамәленә тиз арада аңлату тәлап итмә,уйлау өчен вакыт калдыр. Бала еш үзе дә аңламаган гамәлләр кыла.
-
Балага даими ышаныч күрсәтегез. Ашыгып куркып уйламыйча җавап бирү баланы ялганчы ясый.
-
Баланың курку,борчылулары өчен артык кайгырмагыз. Әти-әни куркуы баланың тагын да ышанычсызлыгын арттыра.
-
Эшли алмаслыкны вәгъдә итмәгез Ялганчы булып күренмәгез,ышанычны югалтырсыз.
-
Балага артык каныгу белән мавыкмагыз. Сезнең шелтәләрегезне,кисәтүләрегезне ул ишетми торганга әверелмәсен.
-
Ясаган ялгыш гамәлләр өчен артык борчылмагыз. Сезнең кебек үк бала уз хаталарында өйрәнә.
-
Кечкенәдән бала хыялый була,фантазиясен сүндермәгез. Дөньяны танып белүдә балага юл күрсәтегез,ләкин эшләп бирмәгез.
-
Чит кешеләр барында балага кисәтү ясамагыз. Күзгә-күз калып сөйләшү,аңлашу кычкырудан мең өлеш артык.
-
Баланың бер генә соравын да җавапсыз калдырмагыз. Сез җавап бирмәгән сорауларга ул җавапны читтән,урамнан,иптәшләреннән ала.
-
Бала белән әти-әни арасында ышану,ярату бары уңай эмоцияләр генә өстенлек итсен.
-
Бала белән бик аз вакыт аралыгында аралашып та файдасы зур булырга мөмкин,ләкин киресе зыянлы.
-
Көч кулланып баланы җиңәргә тырышу һич ярамый! Бала күңеленә җәрәхәт салма.
-
Яшүсмер чорның иң катлаулы,җаваплы чор булуын онытмагыз. Бу чорда бала әти-әнисенең эшенә,сүзенә,кылган гамәлләренә аеруча игътибарлы:бертөрле әйтеп икенче төрле эшләмәгез.
-
Биргән киңәшләргә колак салыгыз!
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.