Презентация на тему "Әкият төрләре" 5 класс

Презентация: Әкият төрләре
Включить эффекты
1 из 16
Ваша оценка презентации
Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
5.0
2 оценки

Комментарии

Нет комментариев для данной презентации

Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.


Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

Презентация для 5 класса на тему "Әкият төрләре" по литературе. Состоит из 16 слайдов. Размер файла 2.47 Мб. Каталог презентаций в формате powerpoint. Можно бесплатно скачать материал к себе на компьютер или смотреть его онлайн с анимацией.

  • Формат
    pptx (powerpoint)
  • Количество слайдов
    16
  • Аудитория
    5 класс
  • Слова
    литература
  • Конспект
    Отсутствует

Содержание

  • Презентация: Әкият төрләре
    Слайд 1

    ӘКИЯТ ТӨРЛӘРЕ

  • Слайд 2

    Әкиятләр ниндибула? Әкиятләр батырлар.     Бар бит андаакаюлар,      Көчле КамырБатырлар    Әкиятләр ниндибула? Әкиятләр шаяннар:    Йөгерештә җилаяклар,        ЧакмыйторганЧаяннар.    Әкиятләр ниндибула? Әкиятләр хәйләле:         Чөнки андазирәк Былтыр, ТагынелакШүрәле...      Серле,кызыкәкиятләрне Тыңларга бикяратам. Әкият сөйләгәннәрен Көн саенкөтеп алам. (Э.Шәрифуллина)

  • Слайд 3

    Әкият – ул халык авыз иҗатының төп жанрларыннан берсе булып, уйдырмага таянган, тылсымлы, маҗаралы яисә көнкүреш характерындагы эпик сәнгать әсәре. Әкият гарәпчә хикәят – сөйләп бирү дигәнне аңлата. Керәшен татарлары әкиятне мәсәл дип йөртәләр. Себер татарлары әкияткә йомык диләр.

  • Слайд 4

    Әкиятләр өч төргә бүлеп карала: хайваннар турындагы әкиятләр; 2) тылсымлы әкиятләр; 3) тормыш-көнкүреш әкиятләре.

  • Слайд 5

    Хайваннар турындагы әкиятләр Татар халык әкиятләре арасында хайваннар турындагылары бик аз. Бу әсәрләрнең күләмнәре дә зур түгел. Аларның төп геройлары – кыргый җанварлар, йорт терлекләре һәм җәнлекләре, кошлар һ.б. Безгә таныш булганнары: “Салам-Торхан”, “Аю, Бабай, Төлке”, “Кәтән Иваныч”, “Торна белән Төлке”, “Кәҗә белән Сарык”.

  • Слайд 6

    Аю – көчле, ләкин аңгыра булыпсурәтләнә.

  • Слайд 7

    Төлке – хәйләкәр, алдакчы булып сурәтләнә.

  • Слайд 8

    Куян куркак хайван буларак сурәтләнә.

  • Слайд 9

    Тылсымлы әкиятләр Бу төрдәге әкиятләр күбрәк. Тылсымлы әкиятләрнең күбесенә түбәндәге сюжет хас: булачак герой, үсеп җиткәч, ил гизәргә чыгып китә, төрле маҗараларга очрый, патша кызын аждаһа яки диюләрдән коткара, яисә патша йөкләгән авыр бурычларны үти һәм нәтиҗәдә, әлеге патша кызына өйләнеп, үзе патша булып кала.

  • Слайд 10

    Уңай образ итеп сурәтләнә.

  • Слайд 11

    Аждаһа - тылсымлы әкиятләрдә иң күп очрый торган дошман персонаж

  • Слайд 12

    Убырлыкарчык Урмандакечкенә өйдә яши. Ул усал һәм рәхимсез, кешеләрне йота, ләкин мүҗбүр иткәндә, йоткан кешеләрне сау-сәламәт рәвештә кире дә чыгара. Кайбер әкиятләрдә Ул кешеләргә ярдәм дә итә. (“Үги кыз”)

  • Слайд 13

    Бу затлардан тыш, тылсымлы әкиятләрдә, геройның дошманнары буларак җен, пәриләр очрый. Тылсымлы ат, күгәрчен, алтын балык, ак бүре, сәмруг кош һ.б. уңай образлар итеп сурәтләнәләр, алар әкият героена ярдәм итәләр.

  • Слайд 14

    Тормыш-көнкүреш әкиятләре Бу төрдәге әкиятләр башка төрдәге әкиятләрдән реаль чынбарлыкка гаять якын торулары белән аерылалар. Бу әсәрләр сыйнфый-социаль яисә мораль-этик конфликтка корылган, һәм аларның күбесе элекке авыл тормышын чагылдыра.

  • Слайд 15

    “Өч кыз” әкияте – иң яраткан әкиятләремнең берсе. Ул безне әти-әниләргә ярдәм итәргә, үскәч аларны онытмаска, шәфкатьле, ярдәмчел булырга өйрәтә.

  • Слайд 16

    Әкиятләрдә халыкның күп гасырлык тормыш тәҗрибәсеннән туган зирәклеге, тапкырлыгы, яхшылык һәм явызлык турындагы төшенчәләре тупланган, киләчәккә өмет һәм хыяллары чагылган. Әкият явызлыкны гаепли, хаклыкны яклый, кешеләрне игелекле, мәрхәмәтле булырга өйрәтә.

Посмотреть все слайды

Сообщить об ошибке